16+

«Сөтле» боз урыныннан кузгалды

Сүзебез халыктан җыела торган сөткә бәя төшүгә бәйле вазгыять турында. Әлеге мәсьәлә тирәсендәге соңгы ике айдагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе – Россельхознадзорның Белоруссиядән кертелә торган сөт продукциясен чикләве.

Сүзебез халыктан җыела торган сөткә бәя төшүгә бәйле вазгыять турында. Әлеге мәсьәлә тирәсендәге соңгы ике айдагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе – Россельхознадзорның Белоруссиядән кертелә торган сөт продукциясен чикләве.

Узган шимбәдә чикләү турындагы карарга вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та аңлатма бирде.

– Бу – уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, бу мәсьәлә шактый вакыт дәүләт күзәтчелеге контролендә иде, – диде Марат Әхмәтов журналистларга, республика киңәшмәсеннән соң. – Әлбәттә, бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Әмма Белоруссиянең Россиягә үз продукциясен генә кертүенә шик бар.

Министр сүзләренчә, Белоруссиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Леонид Заяц, Россия ягыннан шундый катгый карар кабул ителүнең сәбәпләрен белми, дип белдерә. Ә бит Россия аннан кертелгән товарның сыйфатына бәйле дәгъваларны гел әйтә килде.
– Моңа, күрәсең, бик зур игътибар биреп бетермәгәннәр, ләкин товарлар составында бер-бер артлы төрле препаратлар, шул исәптән антибиотиклар да барлыгы ачыклангач, Россельхознадзор моңа тыныч кына карый алмады, – диде ул.

Моннан тыш, аның фикеренчә, Белоруссия чикләрнең үтә күренмәлелегеннән «бик оста» файдалана.
– Белоруссия Россиягә аз күләмдә генә продукция алып керүен әйтә. Ә чынлыкта тиешле таләпләр үтәлмәгән бик зур товар кертелә. Дөрес, Россельхознадзорның бу карары бик зур резонанс тудырды. Аны кире кагу буенча да басым ясала торгандыр, әмма без аны аңлыйбыз һәм кабул итәбез, чөнки ул безнең, Россия товар җитештерүчеләрен яклаячак, – диде ул.
 
Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов сүзләренчә, Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү бездәге бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки илдә сөт җитәрлек. Ә менә кибет киштәләрендә сатыла торган сөткә бәяләрне төшерергә кирәк дип саный министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading