16+

«Сыек экстази» кабат кайткан: үсмерләр арасында суны хәтерләткән психотроп матдә кулланучылар саны арткан

Республиканың кайбер районнарында үсмерләр суны хәтерләткән психотроп матдә куллана башлаганнар. Аны эчкән кеше үзендә энергия артуны тоя, рәхәтлек кичерә, кызларда җенси теләк уяна, имеш.

«Сыек экстази» кабат кайткан: үсмерләр арасында суны хәтерләткән психотроп матдә кулланучылар саны арткан

Республиканың кайбер районнарында үсмерләр суны хәтерләткән психотроп матдә куллана башлаганнар. Аны эчкән кеше үзендә энергия артуны тоя, рәхәтлек кичерә, кызларда җенси теләк уяна, имеш.

Әмма наркотик кебек тәэсир итә торган бу куркыныч матдә гомерлеккә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин, ди психотерапевт Рамил Гарифуллин.

Мәктәп укучылары арасында наркоманияне кисәтү турында күп кенә файдалы китаплар бастырган белгеч киңәше белән, без балалар арасында киң таралган әлеге психотроп матдәнең исемен әйтмәскә булдык.

– Төрле балалар бар, кемдер куркып калырга, ә кайберәүләр кызыксынырга мөмкин. Үсмерләр ярышырга, бер-берсе алдында мактанырга оста бит, – ди Рамил Гарифуллин.

Ул медицинада операцияләр вакытында кулланыла. Даруханәләрдә аны бары тик рецепт буенча гына саталар. Ә мәктәп укучылары кулына аның ничек килеп эләккәне билгесез. Хәер, интернетта эзли торгач, үзем тә таптым. Интернет кибетләрдән заказ белән алырга мөмкин икән. Тозлы суны хәтерләткән бу матдәне таратучы кешеләр дә бар, хәтта телефоннарын күрсәтеп куйганнар. 300 миллилитры 5000 сум тирәсе тора.

Әлеге психотроп сыекча яшьләр арасында 2005-2007 елларда аеруча популяр булган. Аны еш кына «сыек экстази» дип тә йөрткәннәр. Рамил Гарифуллин аңлатуынча, ул кешегә алкоголь кебек тәэ­сир итә, аз гына эчсәң дә, тиз исертә. Үсмер үзен белештерми, көлә, елмая башлый.
Тәэсире ике сәгатьләрдән соң кимегәч, ул күңелсезләнә, кабат шул хисләрне эзли. Табиб әйтүенчә, нәкъ менә әлеге матдә бик тиз бәйлелек китереп чыгара һәм аннан арынуы бик авыр.

– Әлеге сыек психотроп матдәдән зыян күргән балалар бар, миңа алар белән еш очрашырга туры килә. Бу бәйлелектән баланы дәвалау бик авыр. Башта физик бәйлелектән арындырабыз, баланың канын чистартабыз, аннары иң мөһиме, катлаулысы – психологик бәйлелектән котылу. Химик матдәләрдән башка гына баланы елмаерга өйрәтү иң авыры, – ди Рамил Гарифуллин.

Психотерапевт әйтүенчә, баксаң, кечкенәдән дарулар белән дус булган балаларда мондый матдәләргә тартылу көчлерәк икән. Кайбер әти-әниләр бала йоклый алмаса да, дару бирә, елаган баланы тамчылар эчереп тынычландыра. Ниндидер тылсымлы төймәнең авыртуны баса, кәефне үзгәртә алуына ышанган бала психотроп матдәләрне тиз үз итә. Ул бары шундый юл белән генә рәхәтлек алырга мөмкин дип саный.

– Америкада психиатрлар хәтта мәктәпләргә үтеп кереп, балаларның күңелләрен дарулар белән дәваларга телиләр. Бу өлкәдә көчле каршылыклар бара. Бу бит бизнес, бәйлелек, – ди Рамил әфәнде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, быел үсмерләр арасында психотроп матдәләр кулланучылар саны кискен арткан дип әйтеп булмый. Закон нигезендә, 16 яшькә кадәр наркотик матдә кулланган бала өчен әти-әнисе җавап бирә.
Административ хокук бозулар турындагы Россия кодексының 5.35нче маддәсе буенча, баласын карамаган өчен, әти-әнигә 2 мең сумга кадәр җәза каралган. Хокук бозу кабатланса, 4 меңнән 5 меңгә кадәр штраф яный, биш тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Ә организмга көчле тәэсир итә торган матдәләрне законсыз рәвештә таратуда Җинаять кодексының 234нче маддәсе буенча штраф каралган.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading