16+

Табиб ковидның нинди балаларны “яратуын” әйтте

Коронавирус беренче чиратта нинди авырулары булган балаларга “ябыша”? Бу сорауга медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, балалар пульмонологы Илнур Закиров җавап бирде.

“Моңа кадәр буган штаммнар буенча карасак, беренче урында үсмерләр иде. Бигрәк тә артык авырлыгы булган үсмерләр. Кызганычка каршы бездә андый балалар да аз түгел. Алар коронавирусны еш эләктерә иде һәм авыр кичерде.

Тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, балалар коронавиурсны өлкәннәргә караганда җиңелрәк кичерде.
Дөрес, ИВЛда яткан балалар да булды. Әмма аларның моңа кадәр дә көчле авырулары бар иде. Кемнеңдер ДЦП, кемнеңдер йөрәгенә операция ясалган, бөерләре күчереп утыртылган.

Бары артык авырлыктан гына интегеп, башка төрле авырулары булмаган бер генә бала бездә ИВЛда ятты.

Коронавирус нинди балаларда авыр уза дигән сорауга җавап бирсәк, әйткәнемчә, артык авырлыгы булган балаларны атарга була”, - диде табиб. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading