16+

«Су басу куркынычы зур, безгә барысына да әзер торырга кирәк»

Язгы ташулар башланды. Елга буенда урнашкан авылларны су баса башлады. Бу ике көндә Апас, Буа, Кайбыч районнарындагы су астында калган авылларның фотолары белән социаль челтәрләр тулды. Яшел Үзән районының Татар Танае авылы халкы да, ярдәм сорап, безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. «ШК» журналистлары су баскан авылда булып кайтты.

«Су басу куркынычы зур, безгә барысына да әзер торырга кирәк»

Язгы ташулар башланды. Елга буенда урнашкан авылларны су баса башлады. Бу ике көндә Апас, Буа, Кайбыч районнарындагы су астында калган авылларның фотолары белән социаль челтәрләр тулды. Яшел Үзән районының Татар Танае авылы халкы да, ярдәм сорап, безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. «ШК» журналистлары су баскан авылда булып кайтты.

Татар Танае авылы халкы өчен су басу ят нәрсә түгел анысы. Элек язгы ташудан гел зыян күрә иде алар. Янәшәдәге Гөбнә елгасы ярларыннан ташып, хуҗалыкларга гел су керде. Танайлылар өчен яз көне көймәдә йөрү гадәти хәл иде. Дамбаны ныгытканнан соң, менә инде биш елга якын су басканы булмаган. Быел да булмас дип ышанганнар. Ә бәла көтмәгән җирдән килгән. Кайбыч районы ягыннан агып төшә торган кечкенә генә Шеланда елгасы ташып, Татар Танае авылындагы ике урамны су баскан. Барлыгы 25кә якын хуҗалык зыян күргән. Дүрт кешенең өенә үк су кергән, калганнарының идән асты, каралты-куралары, базлары су астында калган.

– Мондый хәлнең булганы юк иде. Инде озын кунычлы резин итекләребезне дә күптән ераккарак алып куйган идек, хәзер кешедән сорап торырга туры килде. Сишәмбе көнне төштән соң су бакчага керә башлады. Куркып, тавыкларны мунчага яптык. Ул да түгел, ташу мал абзарына күчте. Бозауларны тизрәк күршеләргә озаттык. Соңрак су өйгә үк ургылып керде. Келәмнәрне чак җыеп өлгердем, – ди Ленин урамында яшәүче 60 яшьлек Рабига апа Баһабиева.
Хәзер аның йортында ут, газ сүндерелгән. Бүлмәләрдә озын балтырлы резин итексез йөреп булмый. Йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы суда утыра. «Су кереп, электр системасына зыян килмәдеме икән инде? Суыткычлар кабынса ярый», – дип борчыла йорт хуҗасы. Орлыклык бәрәңгене ул тиз арада сайгакка күтәреп өлгергән. Баздан чыгарган банка-банка кайнатмалар идәндә суда тезелеп тора, стенадагы обойлар купкан, ике капчык шикәр комы да суда калган. Йортын иминиятләштергән булса да, компенсация акчасы гына зыянны капларга җитмәс, дип шикләнә үзе дә иминиятләштерү компаниясендә эшләгән Рабига апа.

Күршедә ялгызы гына яшәүче 82 яшьлек Әминә апа Әбраровага без килгәндә «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртканнар иде. Ул су басудан нык курыккан. Кан басымы күтәрелгән. Төне буе караватыннан төшә алмыйча утырып чыккан, ди. Карчыкны вакытлыча хастаханәгә урнаштырырга булганнар.
Ленин урамының икенче башында яшәүче Зөлфия Сәйфетдинованың йортына ук су кереп җитә алмаган. «Вакытында насос белән суны суыртып тору файда бирде», – ди ул. Ләкин мунчалары, каралты-курасы, идән асты, базлары – барысы да суда.
– Бәрәңгенең яртысын әниләр базына куйган идем, үземдәгесе су астында калды инде. Тавыкларымны санаганым да юк, – ди ул, кинәт булган бәла-казадан хушына килә алмыйча. Күңел яралары әле төзәлеп тә өлгермәгән булган Зөлфия апаның. берничә ай элек кинәт кенә ире бакыйлыкка күчкән, шуңа да бу хәлне аеруча авыр кичерә. Барысын да ничек рәткә китереп бетерермен дип борчыла. Ярый ярдәм итәргә шәһәрдән улы кайткан.

Авыл халкы су бакчаларга якынлашуга үк коткаручыларны чакырта башласалар да, килүче булмады, дип зарланды. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре коткаручыларны авылга берничә тапкыр килеп киткәннәр диде анысы, әмма зыян күргән йорттагылар: «безнең өйгә килеп хәлне белүче булмады», – диләр. Дөрес, авыл башлыгы Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгечләре белән гел элемтәдә торган. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән авыл халкын кызганып, без дә, редакциядән икәнлегебезне әйтеп, коткаручыларны чакырттык. Ни хикмәт, ярты сәгать дигәндә, килеп җиттеләр тагын. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Яшел Үзән районы бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Ближевский каршыбызга ук очрады.

– Быел язгы ташу көчле буласы алдан үк билгеле иде. Башта көннәр салкын торды, аннары кинәт җылытты. Җирдә туң да калын. Нәтиҗәдә, Яшел Үзән районындагы кайбер авыллар язгы ташудан зыян күрә башлады. Хәзер бөтен игътибар Татар Танае авылына бирелә. Зыян күргән кешеләр туганнарына урнаштырылды, тиешле чаралар күрелә. Шеланда елгасының ярларын ныгыту, дамбаны күтәрү мәсьәләсе район дәрәҗәсендә хәл ителә. Хәзердән үк эш башланды инде. Авыл халкы су басудан саклану чараларын һәрчак үзе белеп күрә. Йортларын иминиятләштерә. Зуррак зыян килгәндә, бәлки район күләмендә ярдәм күрсәтелер, әлегә иминият акчасына өметләнергә кала, – дип аңлатты ул «ШК»га. Шеланданың ярларыннан ташуын авыл башлыгы елгада кондызларның күбәюе, җәнлекләрнең суда плотиналар коруы белән дә бәйләп аңлата. Әлбәттә, күп нәрсәгә һава торышы «гаепле», дип саный.

– Былтыр көндез җылытса да, кичләрен суытты, су җиргә сеңеп барды. Ә быел һава температурасы кинәт күтәрелде бит. Атна башында көннәр бик җылы торды. Су басуларга без әзер идек анысы. Йортлар иминиятләштерелгән. Ул-бу була калса, өч көймәбез бар. Әмма барысы да болай кинәт булыр һәм авыл бассейнга әйләнер дип уйламаган идек. Авылда фермага таба салына торган яңа юл төзелеше дә каршылык булды, күрәсең. Экскаватор соңрак булса да килеп, юлны өч җирдән ачты, су агып китте, авыл эчендә су күләме дә кимеде. Су баскан көнне ул җирдән 60-70 сантиметрга күтәрелгән иде, – диде Татар Танаен үз эченә алган Мамадыш-Әкил авылы җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.

Юеш урын-җир, идәннәр, дымлы өйләр кипкәнче, су астында утырган базлар, идән аслары рәтләнгәнче, шактый вакыт һәм зур чыгымнар кирәк булыр, мөгаен. Тынычланырга әле иртәрәк. Язгы ташулар башланды гына. Елгаларда су критик нормага якынлашып кына килә. Авыл башлыгы да, бу әле чәчәге генә, ди. «Көннәр тагын җылынып, Гөбнә елгасы ярларыннан ташып, урман сулары белән кушылып акса, ярты авыл су астында калуы бар», – ди Фәнис Мирхәтуллин.
PS. Без Татар Танаеннан киткәч, Гөбнә дә ярларыннан ташый башлаган. Кичә тагын ике йортны су баскан. Кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Мал-туарлар куркынычсыз урынга күчерелгән. Авылда районнан килгән коткаручылар эшли. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре, Гөбнә әле күтәрелә генә башлады, авылдагы йортларны су басу куркынычы зур, безгә барысына да әзер торырга кирәк, диделәр.


Су баскан очракта, паникага бирелмәскә, 01 (112 кесә телефоны өчен) номерына шалтыратып, коткару хезмәтен чакыртырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading