16+

“Син нәрсә, кызый, бу сиңа авыл түгел, шәһәрдә таныш кешеләр белән генә исәнләшәләр!”

Кыштан язга авышкан көннең сафлыгына, матурлыгына сокланып, аяк астында инде челтәрләнә башлаган карлы юлдан атлыйм. Шулчак өстенә җиңелчә генә киенгән, кулындагы чүпрәк букчасын болгый-болгый сикерә-атлый каршыма килүче үсмер минем турыдан үткәндә: “Здрастьте!” – димәсенме!

“Син нәрсә, кызый, бу сиңа авыл түгел, шәһәрдә таныш кешеләр белән генә исәнләшәләр!”

Кыштан язга авышкан көннең сафлыгына, матурлыгына сокланып, аяк астында инде челтәрләнә башлаган карлы юлдан атлыйм. Шулчак өстенә җиңелчә генә киенгән, кулындагы чүпрәк букчасын болгый-болгый сикерә-атлый каршыма килүче үсмер минем турыдан үткәндә: “Здрастьте!” – димәсенме!

Бу бала мине кемгәдер ошаттымы, йә булмаса кәефе әйбәт булып, аны башкаларга да өләшүеме... Мөгаен, ул якындагы ашамлыклар кибетеннән чыккандыр һәм күрше йортта гына яшидер, шуңа да җиңелчә киенгәндер. Әнкәсе аны ипигә җибәргән булгандыр... Үзем әлеге малай турында уйлыйм кебек, ә күңелдән, нәзберек бер кыл кузгалып, ниндидер рәхәт бер дулкын йөгереп узды.

...Икенчедәме-өченчедәме укый идем. Каникулда мине Чистайда сәгать заводында эшләүче Зәлифә апам кунакка алып китте. Әниемнең сеңлесе ул, ялларда безгә кунакка кайта. Нинди машина белән барганбыздыр, авылдан Чистайга кадәр 30 чакрым, һәрхәлдә олы юлга чыгып “попутка” көткәнбездер инде, анысын хәтерләмим. Барып төшкәч тә юл уңаенда кибеткә кердек. Мин апам артыннан калмас өчен, тиз-тиз атларга тырышам. Менә кибеттән чыктык та, сукмактан гына бер-бер артлы барабыз. Башкача мөмкин түгел – тротуарга да мул итеп кар өелгән, шуңа кешеләр үзләре салган шушы сукмактан гына атлый. Бер аякка булса да, читкә чыгып каршыга килүчегә дә юл бирәсе, аннан эзгә кайтып, аумый гына янә абына-сөртенә атлыйсы...

Шактый тирән әлеге карда абынып егылмаска тырышып атлаудан тыш әле минем башымны күтәреп, елмаеп, һәрбер очраган кешегә: “Исәнмесез!”, “Здрасьте!” – дип исәнләшәсем дә бар! Инде кибеттә үк минем сәламемә каршы кайсы елмаеп, кайсы җавап кайтарып калды. Әле дә кайберәүләр, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамастан, барган җирләреннән борылып: “Кем әле бу?” – дигәндәй, күзләремә текәлеп карарга омтыла. Ә мин берәүне дә калдырмаска тырышып, үз эшемне әйбәт башкарып барам кебек. Кибеткә күп йөриләр икән шәһәрдә, авылда болай ук түгел... Уйларымнан арынырга өлгермәдем, юл чатында көтеп торган апам чираттагы сәламемне ишетеп алган һәм бик гаҗәпләнеп: “Син нәрсә, кызый, бу сиңа авыл түгел, шәһәрдә таныш кешеләр белән генә исәнләшәләр!” – димәсенме.

Менә сиңа мә, ишетмәсәң ишет! Ә безгә мәктәптә Флера апабыз юлда очраган бөтен кеше белән исәнләшергә кирәк, ул әдәплелек билгесе, аннан кешенең хәлен белү дә була, ди!

...Иии, күпме еллар үткән, күпме карлар явып эреп аккан. Ә шулай да самими балачакның шушы мизгеле күңел читенә эләгеп калган бит. Рәхмәт сиңа таныш булмаган үсмер! Рәхмәт укытучыңа, әнкәңә. Ничек кенә булмасын, син минем рухи халәттәшем бүген!

Надия Шәйхетдинова,
Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading