16+

Сидерат культуралар: кемгә нәрсә килешә?

Быел июньнең салкынча, июль белән августның шактый кызу булуына карамастан, тырыш хезмәтебез бушка китмәде: яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән мул уңыш үстереп алдык. Сидерат культуралар чәчүнең әһәмияте турында сөйләшик әле.

Сидерат культуралар: кемгә нәрсә килешә?

Быел июньнең салкынча, июль белән августның шактый кызу булуына карамастан, тырыш хезмәтебез бушка китмәде: яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән мул уңыш үстереп алдык. Сидерат культуралар чәчүнең әһәмияте турында сөйләшик әле.

Белү комачау итми
Уңышын җыеп алгач бушап калган түтәлләргә сидерат культуралар чәчүнең әһәмияте турында моңарчы да язып чыкканым булды. Әмма җыйнак кына бер мәкаләдә бакча кишәрлекләребезнең туфрагын зарарсызландыру һәм уңдырышлылыгын күтәрүгә хезмәт итүче сидерат культураларга бәйле бөтен серләрне ачып бетерү мөмкин хәл түгел. Шул сәбәпле әлеге темага янәдән әйләнеп кайтырга булдым.
Бакчачылар тарафыннан сидерат культура буларак киң кулланылучы арыш, арпа, борчак, ак гәрчичтән тыш, люпин, клевер, фасоль, эспарцет, кытай борчагы, ясмык, сочевичник, сераделла, нут, люцерна, кандала үләне, вика да әлеге максатка ярашлы. Бу исемлектә курсив белән язылган культураларны чәчеп үстергәннән соң утыртылган баклажанның уңышы бермә-бер арта, ул чирләргә бирешми, шунлыктан аны корткычлар азрак зарарлый.

Борчак
Әгәр дә киләсе язда борчак чәчеләсе түтәлегезне уңдырышлы итәргә җыенсагыз, анда бүгеннән үк рапс, торма үләне (редька масличная) шепкән (сурепица) яки гәрчич чәчү отышлы. Иң кызыгы шунда: борчак үзе һавадан, җирдән табигый азот туплаучы, туфракны файдалы микроэлементларга баетучы бик әйбәт сидерат булып саналса да, алдагы елда туган-тумачасы үскән урынны өнәми. Сидерат буларак, аның элгәре итеп люпин, клевер, фасоль, эспарцет, кытай һәм ногыт борчагы, ясмык, сераделла, нут, люцерна, кандала үләне яисә вика чәчкән булсагыз, борчагыгыз уңмас, җәй буенча тилмереп, хәлсезләнеп утырып күңелегезне төшерер. Нихәл итәсең, кешеләр генә түгел, үсемлекләр арасында да бер-берсен ярату, өнәмәү, хәтта янәшә утырырга теләмәү, үскәндә бер-берсенә зыян салу кебек хикмәтләр бар икән шул.

Бакча җиләге
Тәмле-татлы викториянең (дөрес атамасы – бакча җиләге) тамырланган яшь үсентеләрен солы, фацелия, гәрчич, берьеллык люпин үскән урынга күчерүең хәерле. Күпчелек бакчачылар аны сарымсак яки суганнан бушаган түтәлгә утырта. Яшь үсентеләрне кышкы суыклардан саклауның бик отышлы алымы – түтәлдәге үсемлекләр арасына ак гәрчич чәчү икәнлеген әйтеп узу урынлы булыр. Тәҗрибәле күршем Асия апа Хөснетдинова ”бәләкәчләрен” өшүдән саклау максатыннан әлеге ысулны күптәннән уңышлы куллана.

Кәбестә
Бәрәңгедән кала иң күп кулланылучы кәбестәгә элгәр буларак нәрсә килешә дигән урынлы сорау туа. Аның иртә, уртача, соң өлгерешле ак башлысын, чәчәк, кытай, савой, брюссель кәбестәләрен, кольрабины клевер, вика, кандала үләне, люцерна, нут, ясмык, кытай борчагы, фасольдан соң үстерүең хәерле. Әлеге сидератлар туфракны зарарсызландырудан тыш, аны кәбестәгә кирәкле азот, фосфор, калийдан тыш, бу культура өчен таләп ителгән күптөрле микроэлементларга баетып калдыра. Әмма “кат-кат тунлы көяз абыстай” гәрчич чәчкән урынны өнәми, берьеллык люпин, рапс, торма үләне, шепкән белән дә дус түгел. 

Бәрәңге
Каты корт тишкәләп бетергән бәрәңгене чистарканда, хуҗабикәләрнең җен ачуы гына түгел, кәҗә мае да чыгадыр. Ак тәнле, йомры гәүдәле, йодрык кадәрле бәрәңгенең яртысы чүп чиләгенә чыгуга кем риза булсын соң? Көздән сидерат чәчеп калдыру – бәрәңгене корткычлардан саклауның иң ышанычлы ысулы икәнлегенә күпләр шаһиттыр, мөгаен. Әлеге максаттан, көздән чәчеп калдырып, рапс, солы, гәрчич, клевер, торма үләне үстереп алу отышлы. Каты корттан котылыйм дисәң, туфракның ачылыгын киметү зарури. Моның өчен бәрәңге кишәрлегенә көздән известь, доломит оны сибү дә агротехник яктан отышлы алым. Дөрес, туфракны йомшарту, органик ашламаларга баету, күпьеллык чүп үләннәренең тамырын корыту максатыннан, уңышны җыйгач бәрәңге бакчаларына арыш чәчү дә киң таралган. Ул туфракны зарарсызландыра, хәтта бәрәңге нематодасы чиреннән коткара, дип укыганым бар. Туфрак структурасын яхшырту максатыннан чәчү әйләнешен саклау: бакчаның яртысына бәрәңге, икенче өлешенә үлән чәчү терлек асраучы авыл кешесе өчен күпкә отышлырактыр да әле. Бәрәңгенең көнбагыш белән генә дуслыгы юк, хәтта янәшәдә үскәнен дә өнәми.

Соңгы елларда колорадо коңгызы, каты корт, лайлачлар, аю чикерткә һөҗүменнән, төрле зарарлы гөмбәчекләр китереп чыгарган нематода, парша кебек чирләрдән саклану максатыннан, икенче икмәкне “Табу”, “Престиж” кебек препаратлар белән агулап утырту көннән-көн киңрәк таралып бара. Сүз дә юк, уңайлы алым, тик: “Бар нәрсәне агулыйбыз, шул рәвешчә үз-үзебезне агуламыйбызмы?” – дигән шик кенә җанга тынгылык бирми. Мәшәкатьле һәм беркадәр чыгымлы булып тоелса да, туфракны табигый юл белән зарарсызландыру, органик ашламалар, микроэлементлар кертү җәһәтеннән, сидератлар чәчү күпкә отышлырак, зыянсызрак ысул.

Фикеремне раслау өчен, тормыштан алынган бер мисал китереп үтәм. Биектау районы Торнаяз авылында яшәүче уңган кодаларым – Мөнҗия белән Әбелгас Шәйхразыевлар бу якларга моннан җиде ел элек Түбән Кама шәһәреннән күченеп кайткан иде. Аларга кеше биеклеге чүп үләне баскан бәрәңге һәм яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын адәм рәтенә китерү өчен бик күп көч түгәргә туры килде. Ташландык кишәрлектә күпьеллык чүп үләннәре котырынып үскәнгә күрә, бакчаларындагы туфракны каты корт кына түгел, күптөрле корткычлар: лайлачлар һәм аю чикерткә, кимерүче җәнлекләр басып алган иде. Яңа хуҗаларга бакчаны кишәрлекләргә бүлеп, джунглига әйләнгән катыкураларны урып, йолкып, ягып, көлен бакчага сибеп, туфракны тиресләп, язлы-көзле сидератлар чәчеп, үсемлекләрне чиратлаштырып утыртып, чын мәгънәсендә культуралы чәчү әйләнешен гамәлгә кертергә туры килде. Бүген бәрәңгеләренең уңышы әйбәт, шуның өстенә, суган, кишер, яшел тәмләткечләр, борчак, кабак, чөгендер, кәбестә уңышы да сөендерерлек, кадер-хөрмәт күргән җиләк-җимеш бакчасы да мул уңыш бирә башлады.

Кабак, суган һәм башкалар
Кабаклар, кабакчыклар өчен әйбәт элгәрләр: вика, борчак, люпин, гәрчич икәнен белеп торсак, зыяны булмас. Суганнан мул уңыш алыйм дисәң, язын аны утыртасы түтәлгә көздән вика, берьеллык люпин, гәрчич, рапс чәчеп үстерү отышлы. Бу яшелчә кукуруза һәм көнбагыш үскән урынны яратмый. Сидерат буларак, рапс, торма үләне, шепкә, гәрчич үскән урында кишер шәп уңа. Кыярның вика, борчак, торма үләне, гәрчич, шепкә белән дус булуы расланган. Борыч фацелия, вика, борчак, люцерна, кресс-салат, солы үскән урынны үз итә. Помидор исә сидератларга карата шактый ук талымсыз культура булып чыкты: ул клевер, кандала үләне, люцерна, нут, борчак, ясмык, кытай борчагы, эспарцет, фасоль, люпин, гәрчич, вика, календула үскән урынны үз күрә, мул уңыш белән сөендерә икән.
Сүз дә юк, 5-6 сутыйлы бакча кишәрлегендә бу чаклы күптөрле сидератларны берьюлы чәчү мөмкин хәл түгел, әмма аларның кайсы кемгә ярашлы икәнлеген белеп тору зыян итмәс дип уйлыйм. Сидератларны ел саен төрләндереп торуың хәерле, ә моның әлләни авырлыгы юк. 

Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading