Шәһри Казан

Сөтле чәй (безгә килгән хатлардан)

Сөтле чәйдән бөергә таш утыра икән. Менә мин гомердә сөтле чәй эчкәнем юк. Ашларга барсам да, сөтсез чәй ясап биргәннәрен сабыр гына көтеп утырам, ә бөердә таш бар

Бу галимнәрне дә әйтер идем инде, җәмәгать. Ярар инде, әйтеп торма дисезме? Юк, әйтәм әле менә. Әнә, анда әйт диеп торучылар да бар.

Ниләр генә уйлап чыгармыйлар бит, валлаһи. Әнә, сөтле чәй зыянлы дип язганнар. Имештер. Әкият. Татар гасырлар буенча кара яндырып сөтле чәй эчкән.

Янәсе, сөтле чәйдән бөергә таш утыра икән. Менә мин гомердә сөтле чәй эчкәнем юк. Ашларга барсам да, сөтсез чәй ясап биргәннәрен сабыр гына көтеп утырам, ә бөердә таш бар. Каян килгән, сөтле чәй дә эчмәгәч. Менә шул-шул. Элекке әбиләргә әйтсәңме моны... аңлатып бирерләр иде сөтле чәйдән ни булганын да, сөтсез чәйдән ни үскәнен. Хәер, алар сөтсез чәй эчмиләр дә иде. Кара яндырып чәй эчмәсәм, башым авырта, сөтсез чәй тамак төпләрен яндырып төшә диеп, сөтләп, кара яндырып, үзләре пешергән ипине күкрәккә терәп кисеп, чәйне чынаяктан җәйләүгә бүлеп, җәйләүне биш бармак белән тотып.

Реклама

Ялгыз әбиләр дә кәҗә асрыйлар иде бит. Ул заманның кәҗәләре дә инде, хәзергеләр белән чагыштырганда, кәҗә димәсәң, хәтерләре калыр, күп булса, ярты литр сөт биргәннәрдер инде. Ялгыз әбинең чәенә салырга да, аяк астында уралып, берөзлексез мияулап торган песиенә дә җитеп барган инде шул сөт. Аның чәе дә пачкалы чәй түгел, такта чәй иде бит элек. Әле шул прессланган такта чәй әллә ничә сортлы була иде. Беренче сорт, икенче сорт, высший сорт. Чәй тәмен белгән карчыклар аның беренче-икенче сортларын түгел, высший сортын сайлыйлар, анда да юка такталысы дип сорыйлар. Юка такталысы әйбәт прессланган була икән шул, имәндә икән чикләвек диярсең.

Ә хәзер без эчә торган пачкалы чәйләрне элек фамильный чәй диләр иде. Фамильный чәй йөрәкне кактыра дигән булып, кызыл такталы высший сортлы чәйнең юкарагын сайлап алып кына, куе итеп чәй ясап, аңар ике агач кашык сөт салып, өстәл өстендә күмер самавырын җырлатып, самавыр өстендәге чәй чәйнегендә яңа пешкән чәй тирә-якка хуш исләр таратып. Ул чәйнең тәмле исләре тышка кадәр чыга иде бит, ә хәзер индийскиен пешерсәң дә, сәйлүнскиен пешерсәң дә, исе дә, тәме дә юк. Әллә шушы пачкалы фамильный чәй эчкәнгә бөтен кешенең йөрәге дә кага микән соң инде? Белмәссең инде.

Әллә үзебездә үсә торган бөтнек, мәтрүшкә, карлыган яфракларына күчсәк тә инде. Аларны тагын гел эчәргә кушмыйлар бит әле.

Кайсы кан басымын күтәрә, кайсы төшерә, кайсы тагын берәр органга зыянлы. Шул галимнәр фикере инде һаман да. Ә элекке әбиләр укый белмәгәннәр шул менә, шуңа күрә кара яндырып торып сөтле чәй эчкәннәр. Шулай, дуслар, артык күп белүнең дә зыяны бар ахры кайвакытта. Чәйләрегез тәмле булсын, галимнәр сүзе генә түгел, үз шарикларыгыз да дөрес якка әйләнеп торсын.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: