16+

Сталин киләчәкне алдан күргән?!

Киләчәкне алдан күрүчеләр булганмы? Тарихта моның мисаллары җитәрлек. Менә Лев Толстойның XIX гасырда ук әйткән сүзләре: «Әгәр Россия иманын югалта икән, ул эчүчелек, ришвәтчелек һәм фахишәлек сазлыгына кереп батачак». Бүгенге көн «панорама»сына күз салсак, нәкъ шулай килеп чыга бит!

Сталин киләчәкне алдан күргән?!

Киләчәкне алдан күрүчеләр булганмы? Тарихта моның мисаллары җитәрлек. Менә Лев Толстойның XIX гасырда ук әйткән сүзләре: «Әгәр Россия иманын югалта икән, ул эчүчелек, ришвәтчелек һәм фахишәлек сазлыгына кереп батачак». Бүгенге көн «панорама»сына күз салсак, нәкъ шулай килеп чыга бит!

Искитмәле әңгәмә?!

Беркөнне шулай шәхси архивымны барлаганда, гаҗәеп тарихи бер материал килеп чыкты. Ул нибары сыңар битлек листовка кебек иде. Анда Сталинның Александра Коллонтай белән сөйләшүе бирелгән (ноябрь, 1939 ел).
Яшь буынның «Кем соң ул Коллонтай?» дип сорау бирүе бик ихтимал. Корыч холыклы бу ханымның биографиясе бик бай һәм четерекле. Бер-ике сүз белән генә әйтсәк, ул – профессиональ революционерка. Меньшевиклар белән килешә алмагач, большевиклар ягына авыша. Озак еллар буе күп кенә җаваплы вазифалар башкара. Соңгысы – 1935-1945 елларда СССРның Швециядәге дипломатик вәкиле.
Кызык бит: әле Гитлер СССРга каршы канлы-дәһшәтле сугыш башларга да өлгермәгән елларда нәрсәләр турында сөйләшкән соң алар?!
Сталин – тарихтагы катлаулы шәхес, дөньядагы иң зур илнең җитәкчесе. Аңа карата мөнәсәбәт, кылган гамәлләренә аклы-каралы бәя бирү элек тә булган, хәзер дә бар. Бер яктан, ул – үз иленең халкын аямаган тиран, икенче яктан – Ватан сугышы дигән гигант бәрелештә җиңүче полководец.
Әлеге әңгәмә турында Сталин болай дип сөйләгән:
– Дөнья, барлык көче белән, безнең Союзны юк итәргә тырышачак;
– СССРның көче – халыклар дуслыгында. Көрәшнең үткер кылычы әнә шушы дуслыкны таркатуда, күп кенә биләмәләрне Россиядән аеруга юнәлдереләчәк;
– милләтчелек зур көч белән баш күтәрәчәк, шушы җирлектә вак юлбашчылар һәм сатлыклар пәйда булачак;
– эш шуңа бара ки, Шәрык кайнап уяначак;
– Көнбатыш белән каршылыклар тирәнәячәк;
– әмма вакыйгалар ничек кенә үзгәрмәсен, еллар узу белән, яңа буын безнең социалистик Ватанның уңышларына йөз тотачак.
Һм-м.. Менә бит нинди хәлләр хәйран ителә әлеге әңгәмә барышында! Сталин илдәге хәлләрне, халыкның кәефен яхшы белгән дип әйтәсе генә кала. Бер карасаң, мондый «әүлия»лыкка исең китәрлек... Ләкин соңгы юллар үз-үзен һәм көрәшләрен юату өчен генә әйтелгән булса кирәк. Чынлыкта СССР империясе таркалды.
Әңгәмәгә озын-озаклап аңлатма бирү кирәк түгел, минемчә. Укучы үзе уйлансын һәм нәтиҗә ясасын.

Тәүбәгә килмәс ил

Адәм ышанмаслык хәл – моннан сигез-тугыз еллар элек АКШ сенаты, анда утырган закон чыгаручылар, афроамериканецлардан еракта калган коллык өчен гафу үтенгәннәр.
Заманында Африкадан куып китерелгән кара тәнле коллар йөзләрчә еллар буена ак тәнле плантаторларга бил бөккән, кыен ашаган, камчы зәһәрен татыган. Америкада гражданнар сугышы тәмамлаганнан соң, коллык 1865 елларда бетерелә. Һәм менә гасыр ярым вакыт узганнан соң гафу үтенәләр!

Шунысы да бар: резолюциягә кечкенә генә бер төзәтмә өстәләчәк. Элеккеге колларның бүгенге варислары, бу документ нигезендә, үткәннәр өчен дәгъва кыла алмый, ягъни акчалата компенсацияләр булмаячак.
Көннәрнең берендә бу илдә президент кәнфиенә индеецлар килсә, бәлки алардан да гафу үтенерләр?! Тәүбәгә килү АКШ тарихында беренче тапкыр кара тәнле Барак Обама президент итеп сайланган көннәргә туры килде бит.

Инде Россия тарихына күз салсак, крестьяннарны гасырлар дәвамында богауда тоткан «крепостное право» (коллык дип атала инде бу) 1861 елны бетерелә, ләкин аның койрыклары һаман да өстерәлеп килә. Тарих дәреслекләрендә 1917 елгы Октябрь революциясе крестьяннарга җир һәм ирек алып килде дип әйтелә. Ләкин дөресме бу? Аларны көчләп, талап колхозга куып керттеләр, янә ыштансыз калдырдылар. Заем һәм продукт салымнары белән будылар. Советка аз гына каршы килүчеләрне исә уран рудникларына, Себергә һәм гигант канау казу эшләренә сөрделәр. Сәяси репрессияләр турында әйтәсе дә юк инде. Бездә боларның барысы өчен дә ата-бабаларыбыздан гафу үтенүнең гомердә булганы юк.

1552 елда Казанны талап, яндырып калдыру, гасырлар буе дәвам иткән көчләп чукындырулар... Бу явызлыклар өчен Россиядә гафу үтенү, тәүбәгә килү, ай-һай, булырмы икән?! Киресенчә, туган телебезгә каршы бик каты, күпкырлы һөҗүм бара. XXI гасырда шундый мәкерле сәясәт баш калкытыр дип кем уйлаган?

Рашат НИЗАМИ

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Басып алучыларнын варислары урысларнын кармалары нык пычрак, татар теленэ каршы булучылар, татарны тубэнсетергэ телэучелэрнен гонаhлары артып тора, кармалары тагын да пычрана, карала. Безнен бабаларыьызга китергэн бэлэ- кайгылар, газаплар очен чиркэудэн гафу утенулэрен талэп итэргэ, шулай булырга тиеш икэнен hэр татар белергэ тиеш. Татарстана яшэуче hэр урыс узендэ бу бэлэлэр очен кунелендэ жаваплылык тоярлык булсын иде. Э хэзер урыс узен Татарстанда хужа итеп тоя, чонки Путин чиркэу белэн кочаклаша, гафу утену исэбендэ дэ юк.

    Мөһим

    loading