16+

Табиб – һөнәр генә түгел, ул – күңел омтылышы

Илдар Хафизов мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач та, кайсы юнәлешне сайлыйм икән дип икеләнеп тормаган – ул булачак һөнәрен төгәл күзаллый.

Табиб – һөнәр генә түгел, ул – күңел омтылышы

Илдар Хафизов мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач та, кайсы юнәлешне сайлыйм икән дип икеләнеп тормаган – ул булачак һөнәрен төгәл күзаллый.

Әти-әнисе башлаган эшне дәвам итәчәк егет. Медицинада теш дәвалау юнәлешендә зур тәҗрибә туплаган династиянең дәвамчысы булачак ул.

Илдарның әтисе – Казан федераль университетының стоматология һәм имплантология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган табибы, Россия стоматология имплантологиясе һәм теш дәвалау табиблары ассоциациясендә имплантология секциясе рәисе – Рәис Хафизов. Әнисе Фанилә ханым – медицина фәннәре кандидаты, университетта стоматология һәм имплантология кафедрасы доценты, теш дәвалау табибы, терапевт.

Әти-әнисенең медицинага булган кызыксынуын Илдар кечкенәдән күреп үскән. Династияне дәвам иттерү зур җаваплылык икәнен аңлый, тырышлыгы, үҗәтлеге җитәрлек. Илдар күп кенә олимпиадалар җиңүчесе, спорт белән актив шөгыльләнә. Аеруча тай боксы, культуризм белән кызыксына. Илдар фикеренчә, булачак табиб рухи яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт, камил булырга тиеш. «Медицина өлкәсендә кайбер белгечлекләр хезмәткәргә карата өстәмә таләпләр куя. Әйтик, хирург кешенең эчке органнарын күзалларга, аз гына хәрәкәтне дә тоеп эшләргә тиеш. Шуңа да мин спорт белән генә чикләнмим. Рәсем ясыйм, сәнгатьне аңлау һичшиксез медицинада да кирәк булачак дип уйлыйм», – ди егет.

Табиблар гаиләсендә үссә дә, бала чагында Илнар хәрби булырга да хыялланган булган. Гаилә дуслары подполковник Радик Мәхмүтов, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Габбас Хафизов үрнәгендә тәрбияләнгән ул. Хәрбиләргә хөрмәт белән карый.
– Хәрбиләр пөхтә, аларның барысы да үз урынында, тәртиптә. Оешканлыклары да ошый, ләкин үскәч, кешеләрне дәвалау, авыруга ярдәм итү минем холкыма күбрәк туры килгәнен аңладым. Әти-әнием кебек табиб булырга, алар язган фәнни эшләр белән якыннанрак танышырга, алар башлаган эшне дәвам итәргә телим. Һөнәр сайлаганда әти-әнием миңа бер тапкыр да, медицина юлыннан кит дип көчләп, үз фикерен такмады. Табиб булырга үзем теләдем, – ди Илдар.

Егет фикеренчә, медицинада хезмәткәрне хезмәт хакы, керемнән бигрәк, беренче чиратта, кеше сәламәтлеге борчый. Аның гомерен саклап калу мөһим.
– Табиб – һөнәр генә түгел, ул – кешегә бирелгән сәләт, күңел омтылышы. Күп авырлыклар белән очрашырга туры килер, шактый сынаулар узармын, әмма медицинада уз урынымны булдырырга тырышырмын. Династиябезгә тап төшермәм, хөрмәткә лаек табиб булырмын, – ди Илдар Хафизов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading