16+

"Статистика - иң төгәл булмаган фән"

Җанисәп нәтиҗәләре белән килешмәүче милләттәшләребез дә бар.

"Статистика - иң төгәл булмаган фән"

Җанисәп нәтиҗәләре белән килешмәүче милләттәшләребез дә бар.

2010 ел белән чагыштырганда, Россиядә татарлар саны 597 меңгә диярлек кимегән. Якынча нәтиҗәләр буенча илдә беренче урында руслар, икенчедә татарлар. Өчлектә чечен халкы да бар. Алар, башкалардан аермалы буларак, арткан. 

Чиләбенең "Дуслар" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Регина Мөхәмәтова фикеренчә, күпләр үзләрен татар дип яздырмаган. Алай гына да түгел, гаиләләре белән җанисәптә катнашмаучылар да җитәрлек. "Халык санын алу Россиядә татарлар санының кимүен күрсәтте - бу күңелсез хәл. Минемчә, күпләр үзләрен татар халкы вәкилләре дип яздырмады. Шактый кеше җанисәпне бөтенләй узмады, танышлар һәм дуслар арасында шундый мисаллар бик күп. Бөтен гаиләләр белән ниндидер сәбәп аркасында үтмәгәннәр. Шуннан чыгып, без хәзер күргән бу хәл килеп чыкты", - ди Регина.

Шагыйрә, җырлар авторы, Чиләбе татарлары активисты Оксана Ильюп исә саннар кимүне статистика белән бәйли: "Статистика - иң төгәл булмаган фән бит. Ышанмыйм мин моңа", - диде ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading