Сингапур арысланнар шәһәре дип тәрҗемә ителә. Ә ил символы – орхидея. 1981 елда кырык чәчәк арасыннан нәкъ шул сайлап алынган. Орхидея Сингапур халкының горурлыгын, рухын һәм аерым шәхес булуын чагылдыра. Әлеге ил белән бүген безне Алеся Черневич таныштыра.
Иң чиста ил
Алеся тумышы белән Минск шәһәреннән. 2018 елдан бирле ире белән Сингапурда яши. Ире мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгече. Үзе пандемиягә кадәр туристлык компаниясендә эшләгән. Ил чикләре ябылгач, әлеге тармакта актив эш алып бару мөмкин түгел. Шуңа да бүген ул инстаграмда блог алып бара. Сингапур турында кызыклы постлар яза, кытай телен өйрәнә.
– Хәзерге вакытта эпидемия планында Сингапур иң “чиста” ил, – дип башлады Алеся. – Бездә вирусны читтән ияртеп кайтучылар гына бар, ил эчендә йоктыручылар юк. Илгә кертелгән һәр кеше ябык отельдә үз хисабына ике атна карантинда утыра. “Иреккә” чыгар алдыннан тест тапшыра. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бу бик авыр, әмма нәтиҗәле ысул.
Сингапурда яшәүнең уңай яклары бик күп: куркынычсызлык, чисталык, зур булмаган салымнар, алга киткән инфраструктура һәм ел әйләнәсе җәй.
Сингапурлыларның һәрвакыт елмаючан һәм бик тәрбияле халык булуын да аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу сыйфатлары милләт атасы – илнең беренче премьер-министры Ли Куан Юның тырышлыгы. 1979 елны ул, халыкның начар гадәтләрен бетерү өчен, “Илкүләм әдәплелек кампаниясен” башлап җибәрә. Без хәзер күрә торган ихтирамлылык Сингапурның туризм советы белән мәдәният министрлыгының күпьеллык хезмәте. Шулай да олырак буын вәкилләре безнең кебек читтән килгәннәрне, яхшы түләнә торган эш урыннарын алып торганга, бик яратып бетерми. Кытай хатыннары, сирәк кенә, чит илдән килгән хатын-кызларга астыртын гына төртеп куярга, үз телләрендә сүгеп тә алырга мөмкин. Яшь буын башкачарак. Күбесе чит илдә укыган, дөнья күргән һәм яңалыкка алар һәрчак ачык.
Сингапур турында ялгыш фикерләр дә ишетергә туры килә. Әйтик, аны нишләптер Кытай дип беләләр. Ил халкының дүрттән өч өлешен кытайлар алып торса да, Сингапур Кытай түгел. Бу илдә акчасын уңга-сулга таратучы миллионерлар яши дигән сүзгә дә ышанырга кирәкми. Алар кибетләрдәге ташламаларны зарыгып көтә, бушка бирелә торган әйберләргә сәгатьләр буе чиратта тора, җәмәгать транспортыннан бик теләп файдаланалар. Сингапурны таш джунгли дип тә уйларга кирәкми. 5 850 342 сингапурлыга 7 млн агач туры килә. 2030 елга тагын бер миллион агач утыртырга ниятлиләр. Хакимият хәтта
“табигатьтәге шәһәр” статусын алырга хыяллана. Шунысын да әйтергә кирәк: монда елның 177 көнендә яңгыр ява.
Яшеннәр һәм күк күкрәүләр саны буенча исә ул дөньяда беренче урында.
Медицина хезмәтенә килгәндә, аны арттырып мактыйлар. Табиблар бик үк ягымлы түгел, нинди генә проблема булса да, парацетамол язып бирәләр.
Авыруга түзәргә, тагын килергә кушалар. Ә белгечкә 150 доллар түләп керергә кирәк. Медицина иминияте дә бик кыйммәт.
Утрау бик кечкенә, шуңа да үзеңне круиз лайнерында кебек хис итәсең. Урын җитә кебек, әмма бөтен җирдә халык күп. Алкоголь дә кыйммәт. Ике коктейль өчен 50 Сингапур доллары түләргә кирәк, безнең акча белән 2 771 сум.
Кибетләрдә нәрсә телисең, шуны табарга була. Тик кием үлчәмнәре белән проблема туа. Сингапурлылар ябык һәм кечкенә буйлы. Кибетләргә 42-44 үлчәмле киемнәрне генә күпләп алып кайталар.
Каш, керфек, маникюр, педикюрны сыйфатлы итеп ясамыйлар. Ә рус телле осталарга исә чират.
Иң катгый штрафлар
– Сингапур икътисади яктан планетада иң алга киткән һәм иң кыйммәтле ил санала. Сингапур доллары да дөньяда иң тотрыклы валюталар унлыгында.
Бездәге 1 доллар (SGD) АКШның 0.74 долларына тәңгәл. Хезмәт ресурслары министрлыгы мәгълүматларына караганда, ялланган хезмәткәрләр арасында иң югары хезмәт хакын менеджерлар, администраторлар (безнең акча белән 599 415 сум) ала. Иң азы – сервис һәм сату хезмәткәрләрендә (2500 доллар), идән юучыларда (138 753 сум). Дөньядагы бөтен җитәкчеләр арасында иң зур хезмәт хакы Премьер-министр Ли Сянь Луньныкы (елына 2,2 млн Сингапур доллары), ә президент Халима Якобныкы – 1,68 млн доллар.
Сингапурда салымнарны елына бер тапкыр түлиләр. Керемеңә карап, ул 0дән 22 процентка кадәр. Әгәр дә керемең елына 22000 доллардан да азрак булса, салым – 0 процент. 320000 доллардан күбрәк икән – 22 процент.
Акчаның төп өлеше торак арендалауга китә. Балалар бакчалары – шәхси, балаңны ярты көнгә дә, тулы көнгә дә калдырып була. Халыкара мәктәптә укыту бер елга 20 000-40 000 долларга төшә.
Һәр алтынчы гаилә өйдә ярдәмче хезмәтеннән файдалана. Аларның хезмәт хакы – 600-1000 доллар.
Сингапурны “матур шәһәр” һәм “штрафлар шәһәре” дип тә атыйлар. Югары штрафлар аркасында ул чынлап та матур-имин шәһәр исемен алган. Биредә битлек кимәгән, чүп ташлаган өчен – 300, транспортта ашаган һәм эчкән, унитазны үз артыңнан юдыртмаган өчен – 500, сагыз саткан һәм читтән керткән, күгәрченнәрне ашаткан, җәмәгать урынында төкергән өчен 10 мең доллар штраф. Чит кеше вай-фаена кушылган өчен кеше өч елга кадәр ирегеннән дә азат ителергә мөмкин. Ярамаган урында тәмәке тартучыны да, штрафтан кала, өч ай төрмә көтә. Үз өеңдә ялангач йөрсәң дә, зур күләмдә штраф түләтеп, өч айга төрмәгә утыртулары бар.
Ач җаннар
– Сингапурда төрле халык яши. Шуңа да гомуми йолалар һәм традицияләрне аерып әйтү катлаулы. Әмма августның ач җаннар ае икәнен әйтеп китәргә кирәк. Кытай традициясе буенча, августта утыз көн буена тәмуг ишекләре ачылып, мәетләрнең җаннары якыннары белән күрешергә кайта. Үлгән кешеләргә җибәрү өчен, азиатлар кәгазьдән ясалган машина, акча, телефоннар ягалар, махсус ризык әзерлиләр. Бәйрәмнең кульминация көнендә елгага фонарьлар җибәрәләр. Риваятьләргә караганда, тәмуг океан астында һәм янып торган фонарьлар имештер җаннарга юл табарга булыша.
Бу көннәрдә күбесе туй үткәрми, йорт сатып алмый, сәяхәткә бармый, операция ясатырга тырышмый, җаннарның игътибарын юнәлтмәс өчен кызыл төстәге кием кимиләр, төнлә кер элмиләр.
Син бүген ашадыңмы?
Алеся Сингапур кухнясы турында да бик озак сөйли ала. Моның турында рус телендә бушлай белешмәлек тә чыгарган.
– Узган ел ахырында Сингапурдагы урамда ашау культурасы ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә эләкте. Сингапур кухнясы – бөтен дөньяның популяр ризыклары җыелмасы, чөнки ул төрле илләрнең сәүдәгәрләре өчен йөк күчерү пункты булган. Соңгы ике гасырда монда
Малайзия, Кытай, Индонезия, Һиндстан, Европа, Англия һәм Португалия кухнялары кушылып беткән. Сингапурга килгәч, чили-краб, лакса ашы, сатэй шашлыгы һәм хайнаньча тавык белән дөгедән авыз итмичә китмәгез.
Сингапур телендә, ризык турында сөйләгәндә: «Үл, үл, әмма, һичшиксез, авыз ит», – дигән гыйбарә киң таралган. «Сәлам, ничек хәлләр?» – дип сорыйсы урынга күп вакыт: «Син бүген ашадыңмы?» – дигән сорау бирәләр, – ди ул.
Комментарийлар