Бездә халык балык аз ашый
Дәүләт алкоголь инспекциясендә мондый төр дегустацияләрне еш уздыралар. Гадәттә, товарга бәя бирү өчен шул төр продуктны җитештерүчеләрне, дегустаторларны, башка белгечләрне чакырталар. Продуктның тышкы кыяфәтенә, тәменә, шулай ук лаборатор тикшерүләргә нигезләнеп, халык өчен иң сыйфатлы, куркынычсыз ризыкны билгелиләр. Бу юлы тикшерүгә Татарстан кибетләрендә очраган 40 төрле сельд балыгы тәкъдим ителгән булган. Тик ни хикмәт, аларның бары тугызы гына дегустациягә тәкъдим ителгән. Калганнары сыйфат ягыннан лаборатор тикшерүләрне уңышлы узмаган.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, 2017 елда сельд балыгының сыйфатын бер тикшергән булганнар. Ул вакытта сыйфатсыз балык тагын да күбрәк ачыкланган. Хәтта, күгәргән балыкларга кадәр очраган. Шуннан соң, җитештерүчеләр сыйфатка игътибарны арттырган.
Дегустация өчен нәкъ менә балык сайлау да юкка түгел, Яңа ел бәйрәмнәре арасында күбебез “Сельд под шубой” салатын ясыйбыз. Аннары балык кеше сәламәтлеге өчен дә файдалы. Кешенең рационында атнага ике-өч тапкыр балык булырга тиеш. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов: “Норма буенча кеше елына 24 килограмм балык ашарга тиеш, тик бездә бу күрсәткеч 18 килограмман да артмый. Балыкны аз ашыйбыз”, – диде. Моңа балыкның кыйммәт булуы да тәэсир итәдер, мөгаен.
Сыйфатлысы тыгыз булырга тиеш
Кисәкләргә бүленгән, чистартылган сельд балыгын тикшердек. Дегустациядә катнашучыларга бәя бирер өчен махсус кәгазьләр таратыла. Анда балыкка тышкы кыяфәте, тыгызлыгы, тәме, исе, төсе буенча баллар куярга кирәк. Иң аз баллны – 15, иң күбен 25 дип билгеләделәр. Розалия Арсланова әйтүенчә, балыкның тышкы кәяфәтенә килгәндә, филе кисәкләре тигез сызымлы, изелмәгән, сытылмаган булырга тиеш. Балыкның тыгыз булуы да мөһим. Йомшак булса, сыйфатсызлыкка ишарә.
Тәменә килгәндә, баксаң, кибет киштәләрендә бары балык тәме генә килгән сельдләрне табуы авыррак икән. Күбесенә төрле тәмләткечләр кушалар, төтен, паприка тәме белән эшләнгәннәре дә җитәрлек. Төсенә караганда, сыйфатлы балык алтынсурак, аксылрак төстә була. “Әгәр дә сары буй-буй сызыклары, саргайган аерым өлешләре бар икән, бу балыкның озак сакланган булуы турында сөйли. Аның мае әчегән булуы да бар, бу бавыр өчен бик зыянлы,”– ди Розалия Арсланова.
Бер-бер артлы балыкларны чыгара башладылар. Балыклар номер астында гына тәкъдим ителә. Бәя бирүчеләр кайсы балыкның кайда җитештерелгәнен белми. Нәтиҗәләрне ахырдан, балларны исәпләгәннән соң гына әйтәләр. Дөрес, балык җитештерү белән шөгыльләнгән дегустаторлар: “Үзебезнең балыкны таныйбыз”, – диләр. Ничек танып була икән аны? Хәер, бер ике төрле балык кабып караганнан соң, үзем дә чамалый башладым. Аерыла икән шул. Кайберләре тозлырак, кайсы әчкелтем, берсе хәтта баллы булып тоела башлады. Балык эчәсне дә китерә бит әле ул. Моның өчен махсус кувшиннар белән шикәрсез коры чәй куйганнар. Ипие дә бар.
Комментарийлар