Өлкән буыннар, бигрәк тә авыл мәктәпләренең элекке укучылары, берсе дә ишегалдындагы такта бәдрәфләрне онытмагандыр. Тәнәфесләрдә малайлар “М”, ә кызлар “Ж” ишекләренә чыр-чу килеп йөгерешә идек.
Бүгенге чор балаларының күбесе шушы “рәхәтлектән” мәхрүм.
– Республикада ишегалды бәдрәфле мәктәпләр бар әле. Ләкин, капиталь төзекләндерүләр үткәргәндә мәктәпләрнең ишегалларындагы бәдрәфләр бетерелә. Бәдрәфләр җылы бүлмәләргә урнаштырыла, аларга су һәм канализация челтәрләре сузыла, – диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы социаль эчтәлекле программалар кысаларында, алты елда 704 муниципаль мәктәп, 49 коррекция мәктәбе, 173 балалар бакчасы комплекслы яңартылган. Быел янә 112 мәгариф учреждениесе яңартылды.
– Берничә балалар бакчасында калган эшләр дә октябрь аенда тулысынча тәмамланачак, – дип ышандырды министр урынбасары.
Дүрт ел эчендә 37 ресурс үзәге (техникумнар һәм училищелар) капиталь ремонтланган. Быел тагын 11 бина яңа сулыш алды. Илдус Насыйров әйткәнчә, техникумнарның һәм училищеларның тулай тораклары да төзекләндерелә. Татарстанда быел 28 үсмерләр клубы 10 сентябрьгә төзекләндереп бетерелгән, аларга яңа җиһазлар куелган.
Элеккеге пионер лагерьлары да яңарыш кичерә, 2014 елдан махсус программа гамәлгә ашырыла. Бүгенгә 40 лагерь төзекләндерелгән, быел исемлек янә 14 лагерьга тулыланды.
Быел 34 социаль учреждениегә капиталь ремонт үткәрелгән. Исемлектә: Казандагы “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге”, Чаллыдагы “Асылташ” приюты, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйф балалар йорт-интернаты, Алабугадагы психоневрология интернаты, Югары Осландагы инвалидлар һәм өлкәннәр йорт-интернаты бар.
– Авылларда соңгы өч елда 114 клуб яңартылды. Быел төзекләндерүгә 42 клуб алынган иде. Унике клубта әле эш хәзер дә бара, якын көннәрдә тәмамланачак, төзекләндерү күләмнәре 98,6 процентны тәшкил итә. Социаль юнәлешле программалар башка республикаларда да бар, ләкин аларда Татарстандагы кебек колачлы төзекләндерүләр юк, – диде Илдус Насыйров.
Форсаттан файдаланып, министр урынбасарыннан “Киләчәктә чишмәләрне төзекләндерү буенча программа кабул итү уйланылмыймы?” – дип сорадым.
– Әлегә мондый программа турында сүз кузгатылганы булмады. Бездә чишмәләрне халык төзекләндерә бит, эшкарлар белән предприятиеләр дә булыша. Мондый матур мисаллар күп, – дип җавап кайтарды Илдус Насыйров.
Авыл кешеләренең юклы-барлы акча җыешып, чишмә төзекләндерүе ул инде башка нәрсә. Эшләр махсус программа нигезендә алып барылса, онытыла төшкән чишмәләрнең (авыл өйләренә дә су кертелде чөнки) яңадан дәрәҗәләре күтәрелер иде.
Быел 38 авыл җирле үзидарәсе, 114 медицина учреждениесе , 6 яшьләр үзәге, 19 муниципаль архив биналары төзекләндерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ничә авыл мәктәбе ябылды,ничә мәктәп 9-еллык кына булып калды??? Балалар бакчаларына ремон ясыйлар башта,аннары ябып куялар,мәктәпкә кушып, оптимизация- как говорится ...
0
0
0
0
Эйе,бэдрэф мэктэп очендэ бар,лэкин балалар хаман шул "ишегалды авыл бэдрэфе" юлын таптарга мэжбур,ченки эчтэге бэдрэфнен суы юк.
0
0
0
0
Эбрәкәй
0
0