16+

"Операциягә кергәндә, “Мне домой надо, меня там бабай ждёт”, дидем...

Кеше гомере төрле-төрле җепләрдән тукылган келәм бит ул. Агы бар аның, яшеле-зәңгәре, сарысы-карасы, кайвакытта, бик сирәк кенә, җете кызыл җеп тә кушылып китә. Гел ак җептән генә тукылмый шул гомер келәме. Син шатлыгыңнан җиде кат күкләргә ашкан вакытта келәмең дә күкләр төсе зәңгәрдән тукыла, аякларың җиргә дә тимичә бәхеттән исереп йөргәндә табаннарыңны яшел үлән төсле яшел гомер келәме иркәләп үбеп ала.

"Операциягә кергәндә, “Мне домой надо, меня там бабай ждёт”, дидем...

Кеше гомере төрле-төрле җепләрдән тукылган келәм бит ул. Агы бар аның, яшеле-зәңгәре, сарысы-карасы, кайвакытта, бик сирәк кенә, җете кызыл җеп тә кушылып китә. Гел ак җептән генә тукылмый шул гомер келәме. Син шатлыгыңнан җиде кат күкләргә ашкан вакытта келәмең дә күкләр төсе зәңгәрдән тукыла, аякларың җиргә дә тимичә бәхеттән исереп йөргәндә табаннарыңны яшел үлән төсле яшел гомер келәме иркәләп үбеп ала.

Тик гомер келәмеңә кара җеп тә килеп керә шул, бар дөньяңны кара кайгыга салып. Күзеңә бу мәлдә келәмеңдәге ак-зәңгәр-яшел җепләр күренми,
синең бар дөньяң караңгылыкка чумган. Шул караңгылыкны аерып бер тамчы яктылыкка юл эзләп газапланганда, әгәр караңгылык пәрдәсен аерып бер кул сузылса, син шул кулга чытырдатып ябышасың да, әкрен генә алга атлыйсың.
Туктап калырга ярамый, чөнки дөнья һаман хәрәкәттә, ул һаман алга баруда.
...Менә безнең дөнья агымына кушылып гомер келәмебезне парлап тукый башлавыбызга озакламый ярты гасыр була. Барып җитә алырбызмы без ул ярты гасыр сызыгына, әллә ул келәмне кара жепләрдән беребез генә тукуын дәвам итәрме? Монысын беркем белми.
Алдагысын белү без адәм балаларына мәгълүм түгел. 
Артта калганына нәтиҗә ясасаң, бик күп төрле жеп кушылган безнең парлап тукыган гомер келәмебезгә. Башлардан төрле хәлләр кичкән. Хәер, бер бездә генә түгел, һәр кеше башына сынауларның мең төрлесе төшә.
Кемдер сынауларны җиңә-җиңә алга бара, янәшәсендә сузылган ныклы кулга таянып. Кемнедер авыр вакытта ышанычлы дип уйлаган пары ташлап китә.
Сынаулар әз килмәде безнең башларга да. Аллаһка шөкер, сынаулар килгәндә таянырлык ныклы җилкәм, караңгылык пәрдәсен аерып яктылыкка юл сабучы көчле кулым янәшәдә булды.
Тыныч кына гомер иткәндә төрлесе була, нәнә әйтмешли, бу дөнья йортында.
Кайчак тәртә башлары шундый каты эләгешеп китәләр, ай-һай, сынып ук чыкмагайлары дип тә уйлап куясың.
Дөнья көткәндә һәркемдә буладыр инде ул. Дөньяның кырыкмаса кырык җитмәгәнен җиткереп, кырыкмаса кырык тулмаганын тутырып яшәгәндә гел сөешеп кенә яшәп булмый. Тик менә башларга язмыш күсәге килеп төшкәндә, мин синең көчле кулларыңа тотындым.
Һәм син беркайчан да, беркайчан да, миңа хыянәт итмәдең, кайвакыт арып китсәң дә, кулларың оеп бетсә дә, кулыңны тартып алмадың.
Мин синең кулларыңа тотынып әкрен генә алга атладым.
Әле үзебез дә бик яшь чагында, балалар да бик кечкенә чагында, сынган аягыма ничәмә-ничә уңышсыз операциядән соң ниһаять Илизаров аппараты белән җиде яшьлек сабый бала хәлендә өйгә кайтып егылганнан соң, мине нәкъ сабый баланы күтәреп йөрткәндәй күтәреп йөрттең.
Дөньяның бу давылын без ир белән хатын арасын да тигез тотып, исән-сау үттек. Ике балабызны тигез канат белән күтәрдек. 
Һәм менә инде гомер көзләре ак кышларга алмашыныр мәлдә безгә тагын сынауларның да сынавын үтәргә туры килде. Гомер келәмебез кара җепләрдән тукылды.
2021 елның 5 августы, иң хәлиткеч мизгел.
Гомер келәмебезне сыңар канат белән дәвам итү синең ялгызыңа каламы, әллә тагын кара җепләрне читкә куеп, ак җепләрдән дәвам итәбезме, монысы операция өстәлендә хәл ителәсе иде. Ничә еллардан бирле авырткан, инде беткәнче 10 процент кына кан куып арып-талып-алжып беткән йөрәккә кардиохирург пычагы астына кереп ятудан башка чара калмаган иде.
Сине, балаларны, туганнарны тетрәткән көн булды ул.
Үлчәү тәлинкәсе нәкъ уртада, хирург әйткәнчә, иллегә-илле.
Мин операциягә кереп киткәндә палатадашым марҗа әбигә: “Мне домой надо, меня там бабай ждёт”, – дип кереп киткән идем.
Әйе, Аллаһка шөкер, мин тагын исән калдым, синең инде яшь чактагы көчен югалтып баручы кулларыңа кайтып аудым.
Әй ул куллар, ничек кенә итеп тәрбияләп, хәсиятләмәделәр алар мине!
Күпме шов, күпме яра, һәркайсына күпме перевязка ясадың син, көненә ике тапкыр. Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен. Авыру кеше көйсез була бит ул. Болай син шактый гына кызу кеше.
Мин көйсезләнеп алганда ачуың да килгәндер, тик син бер сүзең белән, бер хәрәкәтең белән дә ризасызлыгыңны белдермәдең.
Синең шифалы кулларыңа тотынып мин тагын аякка басып киләм, Аллаһка шөкер. 
Дөнья көткәндә төрле вакыт була, үпкәләшәсең дә, кычкырышып та аласың. Бездә дә бар ул, башкаларда да бардыр.
Аларын гафу итәсең аның. Тик менә хәлиткеч мизгелдә бер-береңә терәк булып кала алсаң иде, береңә авыр булганда, икенчең арты белән борылмыйча.
Синең белән Яңгул чишмәсенә суга йөрибез. Мин менә шунда вак ташлар өстеннән сабыр гына аккан инешкә карап торырга яратам, һәм үземнең гомер инешемне күз алдына китерәм. Гомер келәмебез тукыган жепләр күз алдыма килә. Ә аларның төрлесе булды ярты гасырга якын гомер юлын үткәндә.
Балаларыбыз, оныкларыбыз гомер келәмебезне искә алганда гел акларын гына искә алсыннар иде, аклары янына зәңгәрләре белән яшелләрен дә кушып.
Безнең өйдә юк бер көзге,
Үз-үземне күрәм мин бары синең күздә.
Күзләреңнән күрәм мине яратуыңны,
Минем өчен җан атуыңны.
Мине кызгануыңны,
Минем өчен сызлануыңны.
Матурлыкны еллар алып киткән,
Матурлыкны еллар урлаган.
Ә мин һаман яшим әле,
Үз-үземә матур тоелып.
Синең күзләрдә балкыган,
Нурда гына коенып.
...Бер көзге юк безнең өйдә.
Күзләреңдә генә үз-үземне күреп,
Яшим әле әйдә...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә дигән кеше ул безнең җизни!

    Мөһим

    loading
    2
    X