16+

Су басканда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

1. Су басуга алдан әзерләнергә кирәк: якын-тирә территорияне кардан чистарту, суны агызу канавы казу файдалы.

Су басканда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

1. Су басуга алдан әзерләнергә кирәк: якын-тирә территорияне кардан чистарту, суны агызу канавы казу файдалы.

2. Су баса башласа, бәйдәге этләрне ычкындырырга, кош-кортны чормага кертеп бикләргә, мал-туарны биегрәк урынга бәйләргә кирәк. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка төреп, үзең белән йөртү яхшырак.

3. Электр, газ приборларын сүндерегез. Резин итек, шулай ук көймә кебек йөзү корылмалары әзер торырга тиеш.

4. Алдан дарулар әзерләргә, азык-төлек, чиста су запасы булдырырга кирәк.

5. Базны су басса, кайбер куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыгыз: базга төшәр алдыннан аны җилләтергә киңәш ителә. Базда җыелган углекислоталы газ аркасында, кеше аңын югалтырга мөмкин. Бу газ гадәттә иссез, төсез була, шуңа да аны тикшерү өчен базда шырпы яндырып карарга кушалар. Әгәр шырпы сүнсә, кабынып китә алмаса, базда калу куркыныч. Тиз дөрләп китәргә мөмкин сыекчалар булса, шырпы кабызырга ярамый. Баздагы суны сосарга ике кеше төшәргә киңәш ителә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading