16+

Сәламәт туклану модасын булдырырга кирәк

Сәламәт булу күп очракта дөрес туклануга бәйле. Сәламәт туклану кагый­дәләрен кечкенәдән өйрәтергә кирәк, дип саный белгечләр. «Сәламәт киләчәк» федераль проекты кысаларында, әлеге темага төрле түгәрәк өстәлләр, интерактив дәресләр, семинарлар оештырыла.

Сәламәт туклану модасын булдырырга кирәк

Сәламәт булу күп очракта дөрес туклануга бәйле. Сәламәт туклану кагый­дәләрен кечкенәдән өйрәтергә кирәк, дип саный белгечләр. «Сәламәт киләчәк» федераль проекты кысаларында, әлеге темага төрле түгәрәк өстәлләр, интерактив дәресләр, семинарлар оештырыла.

Казанда «Сәламәт мәктәп» фестивале дә уздырылды. «Сәламәт туклану – актив озын гомер» проектында катнашучы мәктәп укучылары март аеннан бирле сәламәт туклану буенча төрле формада пропаганда эше алып барган. Җиңгән укучылар Кара диңгез буенда «Артек» лагеренда ял итәчәк. 

«Сәламәт туклану – актив озын гомер» Бөтенроссия акция­сендә республиканың 419 мәктәбе катнашкан. 21 марттан бирле мәктәптә билгеләнгән лидерлар башка укучыларга сәламәт тук­лану турында сөйләгәннәр. Җиңүчеләрнең берсе – Балтач районы Субаш авылыннан Илүзә Зәкиева, акциядә катнашканда, җиңү турында уйламадык та, ди. «Тырыштык, бар көчебезне куйдык. Дөрес, сәламәт туклану турында презентацияләр әзерләү, видеороликлар төшерү, бу хакта башкаларга сөйләү үземә дә кызык тоелды. Файдалы мәгъ­лүматлар тупладым. Чипсы, шоколадларны гел ашарга ярамый икәнлегенә дә басым ясадык. Нәтиҗәсе булыр дип ышанам», – дип, кичерешләре белән уртаклашты Илүзә. 

Васильево бистәсендәге 2нче мәктәптән Вероника Феклина быел 11нче сыйныфны тәмамлый. Ул да акция­дә катнашып, җиңүчеләрнең берсе. Вероника 1-4нче классларга сәламәт тук­лану турында сөйләгән. «Кайбер дәресләрне уен формасында уздыра идек. Җиләк-җимеш, яшелчәләр турында төрле табышмаклар әйттек, балаларны командаларга бүлеп, ярышлар уздырдык. Үзем дә сәламәт яшәргә тырышам. Спорт белән шөгыльләнәм. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр кеше дә зыянлы булып саналган тәм-томнарны кабып карарга үзенә аз булса да ирек бирәдер, дип уйлыйм», – ди Вероника. 

Укучылар чара барышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованы да дөрес тукланырга өйрәтте. Майлы, баллы ашамас­ка, дөрес туклану сәламәтлек өчен бик мөһим икәнне дәлилләргә тырыштылар.

– «Сәламәт туклану – актив озын гомер»– бик зур проект. Дәвалап кына кешене савык­тырып булмый. Сәламәтлеген кеше беренче чиратта үзе кайгыртырга тиеш. Олы яшьтә яшәү рәвешен үзгәртү җиңел түгел. Шуңа да моны балачактан башларга кирәк. Кызганыч, балалар зыянлы, ашарга яраксыз ризыклар куллана. Кайбер кызлар диета тота, артык ябыгуның төрле авыруларга сәбәпче булуы бар. Шуңа да дөрес туклану турында балалар барысын да белергә тиеш. Сәламәт туклану модасын булдырырга кирәк, – диде Римма Ратникова.

Рафаэль Шәвәлиев, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы, «Сәламәт киләчәк» проектының координаторы: 
– Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко җитәкчелегендә «Сәламәт туклану – актив озын гомер» проекты гамәлгә ашырыла. Сәламәт туклану буен­ча мәктәпләр дә актив эш алып бара. Акциядә барлыгы 419 мәктәп катнаш­ты. 800дән артык укучы лидер дип танылды. 22се җиңүче исеменә лаек булды. Укучылар «Артек» лагеренда ял итәчәк. Сәламәт туклануга битараф булмаган балалар бу хакта башкаларга да сөйләде, оештыру комитеты биргән күрсәтмәләр, методик ярдәмлекләргә нигезләнеп, семинарлар оештырды. Акция кысаларында, мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе яңадан каралды, кайбер ашханәләрдә менюлар да үзгәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading