16+

Сәркәтибең белән хатының алдында үбешмә (шаян йолдызнамә)

Синең керемнәрең чыгымнарыңа караганда югарырак булачак. Чөнки чыгымнарың гомумән булмаячак.

Синең керемнәрең чыгымнарыңа караганда югарырак булачак. Чөнки чыгымнарың гомумән булмаячак.

22-29 октябрь
Кучкар (21 март – 20 апрель) Хезмәтең бушка китмәсен дисәң, исеңдә тот: кеше эшләп баеса, ат ташпулатта яшәр иде.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Җиде тапкыр үлчә, сигезенчесендә генә кис! Йолдызлар сиңа сәркәтибең белән хатының алдында үбешмәскә киңәш итә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)  Сине бөек эшләр көтә. Исеңдә тот: иң ахмак ниятне дә оста итеп башкарып була.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Тормыш рәхә-ә-әт, дип кабатла һәм... ак икмәккә калын итеп кызыл уылдык сыла. Карасын сыласаң да була.

Арыслан (23 июль – 23 август) Синең керемнәрең чыгымнарыңа караганда югарырак булачак. Чөнки чыгымнарың гомумән булмаячак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кайвакыт башыңны тилегә салу да файдага. Җитәкчең сүккәндә дәшмичә түзеп елмаеп торсаң, икенче көнне сиңа яңа вазыйфа елмаер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Бүтәннәр җәяү йөргәндә, синең атка атланып чабуың кемнәрнеңдер ачуын китерә. Сүзнең ат турында түгеллеген, аңлагансыңдыр?!

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Җиң сызганып эшкә тотынганчы, башта зарядка ясап ал. Бәлки таулар күчерәсе килү теләгең “сүнәр”.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Синең кәефең “сикергәләп” йөри. Телевизордан шкафка, шкафтан өстәлгә. Ә син аны тот та: “Я, нәрсә җитми сиңа?” дип сора. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Бишенче стаканнан соң кайберәүләр кытай телен аңларга да сәләтле. Исеңдә тот: алкоголь ул - вакыт машинасы. Әле син эчтең генә – инде таң да аткан.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сиңа барысы да җиңел биреләчәк. Хәтта теш табибына бару да. Чөнки аның бораулау машинасы ватылганлыгы ачыкланачак.

Балык (19 февраль – 20 март) Синдә иҗади күтәрелеш. Альпинист кирәк-яракларын алдыңмы? Тик соңыннан: «А-а-а-а-а, ник мин шахматны сайламадым икән?!» дип кычкырма. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading