Беләсезме, страус ни өчен башын комга тыга? Дөрес эшлисез, мин дә белмим. Чөнки гомеремдә дә страус үстергәнем юк.
Үстереп тә булмыйдыр кебек. Безнең якта хәтта ком да елга буенда гына. Калганында – кара җир. Әгәр башын тыгарга теләсә, монда ул муенын сындырыр иде. Җир каты чөнки, кайбер урыннарда көрәкне дә кагып кына кертмәле. Ә бәлки, безнең якта булса ул башын беркая да тыгарга теләмәс иде. Киресенчә, аны югары чөеп урман-тауларның матурлыгына сокланып, шушы җирдә туып-үскәне өчен горурланып йөрер иде. Әнә казлар да, үрдәкләр дә шулай итә бит. Йомырканы тишеп чыгу белән бераз һуш җыеп торалар да үзләренең кайда икәнен аңлагач, томшыкларын күккә чөеп, горур атлап китәләр. Бераз тернәкләнгәч, елга буена төшәләр. Анда су гына түгел, комлык та бар. Тик бер генә бәпкә дә башын комга тыкмый. Шулай итсәм, страус кебек зур үсәрмен дигән уй берсенең дә башына килми. Башыңны комга тыгарга ярамавын бездә хәтта каз бәпкәсе дә белә.
Баш кадерле нәрсә инде ул, чөнки тереклек ияләренең җанын фани дөнья белән тоташтыра торган аппаратураларның барысы да шунда урнашкан. Борын, мәсәлән. Кулыңа аласың, авызыңа кабарга телисең... Адәм баласы гомер буена үз тамагы, шуны тутыру өчен тарткалаша. Авыз ул – тапкан-юнәткәнеңне әнә шул тамакка озату порталы. Вәт, авызыңа кабарга телисең... ә борын шундук югарыга смс җибәрә: «Стоп! Моннан сасы ис килә, әллә нәрсә булмагае...» Ә тегендә барысын да хәл итәләр... Яки колак... Менә дөнья буйлап ниндидер аваз очып бара, шап! – колак моны сканер аша уздыра да югарыдагы лабораторияга җибәрә. Тегендә анализлыйлар, карар кабул итәләр... Яки күзләр... Яки... Кыскасы, баш – кеше өчен бик мөһим нәрсә.
Страусның башын комга тыгуы да шуның белән бәйледер, димен. Кояш кыздыра менә, башка куркыныч яный, чөнки ул югарыда. Һоп, башыңны комга тыктың – җиләсләнеп калды. Яки ниндидер куркыныч җәнлек китеп бара, синең гадидән-гади страус кына икәнеңне белеп калса, шундук һәлак итәчәк. Ул инде якында гына, менә-менә килеп җитәр. Һоп, башыңны комга тыктың – танымады. Убырлы карчык йорты дип узып китте. Яки менә ниндидер бүтән страуска тап булдың. Үзеңнән дә остарак – син бер аягыңны күтәргәнче, ул әллә кая җитә. Ә салган йомыркасы синең төшеңә дә керә алмый, чөнки төшеңә дә сыярлык түгел. Хәтта хыялыңа да сыймый. Ә матурлыгы... Күзнең явын алырлык, соклангыч инде шундый... Көнләштерә, заразы. Нишләп ул шундый да син бөтенләй бүтән?!. Югыйсә, барыгыз да Ходай балалары бит инде. Страус. Көнләшү тойгысы җанны тырный, чыдар әмәл юк. Болай барса, әле акылыңнан да шашуың бар. Һоп, башыңны комга тыктың – теге хозурлык күренми башлады. Ә күренмәгән нәрсә ул юк кебек. Рәхәт инде шундый. Дөньяның үзеңә ошамаган күренешләреннән котылу өчен, башыңны комга тыгарга кирәк. Шул чакта бөтен проблемалардан котыласың, тормышның иң катлаулы мәсьәләләре дә үзлегеннән чишелә. Страуслар белән әнә шундыйрак тойгы идарә итәдер кебек.
Кешеләрне дә бит кошларга охшаталар. Кайберләрен бөркет, диләр, кайсын – сандугач, кайсын – карлыгач... Торналар да, чыпчыклар да, чәүкәләр дә – берсе дә калмаган. Страуслар да бардыр кебек. Бар инде алар. Үз башын гына күреп, үз башын гына кайгыртып, үз башын гына саклап яшәүчеләр... Башын комга тыгып гомер уздыручы страуслар... Башлары гел исән-сау килеш, хәтта бер тапкыр да кулланылмаган килеш, сакланса да, бераз кызганыч инде алар. Язмышлары бик җиңелдән түгел шул... Бер хакыйкате бар бит тормыш арифметикасының: башын комга тыгучы һәрвакыт дөньяга арт шәрифен күрсәтә.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар