Иминлек кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, су коену гомер өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Төп кагыйдәләрне искәртеп узыйк.
• рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз, кыргый пляжларда коткаручылар юк;
• коену өчен билгеләнгән урыннан чыкмагыз. Аннан читтә катерлар һәм гидроцикллар йөри. Моторлы көймә, яхта һәм теплоходларга якын килмәгез;
• белмәгән урында суга чуммагыз. Су астында булган чит предметларга яки төпкә бәрелеп, җәрәхәтләр алуыгыз бар. Моннан тыш, су агымы көчле булуы яки үткен ташлар булуы ихтимал;
• кабартылган матрасларда һ.б. ерак йөзеп китмәгез. Ул тишелергә яки һавасы чыгарга мөмкин. Суда йөзә белмәгән очракта, сез ярдан еракта куркыныч астында булачаксыз;
• туңа башлауга ук судан чыгыгыз – көзән җыера башларга мөмкин.
Табигать көче белән шаярмагыз
• шторм вакытында суга кермәгез;
• яшен яшьнәгәндә, суда йөзмәгез – су токны яхшы үткәрә;
• эсседә кинәт кенә салкын суга чуммагыз. Бу кан тамырлары спазмын китереп чыгарырга һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин;
• салмыш хәлдә су коенмагыз. Кеше спиртлы эчемлекләр йогынтысында вәзгыятьне начаррак контрольдә тота. Өстәвенә, алкоголь кан басымын күтәрә һәм суга чумганда аңны югалтырга мөмкин.
Балаларны караусыз калдырмагыз
• бала белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерегез һәм пляжда аларны күздән югалтмагыз;
• йөзә белмәгән балага суга билдән генә керергә рөхсәт итегез, чумып уйнаудан шулай ук тыеп торыгыз;
• шаяртып кына “Батам!” дип кыкырырга ярамаганны аңлатыгыз.
Әгәр дә суда көзән җыера башласа
• иң яхшысы купальник яки плавкига булавка беркетеп кую. Көзән җыеруның беренче билгеләре сизелә башлауга мускулга энәсе белән кадарга кирәк. Булавка булмаган очракта, башкачарак эш итәргә туры киләчәк:
• әгәр дә буынны көзән җыерса, күп итеп һава алыгыз, вертикаль рәвештә суга башыгыз белән чумыгыз, аякларны турыйтып, зур бармакларны үзегезгә таба тартыгыз;
• тубык сөяге турысында көзән җыерса, аякларны бөгеп турайтырга кирәк;
• әгәр дә кул бармакларын көзән җыерса, бармакларны учка йомарлагыз һәм җәелдерегез, кул чугында киеренкелек хис итәсез икән, беләзек сөяген бөгеп турайтыгыз, көзән өстәнрәк җыера икән. Терсәк турысын хәрәкәтләндерегез;
• эчне тотып алган очракта, аякларны корсакка таба тартып, аннары турайтыгыз. Моны хәлегез җиңеләйгәнгә кадәр эшләгез.
Фото: https://t.me/mchs_tatarstan
Комментарийлар