16+

"Табиблар битлектән йөрергә кушкач, кидем..."

Яшь чакта сәламәтлек турында бик кайгырып һәм кайгыртып тормыйбыз шул. Олыгая барган саен организм какшый, төрле авырулар кузгала. Балаларга ата-аналар белән беррәттән укытучылар да “сәламәтлегегезне саклагыз”, дип әйтеп һәм сөйләп торсыннар иде. Укытучы сүзе тәэсирлерәк ул.

"Табиблар битлектән йөрергә кушкач, кидем..."

Яшь чакта сәламәтлек турында бик кайгырып һәм кайгыртып тормыйбыз шул. Олыгая барган саен организм какшый, төрле авырулар кузгала. Балаларга ата-аналар белән беррәттән укытучылар да “сәламәтлегегезне саклагыз”, дип әйтеп һәм сөйләп торсыннар иде. Укытучы сүзе тәэсирлерәк ул.

Рабит Батулла, язучы:
- Медицина битлеге киеп йөрүне бер дә яратмыйм, чөнки авыз тутырып саф һава сулыйсы килә. Табиблар җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә кушкач, кидем. Мин законнарны һәм әйтелгәнне үтәргә күнеккән. Законны үтәмәгән кеше - җинаятьче була, ә мин “җинаятьче” булырга теләмим. Безнең сәламәтлекне кайгыртып, битлек кияргә кушалар, ләбаса. Табиблар әйткәнне бердәм рәвештә үтәү зарур, дип уйлыйм. 

Разия Хисмәтуллина, терлекче:
- Авыл кешесе үзе өчен генә түгел, ә терлекләре һәм кош-кортлары сәламәтлеге турында да борчыла. Кош гриппы киң таралыш ала күрмәсен иде инде. Сыер малы авырса, бигрәк яман. Гаилә әгъзасы кебек бит ул сыер. Сөте-мае, бозавы, дисеңме. Бу коронавирус юкка чыксын иде инде. Авылга килми ул, дип, тынычланып булмый. Хәзер шәһәр белән авыл бик тыгыз бәйләнгән.

Раилә Шакирова, пенсионер:
- Авыру сорап килми. Кайда, ничек салкын тидергәнеңне сизми дә каласың. Көзге алмашынучан һавада абзар яки бакча тирәсендә эшләп йөргәндә аз гына тирләп алу да җитә. Тиз генә эшләп керәм, дип, ишегалдына юка киемнәрдә бер вакытта да чыкмаска кирәк. Өй тирәсендә җиңелчә киенү авыл кешесенең сәламәтлеген бетерә дә инде.

Рамил Шакиров, хезмәткәр:
- Яшь чакта сәламәтлек турында бик кайгырып һәм кайгыртып тормыйбыз шул. Олыгая барган саен организм какшый, төрле авырулар кузгала. Балаларга ата-аналар белән беррәттән укытучылар да “сәламәтлегегезне саклагыз”, дип әйтеп һәм сөйләп торсыннар иде. Укытучы сүзе тәэсирлерәк ул. Тормышка һәм сәламәтлеккә җаваплылык яшьтән тәрбияләнергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading