16+

«Син күптән җырга әйләндең...»: Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханыма 80 яшь тулды

Армиядән умыртка баганасын сындырып кайткан Фәнис дөньяның иң шәфкатьле кызы Нурсөя белән очрашмаган булса, татар әдәбиятында тирән эз калдырган Фәнис Яруллинның язмышы ничегрәк язылган булыр иде икән?

«Син күптән җырга әйләндең...»: Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханыма 80 яшь тулды

Армиядән умыртка баганасын сындырып кайткан Фәнис дөньяның иң шәфкатьле кызы Нурсөя белән очрашмаган булса, татар әдәбиятында тирән эз калдырган Фәнис Яруллинның язмышы ничегрәк язылган булыр иде икән?

Миңа калса, Нурсөя ханымның 80 яшьлегенә багышланган кичәдә тамашачы шул хакта уйлап һәм бу ике яшь йөрәкне очраштырган язмышка рәхмәт укып утыргандыр.

Ә йе, алар очрашмый калган һәм 50 ел бер-берсен күз карашыннан, сулыш алуыннан аңлап яшәмәгән булса, татар әдәбияты Фәнис Яруллин дигән әдипне мөгаен белмәс иде. Үз тормышында Нурсөя ханымның нинди урын тотканын Фәнис ага аңа багыш­лап язылган 50ләп шигырендә һәм «Нурсөя» дигән поэмасында бар гавамга аңлатты. Аларның шактые Фәнис Яруллинның хәләл җефете – төп терәге Нурсөя ханымның 80 яшьлек юбиллее кичәсендә (ул «Ногай» кунакханәсенең Тукай залында узды) Луара Шакирҗанова һәм Илдус Әхмәтҗанов укуында яңгырап, ак яулыклы, ак күңелле бу фидакарь ханымга тамашачы күңелендә тирән мәхәббәт, соклану уятты.

Бу кичә башкаларга һич кенә дә охшамаган иде. Язучы әдипкә багышланган кичәләргә күнегеп беттек инде. Ә менә язучының хатынына багышланган кичәне тамашачы әле беренче тапкыр гына күрә. Ләкин шулай булса да, бер дә аптырамады. Алкышларын да, котлауларын да кызганмады. Чөнки белә: бу ханым кочак-кочак ак чәчәкләргә дә, ихтирам-хөрмәткә дә бик лаек. 20 яшеннән урын өстендә яткан Фәнис Яруллинның иҗаты Тукай бүләге һәм Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булган икән, бу уңышларда төп урынны Нурсөя апа алып торганы аңлашыла инде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт әйткәнчә, ул – үзенең яшьлеген, бөтен гомерен талант дигән төшенчәне яңа канатлар биреп күтәрүдә корбан иткән хатын. Фәнис ага аны юкка гына «илһамчым», дип атамаган бит инде. «Күгемдә тургай булдың!» – димәгән. «Күңел байлыгыңны ачар сүзләр табып булмады», – дип тә сызланган әле шагыйрь. «Дөньяда юк синең төслеләр», – дип тә, соклануын һәм сөюен белдергән. «Гайбәтнең кулы җитмәде, биектә кала белдең», – дип, шигыре белән рәхмәтен дә җиткергән.

Чынлап та, яралы бөркет җанын йөрәгенә сыендырган иң шәфкатьле, миһербанлы, игелекле татар хатынының кабатланмас образы ул. Кешене кеше иткән барлык күркәм сыйфатларны үзенә туплаган бу, шагыйрь әйтмеш­ли, «орчык кадәр генә калган» ханым.

Фәнис ага, еш кына, Нурсөясенә шаяртып һәм яратып: «Минем аркада тарихка кереп калырсың әле...» – дия торган булган. Ләкин халык, укучы кемнең кем аркасында тарихта каласын яхшы белә. Бүгенге тантана да – шуның нәтиҗәсе. Нинди сынаулар узарга, күпме түзәргә туры килүен Нурсөя ханым үзе генә беләдер.

Бик сабыр ул, тыйнак. Кичәсе дә шундый булды. Сөйләнгән сүзләр дә, яңгыраган җыр-шигырьләр дә ихлас иде, Нурсөя ханымның нәкъ үзе төсле. Резеда Галимова, Филүс Каһиров шикелле танылган җырчылар тере тавышка җырлап, тамашачы күңелен моң белән сугардылар.
Шагыйрь хатынын гомер бәйрәме белән котларга Казанның 103нче мәктәп коллективы да килгән иде. Балалары шигырь сөйләде, укытучылары – истәлекләр. Башкалабызның бу мәктәбендә Фәнис Яруллин музее бар. Аңа фатиханы әдип үзе биргән. Бусагасыннан да беренче булып үзе кергән. Ә хәзер анда Нурсөя ханым Яруллина – иң хөрмәтле кунак.
Шагыйрьнең якташлары яраткан киленнәрен котларга Баулыдан да килгәннәр иде.

Миңгол Галиев үзенең шәкерте белән башкарган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» дигән җыр да нәкъ менә Нурсөя апага багышлап язылгандыр төсле тоелды. Югыйсә, без аны укытучыларга аталган дип белә идек.
«Син күптән җырга әйләндең,
Җырдан салынган һәйкәлгә...» – дип язган шагыйрь ничек хаклы булган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган бу кичәгә килгән тамашачыга да гомер йомгагын сүтеп чорнап, анда сөю һәм тугрылык дигән хиснең нинди урын алуын барлап утырырга җай чыкты.

 

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading