16+

Үстерүен үстерәбез, ә саклый алабызмы?

Шөкер, быел республикабыз кырларында да, шәхси хуҗалык биләмәләрендә дә уңыш мулдан булды. Икмәге дә, яшелчә, җиләк-җимеше дә куандырырлык. Әмма уңыш никадәрле күбрәк булган саен, аны саклау, урнаштыру да шуның кадәрле мәшәкатьлерәк була. Хуҗалыкларда яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Эре һәм вак хуҗалык җитәкчеләрен нинди проблемалар борчый?

Үстерүен үстерәбез, ә саклый алабызмы?

Шөкер, быел республикабыз кырларында да, шәхси хуҗалык биләмәләрендә дә уңыш мулдан булды. Икмәге дә, яшелчә, җиләк-җимеше дә куандырырлык. Әмма уңыш никадәрле күбрәк булган саен, аны саклау, урнаштыру да шуның кадәрле мәшәкатьлерәк була. Хуҗалыкларда яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Эре һәм вак хуҗалык җитәкчеләрен нинди проблемалар борчый?

Яшелчә саклагычлар

Бүген Россиядә саклагычларның ике төрлесе бар. Беренчеләре уңыш җыеп алына торган кырдан ерак урнашмаган була. Икенчеләре – эшкәртү яки продукцияне күпләп куллану урыннарында төзелә торган күпләп сату-бүлү үзәкләрендә. Татарстанда беренче төр саклагычлар популяр.
Арча районының «Кырлай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – республиканың сатуга иң күп бәрәңге җитештерә торган хуҗалыгы. Бәрәңге мәйданнары – мең гектар, ә калган яшелчәләр 200 гектарны тәшкил итә. Кырдан кайтарылган бәрәңге, кәбестә, кишер һәм чөгендернең бер өлеше – сатуга, бер өлеше – складларга саклауга куела. Соңгыларында исә 31 мең тонна яшелчә сакларга мөмкин. Моннан тыш, бер тонна сыйдырышлы суыткыч та бар.

Хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Сабиров әйтүенчә, мондый саклагычлар булса да, кырдан кайткан яшелчәләргә урын җитеп бетми.
– Ничек итсәк итәбез, ләкин барыбер ситуациядән чыгу юлларын табабыз. Суыклар башланганчы, күбрәк сату ягын карыйбыз. Сез кәбестәне кибеттән 14-15 сумга сатып аласыз. Ә без бүген аны 4-5 сумга сатып җибәрәбез. Өч сумга саткан кешеләр дә бар, – диде безгә Алмаз Сабиров. – Бөтен яшелчәне дә озак саклап булмый. Алар кибеп, авырлыгы кими. Авырулар һәм башка сәбәпләр аркасында, чери. Саклар өчен электр энергиясе дә кирәк. Анысы да арзан түгел. Яхшы җиһаз кирәк. Кайвакыт иртәрәк сатып бетерү отышлырак та әле. Алга таба нинди бәя буласын да чамалавы авыр бит. Әгәр, мәсәлән, яңа елдан яшелчә бәяләре биш сумга арта дигән йөз процент гарантия булса, барлык чыгымнарны һәм керемнәрне исәпләп, аларны саклауга да куяр идек. Монда бит билгесезлек. Никадәр чыгым белән сакларсың да ул, ә бәя шулай ук калса, бер дә күңелле түгел бит. Бу очракта безгә ятып калганчы, атып калуың хәерлерәк. Шулай да кәбестәнең күпмедер күләмен сатып, күпмесендер кышка калдырабыз инде барыбер. Быел яңалыгыбыз да бар: кәбестә тозлый башладык. Бәрәңге уңышы да начар булмады. Саны алдагы еллардагыча, ләкин ваграк кына. Аңа үсәргә вакыт җитмәде.

Җиләк-җимеш саклагычлар

Югары Ослан районының «Заря» агрофирмасы республикага җиләк-җимеш бакчалары белән мәгълүм. Быел биредә бер мең тоннага исәпләнгән җиләк саклау урыны төзелә. Груша, алма, слива, чия, җиләк, кура җиләге үстергән хуҗалык кышка алманы гына саклауга куя. Генераль директорның бакчачылык буенча урынбасары Ренат Миначев сүзләренчә, быел алма уңышы 300 тонна булган, шуның 150се саклауга куелган.

– Уңышны, күбесенчә, ярминкәләрдә сатабыз, кибетләргә дә ташыйбыз. Күпләп алганда – 30 сумнан, ә базарларда 40 сумнан сатабыз. Кыш көне дә шундый ук бәягә җибәрәчәкбез. Бик арзан бәягә урнаштырабыз шул. Бездәге климат шартлары Краснодарныкы кебек булмагач, алмаларны язга кадәр саклап булмый. Гадәттә, мартка кадәр саклау урыннары бушап кала. Элек кыш көне подвалда сакладык. Саклар өчен шартлар бик яхшы булмагач, тизрәк сатып бетерү ягын карый идек. Узган ел кыш көне дә 30 сумнан саттык. Хәзерге шартлар бик әйбәт, әлбәттә. Мондый саклагычлар бик сирәкләргә генә эләгә, – диде ул.
Ренат Миначев әйтүенчә, әлегә бу җиләк саклау урыны үз акчаларына салынган. Бәясе якынча – 10-11 миллион тирәсе. «Дәүләттән субсидия булачак, диделәр. Шуны көтәбез», – диде җитәкче.

Кооперативларда ничек?

Мәгълүм булганча, Әлмәттә 41 фермер хуҗалыгына исәпләнгән 365 гектар мәйданда «Яшелчә үзәне» («Овощная долина») проекты гамәлгә ашырыла. Хуҗалыклар арасында Татарстанда шактый танылган фермер – «Земляки» крестьян-хуҗалыгы да бар. Аның башлыгы Владимир Аппаков яшелчәләрне саклау мәсьәләсе буенча менә нәрсә ди:
– Безгә, яшелчәчелектә хезмәт итүчеләргә, яшелчәләрне кайда саклау һәм аны кая урнаштыру – иң төп мәсьәлә. Ә «Яшелчә үзәне» проекты белән без бу очракта тыныч була алабыз. Ни өчен? Чөнки барлык сорауларны да махсус булдырылган «Авыл» кооперативының сәүдә бүлеге хәл итәчәк. Безнең очракта ялгызың гына эшләү бик авыр. Техниканы үзеңә алырга, саклагычларны үзеңә төзергә туры килсә, кыйммәткә төшә. Мәсәлән, әгәр яхшы яшелчә саклагыч төзим дисәң, 50 миллион сум чыгарып салырга туры киләчәк. Моңа өстәп әле яшелчәләрне сатарга да кирәк. Безнең очракта әлеге кооперативлар ярдәмендә эшләү – иң кулае.

Вак эшмәкәрләр

Әгәр эре агрохуҗалыкларның зур микъдардагы яшелчә, җиләк-җимеш саклау складлары, базалар төзү мөмкинлеге булса, тырыш, вак эшмәкәрләрнең күпчелеге үзләре үстергән продукцияләрен йә подвалларда саклый, яки турыдан-туры кырдан гына сатып җибәрә, чөнки соңгыларының кышка сакларлык урыннары юк. Шуңа күрә андыйлар сентябрь-октябрь айларында ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күпкә арзанрак бәядән сатып җибәрә.

Арча районының Айван авылында яшәүче эшмәкәр Нәфил Гатауллин да моңа кадәр нәкъ шулай эшләгән. Ә быел җәй ул 300-350 тонна яшелчәгә исәпләнгән саклау урынын төзи башлаган. Шуңа бәйле рәвештә, киләсе елга үстерү мәйданнарын да киңәйтергә планлаштыра. 5,5 гектар мәйданны 7 гектарга кадәр арттырырга уйлый.
– Саклагычны әлегә эшләтеп җибәрмәдек. 1 миллион 500 сумга хөкүмәттән грант откан идек. Яшелчә саклагычны шуның хисабына төзибез. Үстергән продукцияне бушка гына сатып җибәрәсе килми бит. Яшелчә саклагычлар төзү бүгенге көндә бик актуаль. Моңа кадәр кырдан сатып бетерә идек. Үзебез сатып бетереп өлгерә алмаганда, яшелчә җыючыларга җибәрәбез, – диде ул.


Сүзен-сүзгә

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус ГАБДРАХМАНОВ:

– Яшелчә үстерү буенча республикада алга китеш бар. Утырту мәйданнары да артты. Бүгенге көндә 2 700 гектарны тәшкил итә. Соңгы берничә ел эчендә яшелчә саклау биналарына техник модернизация һәм капиталь ремонт ясау программасы эшли. Аның нигезендә, хуҗалыклар бинаны капиталь төзекләндерергә һәм яраклы хәлгә китерергә, яшелчәләрне тиешле шартларда сакларга мөмкиннәр. Хуҗалык җитәкчеләре әлеге эшне бик хуплый. Мәсәлән, «Нәсим Дәүләтов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы (Минзәлә районы) бу эштә бик актив эшли. Шуңа күрә әлеге мәсьәләдә алга китеш бар. Икенчедән, махсуслашкан хуҗалыклар хәзер продукцияне үзләрендә юа, төргәкли һәм сатуга сыйфатлы итеп чыгара башлады. Бүгенге көндә өч хуҗалыкта замана таләпләренә туры китерелгән саклагычлар төзелә. Шулай ук соңгы елларда күп кенә мәйданнарда Арча районының Кырлай авылында бәрәңге саклагычлар төзелде.


Республикада 22,5 мең тонна сыйдырышлы 15 яшелчә саклау урыны, 1,7 мең тонна сыйдырышлы өч җиләк-җимеш саклау урыны бар.

Кайбер яшелчәләрне һәм алманы саклау шартлары

- Бәрәңге 4-5 градус җылылыкта саклана

- Алма -1…+4 градуста саклана. «Пепин шафранный», «Уэлси Северный синап» сортлары 1 градус салкында озаграк саклана. «Спартан», «Богатырь» алмалары өчен +2, +3 градуслы бүлмә яхшы.

- Кәбестә тора торган җирдә 1-4 градуска кадәр җылы һәм дымлылык 90 процент булырга тиеш.


Фото: news.unipack.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading