16+

Тагын 51 татарстанлы Covid-19 йоктырган

Республикада коронавирус белән бәйле пандемия игьлан ителгәннән бирле, 8 757 кеше әлеге чирне йоктырган.

Тагын 51 татарстанлы Covid-19 йоктырган

Республикада коронавирус белән бәйле пандемия игьлан ителгәннән бирле, 8 757 кеше әлеге чирне йоктырган.

 

Узган тәүлектә Татарстанда ковид йоктыруның тагын 51 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кайткан кешедә ачыкланса, калганнары элемтә аша. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә генә дәвалана", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

30 дан алып 50 яшькә кадәргеләр арасында 19 хаста теркәлсә, 50 дән 60 яшькәчәләр арасында авыручылар - 15 кеше. 12 пациент 60тан 70 яшькә кадәрге яшь категориясенә карый, алтысы - 70 тән алып 80 яшькә кадәргеләр һәм бишесе - 18 дән 30 га кадәр.

Чир йоктыру очракларының күпчелек өлеше Казанга туры килә - узган тәүлектә биредә 24 яңа авыру ачыкланган. Чаллыда 10 кеше чирләп киткән, өчесе Түбән Кама районында яши. Югары Ослан, Биектау, Лаеш районнарында икешәр яңа очрак теркәлгән, берешәр хаста - Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Саба, Тукай һәм Ютазы районнарында расланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading