16+

«Сәлам, «Актәпи!»: чыгымлы спектакль

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповның улы, «Сәлам, Актәпи!» спектаклен караганнан соң, көчек сорап аптыраткан. Нәтиҗәдә, улына режиссер робот эт алырга мәҗбүр булган.

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповның улы, «Сәлам, Актәпи!» спектаклен караганнан соң, көчек сорап аптыраткан. Нәтиҗәдә, улына режиссер робот эт алырга мәҗбүр булган.

– Спектакльнең әле эскизын караганнан соң, улым эт дип аптыратты. Этне карарга мөмкинлек юк, чөнки мин – театрда, хатыным китап­ханәдә эшли, ә улыбыз мәктәпкә йөри. Шуңа да 4800 сумга робот эт алырга туры килде. Минем өчен бу бик чыгымлы спектакль булды, – ди Ренат әфәнде.
Әлеге спектакль «Тамга» режиссерлар лабораториясендә барлыкка килгән.
– Бу спектакль безнең театрга бик туры килә иде. Режиссер тапкан орлык, интерактив юнәлеш ул – балалар өчен, балалар театрына бик кирәкле әйбер. Спектакль 26 октябрьдә көтелмәгән киңлектә (тамашачы өчен – Л.Л.) гардеробта һәм фойеда булачак. Ягъни гардероб безнең сәхнәгә әйләнә, ә фойеда тамашачылар утырачак, – диде режиссер.
Сүз уңаеннан, әлеге спектакль өчен театр махсус урындыклар да сатып алган. Спектакльнең төп максатларының берсе – «бишенче» стенаны җимереп, тамашачы белән араны якынайту. Шуны да әйтергә кирәк: «Сәлам, Актәпи!» балаларга гына түгел, ә аларның әти-­әниләренә дә кызыклы булачак, дип вәгъдә бирә театр вәкилләре.

– Генераль репетиция вакытында артистларның балалары килгән иде. Алар арасында берничә айлык­лар да, бер яшьлекләр дә бар. Әлеге балалар бик кызыксынып, яратып карады спектакльне. Чөнки бер секунд эчендә артистлар образларын үзгәртә. Бу – мультфильм кебек, – ди Ренат Әюпов.
«Сәлам, Актәпи!»дә берничә роль башкаручы Альбина Гайзуллина да, режиссер сүзләрен хуплап, спектакльнең нинди форматта булачагын сөйләде.

– Тамашаны караганнан соң, һәр кеше үзенең бала чагына кайтып, үзенең яшь вакытын искә алып, ул хисләрне кичерә ала. Без, яртылаш кына гәүдәбез күренгән килеш, гардеробта уйныйбыз. Секунд эчендә аска чумып, образны үзгәртеп, башка геройга әвереләбез. «Бу әле генә эт иде бит, ничек әнигә әверелде» дигән сораулары калмый балаларның. Алар чыннан да ышана. Спектакльдә барлык геройларны да бер генә хыял берләштерә – барысының да этле буласы, эт аласылары килә, – диде Альбина Гайзуллина.
Үзенең дә балалары, спектакльне беренче тапкыр карагач, башта – эт, фатирда эт тотып булмый дигәч, мәче сорый башладылар, ди Альбина. Күрәсең, спектакль яшь тамашачыларга бик нык тәэсир ясый. Шуңа да, шаярып, саграк булырга киңәш итә кариевлылар.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading