Шәһри Казан

“Талның 3-4 төре генә җиһаз үрү өчен яраклы” 

Балтач районы Янгул авылында талдан йорт җиһазлары ясый торган предприятие бар. Баксаң, андый җитештерүчәнлек Татарстанда башка юк икән, хәтта ил буенча көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Бик уникаль бит инде бу. Шунда кереп, аның эшчәнлеге белән танышып чыгарга булдык. 

Анда безне бер хатын-кыз каршы алды. Бик сәер тоелды бу, чөнки мондый оешманың эшчәнлеге ир-атлар кулында булырга тиеш кебек иде. Шулай да, Диләрә Габдрахманова предприятие белән бик уңышлы җитәкли дип аңладым, чөнки продукциясен бөтен Россиягә озата, ә оешма белән хезмәттәшлек итүчеләр саны көннән-көн артып тора. 

Талны бөгеп, кулдан төрле көнкүреш җиһазлары ясый торган әлеге фабрика 2012 елдан бирле эшли. Гомумән, мондый кәсеп Балтач районында элек-электән үк булган, Габдрахманова аны дәвам итүче. 

Диләрә Чаллыда туган, Янгул авылына күчеп кайткач, әтисе элеккеге фабрикада эшләүчеләрне туплап, шушы урында әлеге предприятиегә нигез сала. Бер-бер артлы өч сабый алып кайткан дәвердә дә кызлары гаилә бизнесын көйләп җибәрергә ярдәм иткән, ә инде балалары үсә төшкәч, тулысынча шушы өлкәгә кереп китеп, җитәкчелек эшен үз җилкәсенә ала.

– Ә ник менә талдан үрү кәсебен алдыгыз? – дип сүз катам.
– Үзем иҗат кешесе булгач, миңа бу эшчәнлек бик якын. Шулай ук агач яратам, табигый продукцияне үз итәм. Без нәкъ менә “каркасный принцип работы” белән эшлибез. Әйе, кайбер җирләрдә талдан кәрҗиннәр яисә бишекләр үрәләр, ә менә кәнәфи, урындык, диван, өстәл ясаучыларны күргәнем юк. 
Бүген предприятиедә 30 кеше эшли. Фабриканың осталары янына кереп, хезмәтләрен карап чыктык. Һәрберсе аерым бүлмәдә тал арасында күмелеп утыра, берсе урындык үрә, икенчесе диванның бер өлешен ясап маташа. 

Предприятие әлеге кәсепне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру идеясе белән дә янып йөри. Диләрә Габдрахманова әйтүенчә, “Земля мастеров” дигән проект нигезендә яшьләргә талдан үрү серләрен өйрәтәләр. Аның кысаларында туристларга экскурсияләр күрсәтергә дә планлаштыралар. 

Реклама

Бу тирәләрдә элек-электән үк үрү цехлары булган, ә инде әлеге фабрика ул продукцияләрне яңарткан һәм үзгәрткән, хәзер күбрәк Скандинавия стиле кулланыла. Диләрә сүзләренә карасак, әлеге юнәлеш Америка һәм Европа илләрендә бик нык популярлашкан. Әлеге мода безнең илгә дә үтеп керә башлаган. Әйтик, Мәскәү якларында, хәтта, өйләрне һәм ял итү базаларын, кафе һәм рестораннарны да шундый җиһазлар белән баеталар. 
Шул тенденцияләргә ияреп, Янгул авылындагы фабрика да һәрвакыт яңа модельләр уйлап чыгара. Диләрә Габдрахманова фикеренчә, әлегә Татарстанда Скандинавия стилен бик аңлап бетермәсәләр дә, тагын 4-5 елдан ул тулысынча безнең көнкүрешкә керәчәк.

– Агачтан ясалган кул эшләнмәләре – ул үзе үк кыйммәт, мондый төр табигый продукция һәрвакыт кеше тарафыннан югары бәяләнә. Әйтик, без талларны үзебез җыябыз. Аның 100дән артык төре булса, шуның 3-4е генә җиһаз үрү өчен яраклы. Ул ботаксыз, тармакланмаган булырга тиеш, товарның сыйфатына кайчан җыелгынлыгы да йогынты ясый. Әзер продукциягә безнең осталарыбыз бөтен җаны-тәнен биргән дисәм дә ялгышмам, башыннан ахырына кадәр кеше үз кулы белән барлык эшне башкара, – диде Диләрә. 

Ахырдан талдан эшләнгән җитәкче өстәле артында утырып алдым. Монысын да шушы фабрикада ясаганнар. Әлбәттә, мондый төр борынгы кәсеп киләсе буынга тапшырылырга тиеш. Әлеге фабрика файдалы эшкә алынган.

Рәсим Хаҗиев.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: