Түбән Камадан 52 яшьлек Светлана Головачева бер сәгатькә 11 500 тапкыр скакалкада сикереп дөнья рекорды куйды. Аның чыгышын 4 февраль көнне беренче каналда эфирга чыгачак “Я могу” тапшыруында карарга мөмкин булачак.
– Менә инде 20 ел баш авыртуның, борын тыгылуның нәрсә икәнен белмим, дарулар, уколлар кулланганым да юк, – ди ул. Светлана ханымнан сәламәт булу серләрен сораштык.
Әңгәмәдәшем тумышы белән Ташкент ягыннан. 10 яшеннән бирле җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. “ Үз гомеремдә ике тренерым булды: берсе миннән спорт мастеры ясады, икенчесе инвалид калгач, аякка бастырды”,– ди Светлана. 22 яшьтә спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән кызга күп шөгыльләнергә туры килгән: көн саен өчәр тапкыр катлаулы физик күнегүләр үтәү, тыгыз график. Светлана кияүгә чыккан, әни булган. Күрәсең организмы, бу киеренкелекне күтәрә алмаган, нәтиҗәдә, мускулларга көч килеп, яшь спортчы йөрәк өянәге кичергән.
23 яшемдә инвалид калдым. Гаҗәпләнәсе дә юк, һәр спортчы инвалид инде ул, дия иде тренерым. Көненә бер тапкыр да чүгәли алмый идем. Йөрәк чәнчи, аяк буыннары сызлый, пульс ешая. Табиблар дару эчеп тынычланырга кушты, әмма, агып торган суны күпме сөртсәң дә, туктатып булмый, моның өчен кранны ябарга кирәк бит, бу очракта да, авыруның төгәл сәбәбен ачыкламыйча, дарулардан ни мәгънә дип, мин үз үзем белән көрәшә башладым. Йөрәк авыртса да, аз-азлап чүгәләдем. Моны нигә эшләгәнемне хәзер аңлата алмыйм. Шөкер, бернинди даруларсыз аякка баса алдым, үз организмымны тоярга өйрәндем, – ди Светлана Геннадьевна.
Җиде ел тернәкләнгәннән соң ул, 30 яшьләр тирәсендә баласы белән уйнаганда очраклы гына кулына скакалка ала. Башта кызык өчен генә сикереп карый, аннары бу аның өчен рәхәтлек бирә торган шөгыленә әйләнә. Хәзер һәр иртәсен 6 мең тапкыр скакалка сикерүдән башлый. Баласын да сәламәт яшәргә өйрәтә алган. Улы көн саен ун километр йөгерә икән.
Скакалка сикерүдән тыш Светлана ханым көн дәвамында мең тапкыр чүгәли. Әңгәмәдәшем Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Түбән Камадагы филиалында укыта. Лекцияләр арасында физик күнегүләр башкара икән.
– Аудиториягә килеп керәсең, тып-тын. Чөнки студентлар телефоннарына береккән. Шуңа күбесе бөкрәйгән. Бер урында озак утырырга ярамый,бу органнарга зыян. Хәрәкәт кирәк. Моны студентларга үз үрнәгемдә күрсәтергә тырышам, – ди әңгәмәдәшем.
Светлана ханым 52 яшендә 54 килограмм авырлыкта. “Махсус диета тотасызмы? “ дим.
- Юк, мин киресенчә, дөрес тукланмыйм, ит ашыйм. Гомумән, ашау режимы да юк миндә. Гадәттә, көн дәвамында капкалап кына алам. Яшелчәләргә өстенлек бирәм. Көндезге сәгать 12гә кадәр ашамыйм диярлек. Иртән ботка ашарга кирәк дигәннәре белән бөтенләй килешмим. Болай да йоклаганда организм энергия җыйган була бит. Авырая башлагымны сизәм икән, скакалка сикерәм, табибларга барганым юк, үзләре дә еш авырган табиблар нәрсә киңәш итә алсыннар,– ди әңгәмәдәшем.
Скипинг белән шөгыльләнүен белгәч, танышы академик Ланда Бейниш Светлананы 1 каналда эфирга чыга торган “Я могу” тапшыруында катнашырга үгетләгән. Светлана ханым тәвәкәлләгән, һәм барысын да дөнья рекорды куеп шаккатырган.
Тапшыру алдыннан бик борчылдым, ике көн су гына эчем тордым, юньләп йоклый алмадым, миңа чират җиткәч, эчем авырта башлады. Үзеңне күрсәтергә бары бер генә мөмкинлек бирелә. Ялгышсаң, бетте дигән сүз. Скакалка сикергәндә абынып китәргә, шнур бавы эләгеп буталырга да мөмкинсең бит. Ходайның рәхмәте, булдырдым. Минутына 185 тапкыр тизлек белән бер сәгать буе сикердем. 11 500 тапкыр сикереп, 50 мең сумлык сертификатка ия булдым, – ди әңгәмәдәшем. Дөнья рекорды кую бер, аны Гиннеслар китабына кертү катлаулырак икән. Светлана ханым әйтүенчә, Гиннеслар китабына кертү өчен акча кирәк. Өстәвенә скипинг – олимпия уеннары төре булып саналмый. “Башта Гиннес китабына керү өчен миллион сум кирәк дигәннәр иде, аннары 66 мең сум сорадылар. Телевидениедә алып баручы Леонид Якубовичка рәхмәт.
Гомумән, аның алып бару осталыгына, гадел, кешекле булуына гашыйк булдым. Минем чыгышыма сокланып, ”Бу тормышта күп нәрсә күргәнем булды, мондыйны әле беренче генә”, диде ул. Кыскасы, тапшыруда мине Гиннеслар китабына бушлай кертергә дигән карарга килделәр, – ди Светлана Головачева. Үзенең җиңүен ул күпмедер дәрәҗәдә,үзен сыендырган Түбән Кама шәһәренә дә багышлаган. Читтән килгән кешегә камилләшергә, үзен күрсәтергә шартлар тудырганы өчен шәһәр мэрына рәхмәтле.
Светлана ханым сәламәтелегенең серен үз гармоннарыңны төгәл белүдә ди. Моның өчен кандагы холестерин, шикәр күрсәткечләрен нормада тотарга кирәк. Светлана Головачеваның үз методикасын булдырган.. Фәнни эш язарлык дәрәҗәдә өйрәнгән иҗ югары пульсны тоеп физик күнегүләр ясавының асылын җиңел генә аңлатып булмый. “Иң мөһиме – кеше физик күнегүләрне мөмкин кадәр иртәрәк ясый башларга тиеш. Әзерлек булмаса, организмга авырга туры киләчәк. Хәзер картаю, авыру модада түгел. Авырулар экология аркасында килеп чыга дигәне дә дөрес түгел, яшәү сыйфаты безнең кан тамырларының чисталыгына, сыгылмалыгына бәйле. 100 яшемдә дә үз үземне тәрбияләрлек дәрәҗәдә буласым килә, йөрәкнең яше юк бит, – ди әңгәмәдәшем.
Хәзер Светлана ханым яңа рекорд куярга әзерләнә. Минутына 151 тапкыр скакалкада икеләтә сикереп дөньяны шаккатырган Америка кызын узып китәргә җыена.
<iframe width="854" height="480" src="https://www.youtube.com/embed/BJjgmeEu7w4" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>
Комментарийлар