16+

Сәламәт яшәү өчен шат күңелле булырга һәм торт ашамаска кирәк

Казанда 100 елдан артык эш стажы булган медицина династияләрен тәбрикләделәр

Сәламәт яшәү өчен шат күңелле булырга һәм торт ашамаска кирәк

Казанда 100 елдан артык эш стажы булган медицина династияләрен тәбрикләделәр

Гомеренең күп өлешен медицинага багышлаган табиб династияләрен хөрмәтләү менә инде өч ел дәвамында матур бер традиция буларак үткәрелә. Бу юлы да «Казан» гаилә үзәгендә гомуми эш стажы 100 елдан артык булган ун табиб династиясен тәбрикләделәр.

«Әти төзелештә – профессор»

Нәселләре белән медицинаны үзләштергән гаиләләр Казанда 120дән артык. Кайбер династияләрнең гомуми эш стажлары хәтта 500 елдан артып китә. Үзеннән соң килгән буында яраткан һөнәренә карата мәхәббәт уята алган, балаларын, оныкларын үз артыннан әйдәгән мондый кешеләр зур хөрмәткә ия. Андый династияләрнең еллар буе җыелып килгән тәҗрибәләре, киңәшләре кыйммәтле. Табиблар династияләрен котларга Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина килгән иде. Казан шәһәр Думасы депутаты, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Әлеге мөһим чара белән без яшьләргә үрнәк күрсәтәбез. Гаиләдә булган традицияләр, белем балаларга күчәргә тиеш. 500 елдан артык эш стажы ул бит бер көн генә түгел, мондый гореф-гадәтләрне сакларга тиешбез», – диде. Табиблар династияләренә шәһәр мэры Илсур Метшиннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ратнер – Морозовлар династиясенең гомуми эш стажы 500 елдан артып китә.
Казан федераль университеты профессоры Фаина ханым Ратнер нәселендәге табиблар турында горурланып сөйли. Аның ире Александр Ратнер күпләргә Казанда балалар неврологиясе мәктәбен булдыручы буларак таныш. Шәһәрнең 8нче балалар хастаханәсе дә аның исемен йөртә. 1960 елда Казанда иң яшь галимнәрнең берсе була ул. 33 яшендә медицина фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Александр Ратнер бала туган вакытта баш миенә генә түгел, арка миендәге нервларга да зыян килергә мөмкин икәнлеген раслый. Бу ачышлар баланы тудырганда инвалидлык очракларын киметергә ярдәм итә.

Якыннары, туганнары сөйләвенчә, Александр Ратнерга түбәннән күтәрелергә туры килгән. Башта аңа хастаханәдә бер урындыгы гына булган кабинет бирәләр. Төзелеш барган бинада галим лекцияләр укый. Кыскасы, шул рәвешле Казандагы балалар неврологиясе мәктәбенә нигез салына. Ратнерның кызлары: «Әти төзелештә профессор булып эшли», – дип тә шаярта торган булганнар. Кызганыч, Александр ага бүген арабызда юк, ләкин аның юлын дәвам итүче балалары, оныклары бар.


– Александр әтисе Юрий Александрович Ратнер юлын дәвам итте. Каенатам Бөек Ватан сугышы елларында Идел буе госпиталендә баш хирург булган, сугыштан соң Казанда онкология, проктология кафедрасына нигез салган. Аның барлык туганнары да табиблар. Ратнерларның 12 баласыннан унысы медицина юлын сайлаган. Шулай да Ратнерлар нәселендә беренче буын табиб дип XIX гасырда яшәгән бабасын саныйбыз. Җәйге ялларында ул, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнер өчен, чит ил клиникаларына бара торган булган. Чит телләрне яхшы белгән, – дип сөйли Фаина Ратнер.
Кечкенәдән медицина темасын ишетеп, әтисенең сөйләгәннәрен тыңлап үскән Фаина белән Александр аганың балалары да медицина юлыннан атлаган. Елена Морозова – балалар неврологиясе клиникасында профессор, «Планета Фитнес» клубында табиб. Ратнер-Морозовлар нәселен дәвам иттерүче бишенче буын вәкиле – Фаина ханымның оныгы Дмитрий Морозов – Казан дәүләт медицина академиясендә эшли. Фаина ханым: «Аның улы-оныкчыгы да медицина юлын дәвам итәр», – дип ышана.

«Кешеләрне дәвалавыбыз белән бәхетле»

Ратнерларның гаиләләрендәге кызыклы очракларны, тарихи истәлекләрне чагылдырган фотоальбомнары бар. Анда искә алып сөйләрлек гыйбрәтле вакыйгалар, язмышлар җитәрлек. Фаина ханым үзе – Казанда танылган, данлыклы адвокат Лазарь Гуревич кызы. Әнисе «Кызыл Хаҗ» клиникасында акушер-гинеколог булып эшләгән. Кызганыч, әтиләренә яңа ел төнендә хатынын яклап хулиганнар белән сугышырга туры килә. Аның башы, бите җәрәхәтләнә. 60 яшендә ул баш мие яман шешеннән вафат була.
Фаинаның ире Александр белән танышуы да үзенчәлекле булган. Студент кыз Фаина булачак ире – табиб Александр Ратнерга сәламәтлеген тикшертергә дип килә. Бер-берсенә гашыйк парлар күп тә узмый туй гөрләтә.

Ратнерлар нәселендә дөрес туклануга, спортка зур игътибар бирәләр. 76 яшендә булса да, Фаина ханым эшләвен дәвам итә. Аларның гаиләсендә берәү дә торт ашамый. Ратнерлар да тәбрикләү вакытында бүләк итеп бирелгән торт белән студентларны сыйларга җыеналар.
– Балыкка, тавык, күркә итенә өстенлек бирәбез, камыр ризыкларын ашамыйбыз, гомер буе пироглар пешердем анысы. Кызганыч, оныкларым да минем камыр ризыкларымны яраталар, әмма сәламәтлек – беренче урында, – ди Фаина Ратнер.
Элек гел физик күнегүләр ясый торган булган. Тик былтыр юл һәлакәтенә эләккән. Ай ярым хәрәкәтсез яткан. Табиблар аны инвалидлар арбасына утырыр дип курыккан булганнар. Шөкер, Фаина ханым аякка баскан. «Иң мөһиме, сәламәтлекне сакларга, дөрес тукланырга, хәрәкәттә булырга кирәк», – ди ул.
 
Игътибарга лаек династияләрнең тагын берсе – Садыйков-Макаримов-Сәйфетдиновлар нәселе. Бу династиянең гомуми эш стажы шулай ук 500 елдан артып китә.

– Безнең гаиләдә беренче буын табиблар – Сәкинә, Гаяна әбиләребез. Алар Үзбәкстанда терапевт булып эшләгәннәр. Безнең әниебез – акушер булып эшләгән Ләлә Садыйкова, Бөек Ватан сугышында хирург вазифаларын башкарган әтиебез Шамил Рахматуллин Үзбәкстанның атказанган табиблары булганнар. Кызганыч, бүген әтибез арабызда юк, әниебез шөкер, исән сау, 91 яшен тутырды, – ди кызлары – Баулы үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары Әлфия апа Макаримова.

Аның абыйсы Искәндәр Рахматуллин – республика наркология диспансерында психиатр-нарколог, медицинада инде 36нчы ел эшли. Аның кызы стоматолог һөнәрен үзләштерә, әлегә студент, Әлфия апаның балалары да нәселләренә тугры калган һөнәрне дәвам иттергәннәр. Камилә – республика клиник хастаханәсендә кардиолог, Эльдарлары шул ук хастаханәдә хирург, рентгенхирургия алымнары белән дәвалау һәм диагностика бүлеген җитәкли.
– Хәзер физика, математика өлкәсе пристижлы, бәлки башка һөнәр сайларсыз дип тә әйтеп карадык, әмма балаларым медицина юлын сайлады. Әти-әниләребез безнең өчен дә һәрчак авторитет булдылар. Медицина – безнең яшәү рәвеше, – ди Әлфия Макаримова.
Алар нәселендә табиблар 50дән артып китә.

– Кешеләрне дәвалавыбыз белән бәхетле без. Сәламәт булыр өчен оптимист, шат күңелле булырга һәм авырып китсәгез, табибларга барудан курыкмаска кирәк, – ди Искәндәр Рахматуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading