Без татар җәмәгатьчелегенә бик күптәннән таныш шәхес Сәйдә абыстай Аппакова белән Васильево шифаханәсе биләмәсендә йөрибез. Ул кызу атлый. “Тиз йөргән саен йөрәккә дәрман өстәлә”, – ди. Һәм, үзебез яшәгән “Солнечный” бинасы янына кайтып җитүгә, сөяп куелган себеркене алып, коелган яфракларны себерә башлый. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать...
Юллар, сукмаклар ялт итә. Бу эш өчен үз вазифаларына кергән хезмәткәрләр рәхмәт укый аңа. Шуннан бит очларына алсулык кунган абыстаебыз яктырып кайтып керә дә юынып намазлыгына баса. 87 яшь булуына карамастан көндез ятып торуны белми. Русы, татары, чуашы белән дә бердәй тигез аралаша. Ашханәдә дә, юлда да һәммәсе таныйлар, ул да һәр кайсының кече күңел белән сәламен ала.
Сәйдә абыстай дини гаиләдә үскән, бик иртә намазга баскан. “Баланы өч яшьтән тәрбияли башларга кирәк”, – дип тәкрарлый. Һәр адымда, һәр җирдә тәрбия эше аның, әнә, әнисе, абыйсы белән ял итәргә килгән нәни Алсуга да тирә-юньне ямьләп утыручы чәчәкләрне өзәргә ярамаганлыгын, инде ялгышып өзгәнсең икән ташлап китмәскә, һичьюгы суга утыртып куярга кирәклеген аңлатты ул. Кимчелекләрен күрсәткән гаилә, башта тәнкыйтьне кабул итмәсәләр дә, ахырга таба әллә каян күреп исәнләшә башладылар. Төз гәүдәле, таза сүзле, фикерен үткәзеп әйтә торган абыстаебызның искиткеч нечкә күңелле булуы минем өчен тагын бер яңалык булды. Сәйдә Фәезхан кызы (ул вакытта) Сәяфханова 15 яшендә Казанның мехчы заводында эшли башлаган. Сәйдә абыстай да хатирәләргә бирелеп, үткәннәрне искә ала.
– Без аны “Матур апа”, дип йөртә идек. Медсестра. Ул исә танылган шагыйрь Сибгат Хәкимнең хатыны Мөршидә Хәкимова булган икән. Әбәдкә күмәч өстенә ак май ягып алып килә иде. Минеке бик такы-токы гына. Арыш ипекәе өстенә юка гына итеп ягылган маргарин... Ул елларда безнең гаиләбез бик авыр, ярлы хәлдә яшәде. Эх, киләчәктә шушы матур апа кебек ак күмәчләр ашап яшәсәң иде, дип уйлый идем. Эшем бик авыр. Юеш тиреләрне күтәреп илтергә көч җитми. Җаен таптым, башта идәнне чиста итеп юам. 30-40 тирене берсе өстенә икенчесен өям дә аркан белән тартып илтәм. Әбәд турысында “Матур апа” белән чәй эчәбез. Аның шагыйрь хатыны һәм үзенең дә шигырьләр язганын белгәч, мин дә үзем язган берничә шигыремне күрсәтергә уйладым. Ул, шигырьләремне үземнән укытып, тыңлады да, кая, Сибгат абыеңа күрсәтим әле дип, үзе белән алды. Һәм, беркадәр вакыт үтүгә, шигырьләрең газетада басылды, менә гонорары дип, 30 сум акча китереп бирде. Мин аның басылмаганын беләм, басылса, газетасын да алып килер иде... Ул вакыттагы 30 сум, бүгенге көндә 30 меңгә тиң акча бит ул.
Бу – “Матур апа”ның эчке дөньясының да матурлыгы, шәфкать туташы буларак, барлык вөҗүденең дә шәфкать белән сугарылуы турында сөйли бит. Үз кызы кебек күреп гел кайгыртып торган бит ул мине! Мәңге онытасым юк, мин хәлләнеп киткәнче шулай ярдәм иттеләр. Ире рөхсәт итмәсә, ай саен ул кадәр акча арттыра алмый бит инде ул. Менә нинди кешеләр бар иде элек сезнең язучылар арасында! Аннан инде, подсобниктан баш бухгалтерга кадәр күтәрелеп, 39 һөнәр үзләштереп чыктым мин ул мехчылардан. Бик күп гомерләр үткәч, бер аш мәҗлесендә очраттым мин “Матур апа” ны. Елый-елый рәхмәтләремне әйттем. Урыны югары җәннәттә булсын, Раббым! Хәзер дә бер догамнан да калдырганым юк, илаһи бер нур итеп һәрвакыт йөрәгемдә йөртәм, – ди Сәйдә абыстай хәзер дә күз яшьләрен тыя алмыча...
Сәйдә абыстай белән очрашуыбыз, ун көн бер бүлмәдә яшәвебез – минем өчен дә бер могҗиза булды. Мин инде Казанның ике хастаханәсендә ике айлап һава күрмичә ятып, Татарстан Язучылар берлегенең юлламасы белән бире килгән идем. Шуңа күрә табигатьтә хозурланып йөрү өчен, Аллаһы Тәгаләнең шундый юлдаш та бирүенә бик сөендем. Бик хәлсез булсам да берничә намазны бергә укуыбызны, биргән киңәшләрен бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам.
Эльмира Шәрифуллина.
Фото: dumrt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар