Яңа Чишмә районы игенчеләренә борчылырлык сәбәп юк, чөнки алар һәрдаим табиб күзәтүе астында.
Скопировать ссылку
Яңа Чишмә районы игенчеләренә борчылырлык сәбәп юк, чөнки алар һәрдаим табиб күзәтүе астында.
Иртә таңнан торып эшкә чыгып китеп, караңгы төндә генә өенә кайтып кергән кешенең үз сәламәтлеген кайгыртырга мөмкинлеге дә һәм, дөресен әйтергә кирәк, теләге дә юк. Ир-атлар алар болай да сәламәтлекләре өчен артык борчылучылардан түгел бит, профилактика максатыннан гына дәваханәгә бармый да бармый инде. Шуңа күрә Яңа Чишмә районы табиблары алар янына кырга үзләре барырга уйлаган.
Районда урып-җыю эшләре 27 июльдә башланып киткән. Әлегә бодай суктыралар, аннан соң арпага керешәчәкләр. Шуннан бирле атнага ике тапкыр үзәк район хастаханә фельдшерлары кызу урак эшләре барган басуларга чыгып, комбайнчы һәм авыл хуҗалыгы тармагының башка хезмәтчәннәренең сәламәтлекләрен тикшерә. Аерым алганда, махсус көйләнгән “Ашыгыч ярдәм” машинасында кан басымнарын үлчи һәм ЭКГ төшерәләр. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар составын, гипертониядән интегүче кешеләрдә гипотензив препаратлар булу-булмавын тикшерә.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рафис Вафин әйтүенчә, мондый эш тәҗрибәсен узган ел керткәннәр. Ә быел, Татарстанда ир-ат сәламәтлеге елы булганга, әлеге эшкә тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк дип тапканнар. Әйтергә кирәк, бу республикада – яңалык. Әлегә башка бер генә районда да мондый тәҗрибә юк.
– Әгәр журналистлар арасында мондый ук кызыксыну тудырасын белгән булсам, сайтка хәбәрен чыгарып та элмәгән була идем, – дип уенын-чынын бергә кушып шаяртып та алды Рафис Вафин.
Урта медицина персоналы язын, җәен – кырда булсалар, көзен халык арасында профилактика чараларын уздыралар икән.
– Чәчү вакытында тракторчылар янына да чыгабыз. Печән чапкан вакытта да, сыер савучылар янына да чыктык. Үзебез белән кирәкле дарулар алабыз, чөнки чыкканчы ук кемнең кан басымы күтәрелергә мөмкинлеген чамалыйбыз. Табиблар игенчеләрнең хәлләрен иртән дә белешә, рейстан соң да карыйлар. Шул рәвешле без ир-атларда үз сәламәтлекләренә карата игътибар тәрбиялибез. Ә көзен, кыр эшләре тәмамлангач, авыл мәдәният йортларында онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары турында лекторийлар уздырабыз. Бу безнең өчен гадәти эш, – ди Рафис Вафин.
Игенчеләр тамак ялгап алган арада “Красный Октябрь” авыл җирлеге ФАП фельдшеры Елена Темникова журналистларга кырга үзләре белән нәрсә алып чыгулары турында сөйләде.
– Кан басымы, авыртуны баса торган препаратлар алып чыгабыз. Кан басымы күтәрелгән кешеләр була, ләкин без аларның вакытында кирәкле дарулар эчүен контрольдә тотабыз. Учетта торганнарының аптечкаларында кирәкле дарулар бармы-юкмы икәнен тикшерәбез, – диде ул.
Комментарийлар