16+

Суганны тамыр җибәргәнче йолкырга кирәк

Авылларда суган алалар. Һава торышы үзгәреп киткәч, күпләр: «Яңгырда калып черемәсен», – дип, бу атнада ук суган йолкырга кереште. Суган орлыгы быел дефицит булды бит, алдагы еллардан кыйммәтрәк тә иде, шуңа да уңышны югалтасы килми.

Суганны тамыр җибәргәнче йолкырга кирәк

Авылларда суган алалар. Һава торышы үзгәреп киткәч, күпләр: «Яңгырда калып черемәсен», – дип, бу атнада ук суган йолкырга кереште. Суган орлыгы быел дефицит булды бит, алдагы еллардан кыйммәтрәк тә иде, шуңа да уңышны югалтасы килми.

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов суган алу өчен иң яхшы вакыт – 20 июльдән 1 августка кадәр дип саный. Суганлы авыллары белән дан тоткан Чирмешән районында да суган йолкырга керешкәннәр. Түбән Кәминкәдә яшәүче Закировлар гаиләсе орлык суган үстерә.

– Быел суганга иртәрәк төштек. Вакыт инде, сабакларында сыекча калмаган, сабаклары саргайган. Орлык суганны 24 апрельләрдә утырт­кан идек. Яңгырлар күп яуганга, җәй башы җылы булганга да суган иртә өлгерде, – ди Миңсылу апа.

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина да инстаграмга суган алу турындагы видеосын урнаштырган. Аңа кайберәүләр, суганны иртә алгансыз, кыяклары яшел булгач, ул чери, сак­ланмый, дип тә комментарий калдырганнар. Зөлфирә исә: «Суганның черүе кыягына карамый, ул кара көзгә кадәр дә яшел булып калырга мөмкин. Иң мөһиме – суган тамыр җибәрмәсен, ак тамырлары барлык­ка килә икән, ул начар саклана, черергә мөмкин», – ди. Ел саен Теләче районының Сауш авылында әнисе белән күпләп суган утырта алар.

«Көздән суган утыртасы җиргә көл, елга комы, акшар сибәбез. Черемә кертмибез»,– ди Зөлфирә. Гадәттә, Голландиядән кайтартылган сортларны утырталар. Штургартер ризен, шәмәхә Кармен дигән төрләре бик яхшы уңыш бирә икән. «Орлык суганны утыртыр алдыннан марганцовка белән тозлы су кушылган катнашмада чылатып алабыз. Кыяклар үсә башлауга, 1 чиләк суга 3 кашык нашатырь спирты кушып сибәбез. Ара-тирә көл сибеп җибәрәбез. Суган башлары азрак үскәч, бер тапкыр 10 литр суга 1 стакан тоз кушылган су сибү дә файдалы. Суганны кемнең кулы җиңел, шул утырта, гадәттә, миңа кушалар», – дип елмая Зөлфирә. Мәрхүм әтиләре гел, бакчаларында урман туфрагы, суган өчен бик уңдырышлы түгел, дип әйтә торган булган. Шуңа да кармастан, Шәйдуллиннарның суганнары сөбханалла. «Ел буе череми, Аллага шөкер, кыш буена җитә. Кибет суганын бик өнәмим, ул баллырак була, чын бакчада үскән әче суган яратабыз», – ди Зөлфирә.

Суганны ничек сакларга?

Бакчачы Фарсель Зыятдинов­тан киңәшләр

  • Суганны саклаганда алтын кагый­дә – тиешенчә җилләтү. Кояш­та берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерергә кирәк.
  • Суганны җыйганнан соң, сакларга куяр алдыннан сабакларын 3-4 сантиметр итеп калдырып кисәргә киңәш ителә. Суганны үреп киптерергә уйласаң, кыякларны озын итеп калдырырга кирәк.
  • Суганны тартмаларга салып 10 сантиметр калынлыкта таратып киптерү яхшы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading