16+

"Талантлы кеше оялчан була": "Тәртип" радиосы һәвәскәр җырчыларны барлый

“Тәртип” радиосы һәвәскәр башкаручылар арасында “Үз илемдә – үз көем”дип исемләнгән җыр конкурсы игълан итте. Аның төп максаты – онытыла барган җырларны барлау. 

"Талантлы кеше оялчан була": "Тәртип" радиосы һәвәскәр җырчыларны барлый

“Тәртип” радиосы һәвәскәр башкаручылар арасында “Үз илемдә – үз көем”дип исемләнгән җыр конкурсы игълан итте. Аның төп максаты – онытыла барган җырларны барлау. 

“Беренчедән, бу конкурс “Тәртип” радиосы яңа ешлыкка кайтканнан соң, югалткан тыңлаучыларны эзләп табу, һәр өйгә, һәр татар күңеленә барып җитү ниятеннән оештырылды. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да безне кушымта аша тыңлый. Аларны да кузгатырга теләдек. Икенче максат - югала барган җырларны, авылларда, гаиләләрдә генә сакланган хәзинәләрне барлау. Өченчедән, адәм баласының үзе белән картая торган хыяллары бар. Конкурсларда катнашучылар күп булырга мөмкин, ләкин өендә савыт-саба юганда, яки гөлләргә су сипкәндә, үз көен көйләп йөргән оялчан кешеләр дә бар. Талантлы кешеләр әрсез булмый, аларның хыялын тормышка ашырсак, изге гамәл булыр иде”, - ди “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.  

Әлегә конкурска 57 видео кабул ителгән. Иң яшь катнашучыга – 8, иң өлкәненә 78 яшь. Радионың баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Ялалова әйтүенчә, катнашучыларның өчтән бер өлешен Арчада яшәүчеләр тәшкил итә. Татарстаннан кала, Башкортстан, Пермь һәм Киров төбәкләрендә яшәүчеләр дә катнашкан.

“Конкурста керәшен кардәшләребезнең катнашуы да сөендерде. Шунысы игътибарга лаек: конкурста бер-берсен кабатлаган җырлар юк диярлек. Катнашучылар “Уел”, “Габдрахман”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” һәм башка җырларны башкарган. Конкурска килгән җырларның өчтән берен 80-90нчы еллар җыры алып тора. Хәтта безнең архивта булмаган җырлар да бар”, - ди Ләйлә.

Бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып җырланган яки акапеллага башкарылган җыр видеосын 20 апрельгә кадәр “Тәртип” радиосының ватсап яки телеграм номерына юлларга кирәк. Җиңүчеләр исеме 26 апрель көнне билгеле булачак.

Барлык видеолар мәртәбәле комиссия әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк. Жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, әдәбият белгече, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин, ТР атказанган артисты Илүсә Хуҗина.

“Төптән уйлап караганда, бу конкурс күптән кирәк булган икән. “Тәртип” радиосы бу бәйгене моңнарыбыз, көйләребез, җырларыбыз мәсьәләсендә тәртип урнаштыру максаты белән башлап җибәрде һәм аны хуплаучылар да байтак булды. Әгәр бәйгедә онытыла барган бер-ике генә җыр пәйда булса да, бурычыбыз үтәлгән булачак. Бүгенге көндә һәвәскәрләр арасында сәхнәгә чыгарып бастырырдай, безгә мәгълүм булмаган көйләрне күңелләрендә саклаучылар бихисап”, - диде Фоат Галимуллин.

Илүсә Хуҗина үзе дә бу бәйгедә катнашырга теләвен белдерде. “Үзем дә катнашыр идем, әмма, кызганыч, бәйге үзешчәннәр арасында үткәрелә. Моңа да карамастан, катнашучылар профессиональ дәрәҗәдә җырлый. Бәйгедә яшьләрнең күбрәк катнашуын телим. Музыка көллиятенең татар халык бүлеген тәмамлаган шәкерт буларак, минем өчен яшьләрнең халык җырларын башкаруы мөһим шарт булып тора”, - диде Илүсә.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: Гран-при иясенә – 20, 1 урынга – 15, 2 урынга – 10, 3 урынга лаек булучыга 5 мең сум тапшырылачак. Бәйге турында тулы мәгълүмат tartip.tatar сайтында. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading