16+

Сокландырды да, көнләштерде дә безне Мамадыш җире

Җәйнең нәкъ кыл уртасында Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы утырышы Мамадыш районында узды. Күчмә утырышта 5 чит илдән, 15 төрле регионнан, 43 районның “Ак калфак"лы ханымнары җыелды. 

Сокландырды да, көнләштерде дә безне Мамадыш җире

Җәйнең нәкъ кыл уртасында Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы утырышы Мамадыш районында узды. Күчмә утырышта 5 чит илдән, 15 төрле регионнан, 43 районның “Ак калфак"лы ханымнары җыелды. 

Минем әбием һәр иртән безне Сәгыйть Рәмиевның “Уян татар, уйлан татар, уяныр чак җитте татар” шигыре белән уята торган иде. Бу шигырь юллары төрле тискәре күренешләргә шаһит булганда гел баш миендә әйләнә минем. 
Мамадыш якларының Кама, Чулман ярларында утыручы  Республикабызның иң зур районнарыннан икәнен белсәмдә әле ул якларга барып чыга алган булмады. Гаять матур табигатле, эшчән халкы булган, алдынгы карашлы район җирлеге икән ул Мамадыш җире. Калфаклы ханымнарның сәфәре Кече Сон авылыннан башланып китте.

Милләтебезнең иң күренекле шәхесләрен биргән җирлек икән ул. Ул Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарның туган җире. Тукай белән аралашып яшәгән Заһидулла Яруллин “Тукай Маршы”н иҗат итүче. Ә уллары Фәрит Яруллин белән Мирсәет Яруллиннар һәркемгәдә таныштыр дип беләм. Беренчесе “Шүрәле” балеты авторы булса, икечесе араторияләр иҗат итүче. Татар милли музыкасын дөнья күләм бөеклеккә күтәргән шәхесләргә багышланган сквер ачу тантанасында катнаштык без. Дүрт почмаклап япкан яулыклы ак әбиләргә сокландык, Мингол Галиевның моңлы тавышын тыңлап хозурландык. Яруллиннарның нигезендә урнашкан сквер гади, ләкин шул кадәрле мәгънәле итеп эшләнгән, ә аларга багышланган музейда бик күп истәлекләр сакланган.

Шушы ук авыл җирендә “Чишмә” бәйрәмен, Сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәлне, Мәдәният йортындагы тамашаны карадык. Җитәкчебез Кадрия Рәис кызы Идрисова әйткәнчә, җанлы җирлек белән таныштык без. “Шүрәле булып сәхнәдә уйнаган мәктәп директоры, укытучылары, клуб мөдире, авыл кешеләре бер йодрык булып берләшкәндә генә авыл җаны яшәячәк, аларны бергә җыйнап тоткан җирлекнең генә җаны яшәячәк” дигән лозунг белән яшәүче, авыл өчен янып торган, үзенең һәр кешесен мактап телгә алган җирлек башлыгы Мансур Фәрвәзетдин улы Салахов әле бик озак хэтердән югалмас. Аның инициативасы белән төзелгән сквер милли җанлы кешеләребез барлыгын бик озак еллар искә төшерер. 

Төштән соң барыбыз бергә җыйналып Кирмән җыенына юлга кузгалдык. Безне озатып йөрүче музей хезмәткәре Гөләндәм ханым районның борынгы чорларыннан алып безнең көннәргә хәтле булган Мамадыш районының тарихын сөйләп барды. 14-15 гасырларда бу яклар үзенең Кирмән шәһәрчеге белән дан тоткан. Биек тау башында урнашкан бу шәһәрчекнең тарихы күзләрдән яшь китерде. Кирмән шәхәрендә яшәүче 7 кызның шаһид булганнарынан соң, 7 чишмә булып җир өстенә бәреп чыгулары, ул чишмәләрнең чынлапта йөрәк кебек тибеп агулары, 7 төрле тән сихәтенә дәва булуларын үз күзләребез белән күрмәсәк бәлки ышанмаган да булыр идек. Имән агачлары белән калкан кебек чорналып алынган тау итәкләрендә төрлесе төрле тәмдәге чишмәләргә илтүче юллар- тимер басмалар, ял итү өчен утыргычлар әле дә күз алларында әкияти бер дөнья кебек тора. Бу чишмәләрдән тыш тагын күз чишмәсенең тарихы тагында кызыклы. Шушы якларга нәсел җебе белән тоташкан Сөембикә ханбикәнең күз яшьләре тамган җирдән тибеп чыгуы хакындагы искитмәле тарихны сөйләп тә, театральләштереп тә күрсәттеләр.  Кирмән җыены Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итү турындагы тарихи вакыйгаларны, татар халкының милли җырларын, милли уеннарын бер җиргә туплады. 

Сәфәрнең икенче көне район буенча сәяхәткә багышланган иде. Монда без Фәрит Яруллин исемендәге сәнгать мәктәбендә, робототехника, экологик дизайн кебек заманча бүлекләре булган иҗат йортында булдык, сугышта 8 баласын югалткан Фатыйха Әхмәдиевага һәм төрле сугышларда балаларын югалткан аналарга багышланган Ана һәйкәле белән таныштык. “Үзем рус милләтеннән булсам да татарларны бик яратам хөрмәт итәм дип ду китереп эшләүче балалар бакчасы мөдиренә карап сокландык, аларның Татарстанга багышланган ике метрлы китапларын укып кинәндек.  Мамадышның полингвистик техникумында балалар өчен тудырылган шартлар белән таныштык. Мамадышның үзәк урамындагы тарихның ачык чагылышы һәйкәлләр асамблеясы да берәүне дә битараф калдырмады. Кичкә таба Мамадыш брендына әйләнгән “Питрау” бәйрәмен карарга бардык. 
Питрау бәйрәмен күрү минем күптәнге хыялым иде. Аның зур дәрәҗәдә , киң мәйданда үткәрелүен белсәмдә бу кадәр дип һич кенә дә уйламаган идем. Канатлы понилардан башлап, утлы шарларга кадәр бар иде бәйрәмдә. Гаяттә зур мәйданны биләп торган бәйрәм ике өлешкә бүленгән. Бер ягында агачтан эшләнгән катлы урындыклар белән әйләндерелеп алынган зур майдан, галәмәт зур экран, зур сәхнә, кәсепчеләр йортлары. Икенче якта сувенирлар “лавка”лары, ашау-эчү сата торган сәүдә нокталары, тезелеп киткән капкалы ишек аллары. Аларында инде шулай ук уен мәйданнары һәм сәхнәләр урнашкан. Ике сәгатькә якын барган башлам өлеше керәшеннәрнең фольклор ансамблелләре парады белән башланып китте. Алар парадка кадәр “Питрау җыруы” бәйгесендә катнашып зур сәхнәдән чыгыш ясадылар. Мәйдан уртасында катлы-катлы түгәрәк рәвешендә сәхнә алып баручылар өчен  бик уңайлы булгандыр дип уйлыйм. Башта капка рәвешендә эшләнгән сәхнә, килен төшерү йоласына багышланган тамаша булуын ачыклады. Керәшеннәргә хас күренешләрне үз эченэ алган, 60 лап кеше катнашкан тамаша бик оста итеп оештырылган иде. Бөтен мәйданны бер сулышта биеп чыгучы егетләрне, өч катлы сәхнәдә басып тыпырдап бии-бии җырлаучыларны, үзең барып күрмәсәң сөйләптә, ышанып та бетәрлек түгел.

Мамадыш җирлеге бар яктан шаккатырды дисәм дә ялгыш булмас. 200 дән артык “Ак калфаклары” булуы, аларның һәр җирлектә шул кадәрле күп эш башкаруы, калфаклылар арасында мәдәният хезмәткәрләре белән бергә яшь укытучы, тәрбияче һәм шәфкать туташларының бердәм булып милләтебез өчен янып торулары горурлык хисләре уятты. Татар милләтенең киләчәген кайгыртып, туган һәр балага мөмкинлек тудырган иҗат йортына, үзенең тарихын биш бармак кебек яхшы белгән, даими рәвештә үзенең тарихын барлаган музейлар эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Арабелла кораблен, Парижның Эйфел манарысын да, чит илләрнекенә охшатып эшләнгән яр буйларын да беренче булып Мамадыш районында күрәсең дисәләр, гомер ышанмас  идем. Сокландырды да, көнләштерде дә безне Мамадыш җире. Юл буе монда күргән вакыйгаларны, җирлек тарихын кат – кат күз алдыма китердем. Ә колакта әбиемнең шигыре кайтаваз булып яңгырап торды “Уян татар, уйлан татар?”

Райлә Галиева Әтнә районы “Ак калфак” җирлеге җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!!

    Мөһим

    loading