«Сугым чоры» дигән төшенчә бар иде элек. Кыш иртә килсә, ноябрь урталарында ук башлана ул, җылырак булса, декабрь башларына кала.
Чөнки бөтен кеше мал асрый, һәркемнең сугымлыгы бар. Инде берәр ай алдан ук чират алып куялар: «Фәләненче числода – Фәлән кеше, төгәнендә Төгән кеше кышлау чала икән, без шундый-шундый көндә эш итәрбез инде, Аллаһы теләсә», – диләр.
Алла теләсә, чынлап та шулай була, теләмәсә, теге көнгә күз терәп торган тагын берничә кеше килеп чыга. Шуннан болар үзара сөйләшеп килешәләр, килешә алмасалар – талашып бетәләр. Талашсалар да, тиз дуслашалар – бер авыл кешеләре бит, юк-юкта да бер-берсенә ярдәм итешеп яшәүчеләр.
Гадәттә, бу гаугага кадәр үк барып җитми. Чөнки сөйләшү үзе үк бәйрәм төсмерен ала: берсе күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитә, икенчесе өстәл корып җибәрә. Кыз сөйләшергә барган шикеллерәк килеп чыга. Мондый вакытта тарткалашып тору кайгысымыни инде. Сугымга дип әзерләнгән зәһәр эчемлектән дә авыз итеп, матур гына пирәшләп алгач, күңелләр йомшара, бер-береңә юл куясы килеп кенә тора.
Таң тишеге белән, сугымчылар килеп керә. Тегесен-монысын җайлаганчы, көн туып өлгерә һәм эшкә керешәләр... Озак тотмыйлар инде, күп дигәндә, сәгать ярымда бетерәләр. Аннан хуҗа өйгә чакыра, кереп тагын беркадәр утырып, аз гына кәефләнеп чыгалар. Озак утырмыйлар, артыгын тотмыйлар. Әле бит эшкә дә барасылары бар... Болар инде мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укып үскән кешеләр, эш беткәч кенә уйнарга ярый икәнен яхшы беләләр...
Уенның иң кызыгы кичкә кала. Монда инде хуҗа бөтен туган-тумачасын, дус-ишен, таныш-белешен чакыра. Таныш түгелләре чакырусыз гына килергә дә мөмкин. Хәзерге кебек өй буенча телефон булмагач, кунак чакыру эшен, гадәттә, бала-чагага йөкләтәләр. Бала-чага ул бер катлы була бит, кеше исемен дә, ничек ишетә – шулай әйтә. Бу менә болайрак килеп чыга:
– Хөрми бабай, Маймыл җиңгәй белән бүген сәгать биштә безгә ашка килегез.
Хөрмәтулла бабай, бот буе малайның үзен үчекләп торуына аптырап елт итеп борыла да мыек астыннан гына елмаеп куя:
– Рәхмәт, балам, килербез. – Һәм корткасына эндәшә: – Майгөл җиңгәсе, каяле теге тәмле кәнфитеңне...
Кич кунаклар җыела. Хуҗаның бала-чагасы өйдә калмый, күрше-тирәнекеләр белән аулак өй оештыра. Ә тегендә, аулакта калган өлкәннәр ихлас күңел ача. Ашау-эчү дә, уен-көлке дә, җыр-бию дә шушында. Ишегалды такыраеп бетә. Ул вакытта әле тамада чакыру гадәте юк. Кирәкми дә. Җырчы да, биюче дә, сүз рәтен белүче дә җитәрлек. Белмәгәне белгәненә иярә. Саф авылча, халыкчан ансамбль хасил була. Бар да ихлас, бар да чын күңелдән. Артист-фәләннең кирәге юк, ул монда бик ясалма тоелыр иде. Җырчы кирәксә дә җай табыла – кулдан-кулга йөри торгач, төймәләренә кадәр шомарып, түгәрәкләнә башлаган «Романтика» магнитофоны бар. Кушып җибәрәсең дә тасмасы чуалып, башы койма арасына кысылган тавык тавышы чыга башлаганчы тыңлыйсың. Рәхәт!
Шушы рәхәтлектән арыбрак китүче кунаклар да табыла. Кайсысын – хатыны, кайсысын өлкәнрәк бала-чагалары чанага салып алып кайта. Ирнең булуы җиткән инде, тик табынны ташлыйсы килмиме, рәхәтләнеп, киерелеп утырырга телиме – аякларын чананың ике ягыннан чыгарып: гел җиргә терәп кайта. Тартырга авыр. Тимер чана булса, бауны арттан эләктереп тарталар, җиңеләя, тик йә сүчинкә кәлүше, йә киез итеге төшеп кала... Ирләрнең кайберсе юри дә исереккә салыша, юл буена, телен көчкә әйләндереп: «Газ-зуй, хат-тын, газуй...» – дип кайта да, капка төбенә җиткәч, бичәсен үзе күтәреп өйгә атлый...
Гармун тартып җырлап кайтучылары да була. Кыш. Төн. Тын. Һәм шул тынлыкны гармун моңы, авылдашлар җыры кочып ала. Ниндидер әйтеп аңлатып булмаслык матурлык хасил була. Өй саен бишәр-алтышар бала йокласа да: «Ник шаулап йөрисез?!» – дип чыгып кычкыручы юк. Җырны кабул итә беләләр... Авылда – бәйрәм. Бу үзенә күрә бер уңыш бәйрәме, малчылык туе кебек. Кешеләр ихластан күңел ача...
Тагын ун-унбиш ел узар. Авылда инде эш урыннары да, яшьләр дә азаеп калыр. Йортларда да бала-чага гөр килеп тормас. Мал асраучылар да сирәкләнер. Алар да берничә кеше белән генә сугым чорын уздырыр, ни эшләгәннәрен хәтта күрше-күлән дә сизми калыр. Кичләрен инде шау-гөр килеп кунакка йөрүчеләр булмас, кышкы урамда гармун моңы да, җыр да ишетелмәс. Тынлыкны кочаклаган авыл кышкы салкынга оеп утырыр... Һәм кешеләр бер-берсеннән бизәр.
Ә әлегә бәйрәм. Сугым ашыннан кайтучылар рәхәтләнеп күңел ача – җырлый, көлә, шаярыша. Алар әлегә бернәрсә дә белми. Алар бәхетле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар