16+

Студентлар «камыт киде»

Югары уку йортларында «урак өсте» тәмамланды. Укуга кабул итү турында бу көннәрдә соңгы карарлар әзерләнеп бетеп килә. Күпчелек югары уку йортларында дәресләр башланса да, КФУда быел Белем көне 16 сентябрьгә билгеләнгән.

Студентлар «камыт киде»

Югары уку йортларында «урак өсте» тәмамланды. Укуга кабул итү турында бу көннәрдә соңгы карарлар әзерләнеп бетеп килә. Күпчелек югары уку йортларында дәресләр башланса да, КФУда быел Белем көне 16 сентябрьгә билгеләнгән.

«Урак өсте» тәмам
Уку йортында «камыт кию» җиңелләрдән түгел, әмма көндәшлеккә сәләтле белгеч булу өчен, вуздагы барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк булачак.
– Быел без укулар башлануны 16сына күчердек. Бу – беренче чиратта, Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын уздыру белән бәйле. Барлык катнашучылар да Универсиада авылында яшәде, – ди КФУ ректоры Илшат Гафуров.
Студентлар тулай торак­ларга урнашканчы, анда са­нитар эшләр башкарыла. Аерым институтлар буенча студентларны урнаштыру 6 сентябрьдә башлана инде. Бигрәк тә I курслар игътибар үзәгендә булачак.
Быел бакалавриат, бел­гечлек һәм магистратура юнәлешендә 12 меңнән артык I курс студенты кабул ителгән. Шуларның 5345е – бюджет урыннарында, 6704 контракт буенча белем алачак. Дөньяның 41 кыйтгасыннан – 6 меңнән артык чит ил абитуриентыннан 11 меңнән күбрәк гариза кабул ителгән. Бүген укырга кабул ителүчеләр белән килешүләр төзелә. Шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан да Казанның төп вузына укырга килүчеләр күп. Гомумән, укырга теләк белдерүчеләр саны 77 мең­нән артып киткән. Быелгы укырга керү кампаниясе барышында БДИның уртача баллы 80,4 булган. Бигрәк тә баллар лингвистика, телевидение, филология, реклама һәм әйләнә-тирә белән элемтә, юриспруденция юнәлешләрендә бюджет урыннарында югары – уртача 90-94 булган.
КФУга укырга керүчеләр арасында 100 балл җыйган балалар да шактый. Ректор алар өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырыла­ча­гын белдерде. Болардан тыш, халыкара олимпиада җиңүчеләре дә шундый ук өстенлекләрдән файдалана алачак. Мәсәлән, чит ил вузлары белән студентлар алмашу, югары технологияләр мәйданчыкларында өйрәнү, халыкара конференцияләрдә катнашу – шундыйлардан. КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләвенчә, 8 меңнән артык кеше Казан (Идел буе) федераль университетына керү имтиханнарын онлайн-режимда тапшы­ру мөмкинлегеннән файда­ланган. «Быелгы кабул итү кампаниясендә 8374 кеше дистанцион онлайн-имтихан тапшырган. Аларның һәркайсы өчәр сынау бирде», – диде ул. Әлеге заманча эш алымнары күбрәк чит ил абитуриентларын җәлеп иткән. Россиялеләрнең кайберләре моны беренче тапкыр үзләштереп караган. Имтихан тапшырган 150 россияленең 50се – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.

Татарча, русча һәм инглизчә
Милли белем турында без үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр?! КФУ ректорының бу хакта сүз башлавы да юктан түгел. Вуздагы билингваль һәм полилингваль уку юнәлешләре буенча зур эш башлануы хакында моңарчы да язган идек. КФУда татар филологиясе юнәлешендә 890 бала белем ала. Алар милли мәктәпләр өчен әзерләнә. Соңгы вакытта республикакүләм оештырылачак заман мәктәпләренә дә өч телдә иркен укытырлык белгечләр әзерләү эше башланып китте.
Илшат Гафуровның поли­лингваль укыту буенча үз фикерләре бар. Бердән, аларда әлеге мәктәпләрдә укытучыларны әзерләү базасы тупланган. Шунда эшләячәк укытучыларны әзерләү белән мәшгульләр. Узган ел 125 студент кабул ителсә, быел 140 бала инглиз, татар һәм рус телләрендә белем алачак. Физика һәм математиканы инглиз телендә укытачак укытучыларны да үзләрендә эшләүче бел­гечләрдән туплаган алар. Гомумән, полилингваль укыту буенча вузның үзендә өйрәнүләр бара. «Әлегә без, үз фикеребездән чыгып, өч телдә яхшы сөйләшкән белгечләрне әзерләү максатын куябыз. Безнең инде хәзер үк филология институты шундый белгечләрне әзерли. Мәсәлән, физиканы фән буларак алар – рус телендә, ә укыту методикасын татар телендә укыйлар. Барлык методика инглиз телендә булачак. Полилингваль мәктәпләрдәге сыйныфлар милли мохитне тәрбияли торган итеп фор­малаштырылачак, – диде ректор Илшат Гафуров. – Хәзер без полилингваль белемнең нәрсә икәнен ачыкларга тиеш. Ул башлангыч сыйныф дәрәҗәсендә генә татарча булачакмы? Кайчан һәм нинди фәннәр русча һәм инглизчә укытыла башлаячак? Бәлки 11нче сыйныфка кадәр татарча укытуның кирәге юктыр, бу – минем фикерем, ялгышырга да мөмкинмен. Химия, физика инглиз телендә укытылырга тиеш дип уйлыйм. Безгә хөкүмәт нинди бурыч куя, без шуны үтәячәкбез».

Студентка мөмкинлекләр җитәрлек
Казан федераль универ­ситетында нинди генә яңа юнәлешләр, яңа төр уку формалары уйлап табылса да, ул классик вуз санала. Сүз дә юк, яңа төр технологияләрдән дә баш тартып булмый. Моны алга карап фикер йөр­түче теләсә кайсы югары уку йорты шулай эшләячәк. Шул ук вакытта ректор Илшат Гафуров әйтүенчә, 2050 елларда нинди һөнәр өстенлекле булачагын беркем дә әйтә алмый.
Классик вуз шуңа да студентларга сайлау мөмкинлеге калдыра. Монда укырга кергән студентлар төпле уку йорты белемен үзләштерергә тиеш. Укыт­мыйлар, дигән фикер йөрткән студентларның күбесе – белем алырга теләмәүчеләр алар. Әгәр дә студент бу тормышка яраклашырга, теләсә кайсы очракта югалып калмаслык белгеч булырга тели икән, ул, һичшиксез, үз өстендә эшләргә тиеш. Моның өчен аңа дүрт-алты ел вакыт бирелә. Бигрәк тә бюджет урыннарында укучылар моны аңларга тиешләр. Вузда һәрвакыт үзеңә юллар яру мөһим. Укытучы студентка белемне мәҗбүриләп бирә алмый, аны алырга кирәк. Әйтик, инглиз телен дә яхшы белгән теш табибы булыр өчен студентка нинди тырышлык куярга кирәклеген чамалыйсызмы?! Бу юнәлештә күпчелек чит ил гражданнары укыса да, теләк зур булганда, моны безнең ил гражданнары да булдыра ала.
Югары уку йортында белем алган өчен бәяләр белән дә таныштык. Шул ук инглиз телле теш табибы булу өчен елына 488 мең сумнан артыграк түләп укырга кирәк икән. Гомумән, КФУда түләүләр 4-5 процентка арткан быел. Бакалавриат өчен иң минималь түләү 127 мең сумнан башлана. Дизайн төркемендә максималь түләү 251 мең сумнан арта. Магистратура өчен түләүләр 138 меңнән башланып – 212 меңгә кадәр. Ректор әйтүенчә, түләүле бүлектә укыганнар да үзләрен яхшы яктан күрсәткән очракта, II-III курстан бюджет урыннарына күчерелә ала. «Андый мөмкинлекләр бар», – дип ышандырды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading