Шәһри Казан

«Син киләсеңме болайрак, мин барыйммы алайрак?»

Һәрбер авылның үзенең сәеррәк, шаянрак кешесе булган инде ул. Үзе үлгәч тә, аның кызыклы сүз-фикерләре әле бик күп еллар авыл телендә сакланып калган.

Безнең авылда да күп булган хикмәтле кешеләр. Шуның берсе – Кетәллек Хәсән. Хәзер аның нигезендә Фирдания яши.
Хәсән абзыйның карчыгы үлеп киткәч, аңа кайсыдыр авылдан яшь хатын димләгәннәр. Элек клуб юк, телевизор юк дигәндәй, авылның яше-карты каравыл өенә җыел­ган. Булганын-булмаганын, күргәнен-күрмәгәнен сөйләшеп, кышкы озын кичләрне үткәргәннәр. Хәсән абзый яшь «кәләш» төшергән көнне яшьләр аның тәрәзә артына кызык эзләп барып басканнар.

Каушап калган Хәсән абзый, яшь хатынына якын барырга кыймыйчаракмы инде: «Син киләсеңме болайрак, мин барыйммы алайрак? Мин барыйммы алайрак, син киләсеңме болайрак?» – дип кабатлый икән. Каушап та калгандыр инде, олы кеше, ни әйтсәң дә, гомер иткән карчыгың түгел бит инде. Абзыйның бу сүзләре кызык эзләп йөрүчеләргә азык булган.

Реклама

Бераз вакытлар узып, яшь хатыны йорт-җиргә ияләшеп җиткәч, Хәсән абзый да каравыл өенә кич утырырга кергән. Яшьләр, олы кешегә урын биргәнгә салынып: «Хәсән абзый, син киләсеңме болайрак, без барыйкмы алайрак?» – дип кабатлыйлар икән. Хәсән абзый, бераз тыңлап торганнан соң: «Егетләр, булды, җитте, таныдым, сүз минеке», – дигән.
Әле без кечкенә чакта нәнәләр, кичке эш­ләрен бетереп, капка төбенә кич утырыр­га чыкканда, ахырданрак килгән күрше хатынына, көлеп: «Хәсән абзый әйтмешли, без барыйк микән алайрак, син килерсең микән болайрак?» – дия-дия, эскәмиядән урын бирәләр иде.
И гомерләр диярсең. Кемнәр генә килмәгән дә, кемнәр генә китмәгән...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: