16+

Сугыш хәтерен пычратып күрсәтүдән кемгә ни файда?

«Ялганчы тарихчыларны ялган акча ясаучыларны җәзалаган кебек җәзаларга кирәк». М.Сервантес.

«Ялганчы тарихчыларны ялган акча ясаучыларны җәзалаган кебек җәзаларга кирәк». М.Сервантес.

Җиңү көне якынлашканда, бу хакта кабат бәхәсләр куера башлый. Йә берәрсе штрафбат турында кино карый да Җиңү шулай гына яуланган дип үзенең «ачышы» турында бөтен дөньяга кычкырып йөри (киноларның кемнеңдер фантазиясе генә икәнен аңлау өчен баш та кирәк бит әле), йә бүгенге вазгыять белән үткәннәрне бәйләп, нәтиҗә ясаган була: «Шундый киләчәк өчен сугышканмы иде бабаларыбыз?» Янәсе, немец якты киләчәк алып килергә теләгән, әмма үзебезнекеләр комачаулаган.

Бер темага бәхәс башлап, аны икенчесенә борырга маташу – бер якның белеме җитәрлек дәрәҗәдә булмавын дәлилли, гадәттә, трольләр шундый алымны куллана. Трольнең дә бик акыллылары бар, алар теманы синнән дә яхшырак белергә мөмкин, әмма аның максаты башка, тегендә-монда боргалап, каршы якны чыгырдан чыгару һәм башкаларның сүзен аяк астына салып таптау. Менә шундый фәхешләр миллионлаган корбаннар биреп яуланган Җиңүнең бәясен төшереп, аны каралтып, сугыш газабы күргәннәрнең җанына төкерергә маташканда дәшми калып буламы?

Һәрбер сугыш ул – трагедия. Ничаклы кеше гомере – шулхәтле гыйбрәтле язмыш. Бүген Бөек Ватан сугышы темасына шундый караш булуына без үзебез дә гаепле, бөтен нәрсә читтән генә килеп кергән дип уйларга кирәкми. Совет чорында сугыш турында хәтер кирәгеннән артык уйдырмалар, мифлар белән сугарылды, ул киләчәк буыннар өчен үткәндәге вакыйгаларны илтеп җиткерүгә юнәлдерелмәде, сугыш турында хәтер – совет җәмгыятен ныгытучы көч буларак кулланылды. СССР таркалганнан соң, әлеге тарихи хәтерне җимерү омтылышы башланды. 90нчы елларда сугыш чоры тарихында ак тапларны ачыкларга, гаепне һәр ике якка да тагарга тырышкан китаплар басылуы тарихны яңа баштан карарга, яңача бәя бирергә сәбәп булды. Әмма әлеге фактларны дәлилләүче бер генә документ та юк. Фаразлар буенча тарих язылмый. СССР Германиягә каршы үзе сугыш башларга тиеш булган, әмма өлгерми калган диючеләр – тарихта гына сай йөзүчеләр түгел, сугыш стратегиясеннән дә, икътисад белән сәясәттән дә ерак торучы кешеләр. Диванга кырын ятып акыл сатучы мондый «белгечләр» бүген социаль челтәрләргә кереп тулды. Алар, бер-ике китап укып, берничә кино карап, үткәннәргә бәя биргән була, үзе кебекләрнең лайкларына күмелә. Әмма чынбарлык башкача, уйлый белгән кеше ул чордагы дәүләтләрнең хәленнән чыгып бәя биреп карар иде. Бер ягында фашистлар Германиясе көч-куәт җыйганда, икенче тарафта Япония сугыш утын кабызырга торганда, кем әзерлексез килеш сугыш башлап җибәрер икән? Беренче бишьеллыкка хәтле (1927 ел) 99 танкы булган СССРның өченче бишьеллыкта гына (1942) аякка басачагын исәпләп карау өчен әллә ниткән математик исәпләүләрне су урынына эчәргә кирәкми. Молотов-Риббентроп килешүе белән авыз чайкарга теләүчеләр аның ни сәбәпле төзелүен һәм вакытны сузу өчен мөһим чара булганын бәлки аңларлар иде. Әмма, әйткәнемчә, бер-ике нәфис фильм карау уйлый белү сәләтен томалый да куя шул.

Сугыш темасына кагылышлы яңа мифларның барлыкка килүе читтәгеләрнең тырышлыгыннан башка гына булмаганы билгеле. Үзгәртеп корулар һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү чорында үткәннәр белән көрәшү, халыкның аңына яңа уйдармаларны сеңдерү омтылышы булды һәм күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәгә дә ирешелде. Янәсе, бөтен каһарманлык чарасызлыктан, большевик пропагандасына ышанган белемсез халык тарафыннан гына кылынган, яшь гвардиячеләр вак-төяк жуликлар булган, Зоя Космодемьянская колхозчыларның өйләрен яндырып йөргән, Александр Матросов амбразурага исерек килеш капланган, Рейхстаг башына Кызыл байрак та куелмаган, панфиловчылар да, Павлов йорты да булмаган икән... Хыял фантазиясен башка якка борсалар, әллә ниткән һуштан язарлык әсәрләр язарлар иде, әмма әлеге авторлар тарихны үзгәртергә маташу белән мәшгуль. Элек сугыш хәтере совет халкын берләштерүче көч булып торса, хәзер элеккеге союздаш республикаларда теше-тырнагы белән аның нигезен таркатырга тырышу күзәтелә.

Әлеге ялган тарих сугышында иң күп зыян күрүчеләр – сугыш утын кичеп кайтучылар, тыл хезмәтчәннәре, шул чорда туганнар. Дәһшәтле елларда аларның күңеле бер тапкыр психологик җәрәхәт алса, бүген шуны икенче тапкыр кичерә. «Пропагандага бирелгән кара халык», «кирәк булганмы бу Җиңү?» кебек мәсхәрәле сүзләрне ишетмичә бакыйлыкка күчеп өлгергәннәр бәхетлерәктер кебек.

Сугыш хәтере ул машина тәрәзәсенә ябыштырылган пафослы «Тагын кабатлый алабыз» дигән язулы наклейкалар гына түгел. Төп бәла – сугышның ак таплары белән ачылмый калган битләрен күрсәтми калу түгел, ә яшь буынга аның мәгънәсе, нәтиҗәсе һәм бәясе турында җиткерә алмау.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading