16+

«Сәламәтлек булсын, түләрбез»

Биектауда аварияле торактан күчерү программасы төгәлләнгән

«Сәламәтлек булсын, түләрбез»

Биектауда аварияле торактан күчерү программасы төгәлләнгән

Биектауда «Гражданнарны аварияле торактан күчерү» программасы төгәлләнгән. «Моңа үзебез дә шатланабыз. Программа эшли башлаганнан бирле, районда 280нән артык гаилә торак шартларын яхшырта алды. Быел 24 фатирга исәпләнгән соңгы йортны куллануга тапшырдык», – ди Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин.

Җитәкче сүзләренчә, халыкның күбесе программадан канәгать. Дөрес, гомер буе яшәгән торагыннан авырлык белән китүчеләр дә булган. Ләкин ничек кенә булмасын, яңа, иркен фатирларга күпләр сөенә.

Өй туен уздыручыларның берсе – өч бала әнисе Светлана Хәбиева. Моңа кадәр алар 26 квадрат метрлы баракта яшәгәннәр. Хәзер фатирлары 86 квадрат метрны тәшкил итә.

– Баракта әбием белән 14 яшемнән яши башлаган идем. Ялгышмасам, ул торакка 100 елга якын инде. Аны әсир төшкән солдатлар салган, дип сөйлиләр иде. Йорт офицерлар өчен төзелгән булган, ди. Өйдә су да, җылылык та, бәдрәф тә юк иде. Мичкә яктык. Суны колонкадан ташыдык. Соңрак, үз көчебез белән, өйгә су керттек, бүлмәне җылыту системасын да урнаштырдык. Ни дисәң дә, кечкенә өйдә өч улым белән яшәве җиңел түгел иде. Хәзер шөкер, дип сөенәбез, яңа фатирыбыз иркен, якты. Гыйнварда күченгән идек, кыш көне дә җылы булды. Бары фатир өчен түлисе бар дип кенә борчылабыз, – ди Светлана.


2013-2017 елларда, Татарстанда «Гражданнарны аварияле торактан күчерү» программасы кысаларында, 20 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырткан.


Баракның квадрат метрын 11 022 сумнан бәяләп, 300 мең сумга якын барак акчасын беренчел кертем буларак кабул иткәннәр. Ә калган сумманы Хәбиевләр елына 7 процент ставка белән түләргә тиешләр. «Исәнлек, сәламәтлек булса түләрбез инде, йортларыбыз сыйфатлы, төзек, тормышларыбыз имин булсын», – ди Светлана.

Республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары арасында «Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү» республикакүләм программасы инде күптәннән эшли. 1995 елда ук Тузган торак программасы гамәлдә иде. Татарстанда 2004 елга кадәр әлеге программа кысаларында 50 меңгә якын гаилә иске йортларын яңага алыштырган. Ул чакта тораклар бушлай бирелгән. 2004 елдан соң авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә ташламалы бәядән тораклар тәкъдим итә башлаганнар, ягъни торакны базар бәясеннән азрак суммага – 7 процент еллык ставка белән генә алырга була. Аварияле торакта яшәүчеләргә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры якынча 11 мең сумнан сатып алына. Кайбер кешеләр, бу сумманың аз булуы белән килешмичә дә, йортыннан күченергә теләми. Яңа фатирга күченергә теләмәүчеләр, закон нигезендә, иске тораклары өчен бирелә торган акчаны гына алырга да хокуклы. Әмма, кызганычка, ул сумма яңа фатир сатып алырга җитми, шуңа да, дәүләт программасыннан файдаланып, ташламалы бәядән торак алуың күпкә отышлырак, ди белгечләр.

Фото бизәү өчен бирелде (Фото: «Татар-информ»)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading