Җиңел автомобиль белән үзең генә идарә иткәндә, иминлек турында бик артык кайгыртмыйсың. Машинага үзеңнән башка тагын дүрт пассажир утырды исә, алар арасында балалар да булса, җаваплылык хисе шунда ук югары ноктасына күтәрелә.
Казанда күбесенчә «НефАЗ» автобуслары хәрәкәтләнә, алар гомум исәптә 105 кеше сыйдырышлы. Уйлап карагыз, автобус йөртүче үзенә никадәр җаваплылык ала. Пассажирлар иминлегенә автотранспорт предприятиесе дә җаваплы, әлбәттә. Кызганыч, кайчак иминлек таләпләре тиешенчә үтәлми.
– Җәмәгать маршрутларында, муниципальара һәм төбәкара маршрутларда хәрәкәтләнә торган автобусларның төзеклеген, документларының төгәллеген тикшерү максатында, ай саен өч мәртәбә махсус рейдлар үткәрелә. Һәр рейдта кимчелекле 15-20 автобус ачыклана, – диде Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Алексей Евтодьев.
Автобус йөртүче үз сәгатен эшләгәннән соң, сменаны хезмәттәшенә тапшырырга тиеш, ләкин бу таләпне үтәмәүчеләр дә очрый.
– Шофер арыган икән, аның игътибары кими. Аварияне көт тә тор, – дип, фикерләре белән уртаклашты полиция майоры Алексей Евтодьев. – Автобусның кайсы да булса уты янмый икән, монысы да хәвеф чыганагы. Йөртүче караңгыда юлдагы чокырга төшәргә яки каршылыкка бәрелергә мөмкин.
Казанда җәмәгать маршрутында хәрәкәтләнә торган автобуслар арасында да «сукыр күзлеләр» бар икән. Моның өчен 500 сум штраф салына. Автобусның алгы пыяласы чатнаган булса, шулай ук 500 сум штраф. Шәһәр эче белән чагыштырганда, бистәләргә илтә торган юллар шактый караңгы. Автобусның алгы утлары тулысынча янмый икән, димәк, пассажирлар иминлегенә хәвеф яный дигән сүз.
Күрше республикадан балалар утыртып килгән экскурсия автобусы туктатылды. Автобус төзек, документлары тәртиптә, тик кайбер балалар иминлек каешын эләктермәгән.
– Иминлек каешы куелган икән, аны эләктерү – катгый таләп. Башка республикалардан һәм өлкәләрдән килгән автобусларга да ташлама ясамыйбыз. Иминлек барыбыз өчен дә уртак. Башка төбәк автобус йөртүчесе штрафка тартылса, беркетмә Россия бердәм мәгълүмат базасына куела, аны үзләрендә дә күреп алачаклар, – дип кисәтте Алексей Евтодьев.
Башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев автобуслар хәрәкәтенә һәвәскәр автомобильчеләрнең дә каршылыклар тудыруын искәртте.
– Автобусларның тукталыш «кесәләренә» җиңел автомобильләр кереп тулмасын, хәрәкәттә автобусларга, троллейбусларга өстенлек бирелсен иде. Киров һәм Мәскәү районнарында өч пассажир автопредприятиесе урнашкан. Без әлеге предприятиеләрдә даими рәвештә пропаганда эшләре үткәрәбез. Штраф белән генә куркытып утырмыйбыз, автобус йөртүчеләрнең транспорт хәрәкәтен оештыруга кагылышлы тәкъдимнәрен дә гамәлгә ашырырга тырышабыз. Хәрәкәт камилләштерелә икән, бу иминлек яхшыра дигән сүз бит, – диде Рафаэль Сәгъдиев.
Татарстанда узган ел автобуслар катнашында 92 авария теркәлгән, аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 120 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.
Сүзне йомгаклап, автоинспекторлардан тагын бер киңәш: автобус эчендә басып барганда, махсус тоткычларга тотыну кирәк, чөнки кинәт тукталыш ясалган очракта егылу-бәрелү котылгысыз, тотынырга өлгермәячәксез.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар