Баланың тәпи китүенә кагылышлы йолалар белән танышкан идек инде. Монысында сөннәткә тукталырга булдык.
Сөннәт дигәч барыбыз да ир балаларга эшләнә торган йола гадәтен күз алдына китерәбез. Шулай бит?
Ә сөннәт дигән сүз гомумән ата-бабадан килә торган гадәт, йола дигәнне аңлата.
Сөннәт, фарыз дигән сүзләрне барыбыз да ишетеп белә инде. Бу язмада ир баланы сөннәтләү турында сөйләрмен.
“Сөннәтләү”, “сөннәткә утырту”, “сөннәт салу”, “бабага бирү”, “бабалату” дигән атамалары бар икән бу гамәлнең. Сөннәт ясаучыны да төрле якта төрлечә атаганнар. Сөннәтче бабай, аптал/әптәл/абдал, баба/баба карт/бабачы һәм башкалар.
Менә шул сөннәт ясаучы һәр авыл саен кереп йөргән, кайда нинди малай бар, барысы да аның кулы аша үткән! Өй саен йөрткәннәр аны, бик кадерле һәм хөрмәткә лаек кеше булган ул. Хезмәте өчен яхшы түләгәннәр – кайда акчалата, кайда бербөтен ипи бирәләр иде, дип искә алучылар бар. Һәркем мөмкинлегенә карап бәхилләтергә тырышкан инде аны. Ансыз булмый да! Һәр эш, хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиешле икәне халык аңында уелып куелган хакыйкать.
Сөннәтче һөнәре атадан улга тапшырылып килә торган һөнәр дисәк тә була. Тирә-як авылларга билгеле булган сөннәтчеләр авыллары булган хәтта! Арча якларында Масра авылы сөннәтчеләр авылы булган икән. Ә Тау ягында – Кайбычның Кошман авылы.
Балалар сөннәтче бабайдан, әлбәттә инде, курка торган булган. Моның турында хәтта такмагы да бар.
“Бабай керер ишектән,
Балалар качар тишектән”.
Шуңа да баланы сөннәтләүгә ипләп-җайлап кына алдан ук әзерли торган булганнар. “Менә бабай килер, сиңа кызыл ыштан кисеп бирер”, – дигән сүзләр сөйләгәннәр. Бала бит инде, ышана торган булгандыр, күрәсең.
Әле сөннәтче бабай үзе дә читтә калмаган, баланың игътибарын читкә юнәлтер өчен “барабан каккан”. Барабан дип мин генә әйтәм инде, сез аңласын дип. Бу турыда күбрәк себер татарлары сөйли. Бу инструмент аларда “тип” йә “төмбер күнәк” дип аталган. Ул имән агачыннан иләк формасында ясалган. Олы малның карындыгыннан тарттырып эшләгәннәр булса кирәк. Менә сөннәтләүгә керешкәнче дә, эшен бетергәчтен дә шуңа төп-төп суга торган булган. Кайдадыр моның өчен поднос шикелле җайланма йөрткән үзе белән.
Әстерхан татарларында малайны сөннәткә утыртканда килгән туган-тумача бер букчага акча салганнар, шуңа карап бала елавын оныткан.
Ә баштарак сөннәтләнгән малайлар өйнең тышкы ягында тәрәзә кагып, “ауу-ауу” дип кычкырып торганнар, дип сөйлиләр.
Сөннәтче бабай ярага нәрсә сибә торган булган, беләсезме?
Черек. Агач череге. Туйра – яшь имән агачыныкы яхшырак саналган. Башка төрле дару-фәлән сөртмәгән. Ул черекне башта кул белән уып, иләктән иләгән он кебек вак формага килгәнче, янчыкка салып саклаган. Менә шул черек яраны тиз төзәтә торган булган. Берничә көн балага киң итәкле кием киертергә кушып, чыгып киткән сөннәтче бабай.
Ә сөннәт туе турында ишеткәнегез бармы сезнең? Булган бит ул татарларда да кайчандыр. Әстерхан, себер татарлары әле дә исләренә алып сөйли аны. Исемнәре төрле җирдә төрлечә – “пике келәве”, “сөннәт келәве”, “сөннәт катымы”, “сөннәт бәйрәме”, “сөннәт туй”.
Бу мәҗлесләрдә Коръән укытканнар, балага матур теләк теләгәннәр, бүләкләр китергәннәр. Коръән укыткач, сөннәтләнгән бала тиз савыга дигән ышану булган кайбер якларда.
Сөннәт бабалары динебездә дә бик хөрмәтле кешеләр. Дога кылган вакытта аларны һәрвакыт кендек әбиләр белән беррәттән искә алалар: “Кендек әбиләребез, сөннәт бабаларыбыз рухына багышладым”. Бер генә Көръән ашы да әлеге багышлаудан башка үткәрелми.
Зәлия Брусько.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар