16+

"Син – татар җанлы егет бит, героем татарча сөйләшсен әле дигәч, берсүзсез кабул итте”

22 июнь көнне Россиянең күренекле актерлары катнашында Питрәч районында төшерелгән “Микулай” фильмы прокатка чыга. Фильмның режиссеры – Татарстан егете Илшат Рәхимбай.

"Син – татар җанлы егет бит, героем татарча сөйләшсен әле дигәч, берсүзсез кабул итте”

22 июнь көнне Россиянең күренекле актерлары катнашында Питрәч районында төшерелгән “Микулай” фильмы прокатка чыга. Фильмның режиссеры – Татарстан егете Илшат Рәхимбай.

Вакыйгалар Сарсаз Күл исемле керәшен авылында бара. Ә фильм съемкалары Питрәч районы авылында төшерелгән. “Бу – юкка чыгып барган керәшен авылларының берсе. Анда 10лап әби гомер итә. Алар көн саен съемка барышын шаккатып һәм яратып күзәтте. Ул әбиләр безгә тәмле камыр ризыклары пешерде, кунак итте, йорт-җирләрен без теләгән төскә буярга рөхсәт бирде. Кыскасы, ни теләсәк, шуны бирделәр. Ә бу – продюсер хыялы. Җирле халык керәшен сүзләрен дөрес әйтү буенча киңәшләрен дә бирде әле. Аларның ярдәмен, мәхәббәтен бик тойдык. Фильмны алар декабрь аенда ук карады, алар – беренче тамашачыларыбыз. Берәр җирен ошатмасалар, дип курыккан идек, әмма алар фильмнан бик канәгать калды, хәер-фатыйхаларын бирде”, - ди Илшат.

Микулай ролен Россиянең танылган актеры Виктор Сухоруков башкара. “Пьесаны укыгач та, Виктор Сухоруков күз алдыма килде, бу рольдә башка кешене күрмәдем. Пьесаны уртак танышлар аркылы үзенә җибәрдек һәм бер атнадан ул шалтыратып ризалыгын бирде. Мин – бу эштә дебютант, минем белән эшләргә курыкмыйча ничек ризалашкандыр. Ә бит ул бөтен кешегә дә ризалык бирми. Хәзер шуларны уйлыйм да, куркып куям”, - ди Илшат Рәхимбай.

“Фильмны үземнеке дип санамыйм, бу - безнең фильм. Һәм без аның тууын бергә күзәтәчәкбез. Гадәттә, бездә бераз күтәрелеп китсәң, кешене батыра башлыйлар. Минем очракта алай булмады, киресенчә, бик күп уңай фикерләр ишеттем. Прокатчик “Кино.Арт.Про” кинокомпаниясе фильмның зур потенциалын күрде. Хәзерге вакытта 109 кинотеатр белән килешү бар. Мәскәүдә генә дә 21 кинотеатрда күрсәтеләчәк”, - ди режиссер. 

Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, “Микулай” фильмы – уникаль тәҗрибә. “Әлеге фильм - Татарстанны, керәшен һәм татар халкының мәдәниятен актерлар аша таныту мөмкинлеге”, - ди ул. 

Фильм Мансур Гыйләҗевның пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Дөрес, сценарийга танылган режиссер, продюсер Тимур Бекмамбетов үзгәрешләр керткән. Һәм нәкъ менә аның киңәше буенча фильм триллер жанрында төшерелгән.  

Фильмдагы 140 яшьлек картны Татарстанның халык артисты, Әлмәт театры актеры Рафик Таһиров башкара. Әйтергә кирәк, ул театрда сәхнәләштерелгән “Микулай” спектаклендә төп рольне уйный. Аның фикеренчә, спектакль белән кино арасында бик зур аерма бар. Ә шулай да ул әсәрнең бик тә үзенчәлекле һәм эчтәлекле булуын ассызыклады. “Менә шундый әсәрләр булганда, алар киноиндустриягә эләгәләр. Шәхсән миңа бу фильмда катнашу – зур шатлык та, җаваплылык та. Илшат янына килеп: “Син – татар җанлы егет бит, героем татарча сөйләшсен әле дигәч, ул берсүзсез кабул итте”, – диде ул.

“Микулай” фильмы 15 июнь көнне Мәскәүнең “Октябрь” кинотеатрында, “19 июньдә – Санкт-Петербург шәһәренең “Аврора” кинотеатрында һәм 22 июньдә Казанның “KazanMall” сәүдә үзәгендәге кинотеатрында күрсәтеләчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading