16+

“Спартак” бинасы “опенспейс”ка әверелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда үзгәртеп төзекләндерү планлаштырылган берничә бинаны урынга барып карады. Казансу елгасының сул ярындагы ягъни Кремль тарафындагы элекке “Парус” рестораны бинасы якын киләчәктә яшьләрнең мәгариф үзәге булачак. Биредә иҗат һәм фән лабораторияләре, музей экспозицияләре, күргәзмә мәйданнары урнаша.

Президент проект белән танышканда, бина түбәсендә “манзара мәйданы” ясарга тәкъдим итте. Аннан: Кремльнең, Казансу елгасының, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының матур күренеше ачыла.

Элекке “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы бинасын “опенспейс” рәвешендә үзгәртеп төзекләндерергә кирәк, дигән фикер әйтте Президент. Опенспейс офис бинасын үзгә планлаштырудан гыйбарәт. Барлык хезмәткәрләр бер зур бүлмәдә утыра, эш урыннары җиңелчә бүлемтекләр белән генә аерыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Республика туберкулезга каршы диспансер һәм Травмотология тернәкләндерү үзәге белән танышты. Президент медицина хезмәткәрләренә һәм авыруларга уңай шартларны яхшырту максатында, әлеге медицина учреждениеләре биналарына ремонт үткәрергә кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading