16+

Тагын янгын: Чувашиянең Батыр районында авыл янган! (ВИДЕО)

«Порт» базарындагы янгынның төтен исе бетәргә дә өлгермәде, редакциябезгә тагын бер зур янгын турында мәгълүмат килеп иреште.

Тагын янгын: Чувашиянең Батыр районында авыл янган! (ВИДЕО)

«Порт» базарындагы янгынның төтен исе бетәргә дә өлгермәде, редакциябезгә тагын бер зур янгын турында мәгълүмат килеп иреште.

Чувашия республикасының Батыр районында авыл янган, диделәр. Башта бу Буа районы белән чиктәш Татар Тимәше авылы дип шикләнгән идек. Ачыклый торгач, янгын Иске Тойси авылында булып чыкты. Авыл ук янмаган януын, ике йорт көлгә әйләнгән. Җил көчле булганга ялкын урам аркылы тагын ике өйгә дә күчкән, шөкер, янгын сүндерүчеләр ул торакларны саклап кала алганнар. Йортны тышлаган пластик сайдинглар гына эрегән.

 Чувашия республикасы Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Батыр районы буенча  кисәтү эшләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, янгын турында хәбәр 5 июнь көнне 13сәгать 40 минутта килеп ирешкән.Гомеренә зыян килгән кешеләр юк, әлегә янгынның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
 Иске Тойси чуваш авылы, анда 270 хуҗалык исәпләнә, кешеләр саны 800гә якын. Янгын чыккан Яшьләр урамында күбесенчә яшь гаиләләр яшәгән. Авыл халкы әйтүенчә, янгын башта Солдатовлар гаиләсендәге йортта чыккан. Яшь гаилә иске агач йорт сатып алып алты ел эчендә аны тулысынча төзекләндергән булган. Солдатовларның мәктәптә укучы ике балалары да бар. Янгын күршедәге ялгыз яшәүче 70 яшеннән узган Александра әби Кузнецова йортына да күчкән. Ике йорт күз ачып йомганчы көлгә әйләнгән.Ярый әле үзләренә берни булмаган, Солдатовлар сыерларын да коткарып калганнар.
Иске Тойси авылын яз көне су баскан булган. Ул чакта күпләр зыян күргән. Бәла ялгызы гына йөрми дигәндәй, хәзер менә тагын бер фаҗига. Ел башыннан бирле Иске Тойси авылында бу инде өченче янгын. “ Мондый зур янгынның авылда булганы юк иде, барыбыз да аптырашта, борчуда”,  ди әлеге авылны үз эченә алган Тойси авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алина Мальцева.

– Хәзер зыян күрүче гаиләләр кайсы туганнарына, кайсы күршеләренә урнашты. Вакытлыча кайда туры, килсә шунда яшәп торачаклар. Иминият акчасын түләүне бары янгынның чыгу сәбәбе ачыклангач кына хәл итеп булачак. Хәер, йортлар иминиятләштерелгән булганмы икәнен төгәл әйтә алмыйм. Александра әби декабрь аенда гына ирен җирләгән иде. Кайгы өстенә кайгы. Без авылдашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Акча җыешырга сүз куештык. Волонтерлар авыл буенча бу гаиләләргә ярдәм йөзеннән кем нәрсә бирә ала, шуны җыеп йөриячәк. Әле менә бер авылдашыбыз, өч тартма артык савыт- сабаларын бирәм диде. Янгын сүндерүдә барысы да катнашты, районнан килгән янгын сүндерүчеләрдән тыш, күрше авыл халкы, кайберүләр ялкын белән көрәшүдә үзләре ясаган җайланмалар белән дә ярдәм итте. Карак керсә берне ала, янгыннан берни калмый, дип юкка әйтмиләр. Мондый хәлләр башка кабатланмасын иде, – диде Алина Мальцева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading