16+

Талпаннар котырган: ничек сакланырга?

Табигатькә чыкканда, күпләр талпан иярмәсен дип борчыла. Зарарлы бөҗәкләр урманнарда гына түгел, Казан паркларында да очрый.

Табигатькә чыкканда, күпләр талпан иярмәсен дип борчыла. Зарарлы бөҗәкләр урманнарда гына түгел, Казан паркларында да очрый.

Әллә яз соң килү галәмәте, быел халык талпаннардан аеруча зарлана. Дөрес, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева әйтүенчә, аларны башка елдагыдан күбрәк дип әйтеп булмый. Активлык чорлары 25 апрельдән башланган. Быел талпаннарны исәпләү системасында үзгәрешләр булганга, әлегә ул ничә кешегә зыян салганын әйтеп булмый, диделәр. Республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре фаразлавынча, аз түгел. Үзәккә көн саен талпаннан зыян күргән берничә кеше мөрәҗәгать итә, ди.

Билгеләре

– Талпан авырттырмыйча гына тешли. Бөҗәк энцефалитлы булса, авыруның билгеләре үзен бер атна узгач кына сиздерә башлый. Кеше тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезләнергә мөмкин. Тешләгән урын кызара, талпан кереп калган булса – шешә, бөҗәк үзе дә үсә.
– Талпан энцефалиты кешенең үзәк нерв системасын зарарлый, нәтиҗәдә гомерлеккә инвалид калуы ихтимал. Талпан кешене тешләгәч, селәгәе аша кешегә вируслары күчә. Шуңа да бөҗәкне лабораториядә тикшертү мөһим. Бөтен талпан да энцефалитлы дигән сүз түгел.

Ничек сакланырга?

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Алимова әйтүенчә, табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк.
Саклануның тагын бер төре – урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү.

Талпаннарга каршы прививканың файдасын күрүчеләр дә бар.
– Дөрес, әлеге прививка илкүләм календарьдагы вакциналар исемлегенә кермәгән. Шуңа да ул мәҗбүри түгел. Әлеге вакцина талпаннар эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы, урманчылык, геология өлкәсендә эшләүчеләргә, аучыларга тәкъдим ителә. Гомумән, теләгән һәр кеше, табиб белән киңәшләшеп, аны ясата ала. Вакцина түләүле, – диде Роза Алимова.
Әйтик, Казан Гомеопатия үзәгендә бер вакцина салдыру 800 сум тора. Вакцинаны ике тапкыр ясатырга кирәк. Планлы прививка салдырсаң, беренчесен – көз көне, икенчесен яз айларында ясыйлар. Тәэсире өч елга җитә. Ә кичектергесез рәвештә вакцина кирәк булганда, прививканы ике атна аралык белән ясыйлар. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, быел республикада 5 мең кеше талпанга каршы прививка ясаткан. 125 гектарга якын мәйдандагы җирне бөҗәкләргә каршы йогышсызландырганнар.

Талпан кадалса, нишләргә?

Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне үзеңә дә тартып чыгарырга була, әмма моны бик сак эшләргә киңәш ителә. Чөнки талпанның аяклары, башы өзелеп калуы бар. Кайбер кибетләрдә талпанны чыгарырга булыша торган махсус җайланмалар да сатыла. Тәннән алынган бөҗәкне ташларга ашыкмагыз, аны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барып тикшертсәң, ышанычлырак. Талпандагы энцефалит һәм боррелиоз авыруларын тикшертү 779 сум тора. Бөҗәкне тәннән алганнан соң ярты көн эчендә лабораториягә китерергә кирәк. Лаборатория Казанда Сеченов урамы, 13а йорты адресы буенча урнашкан. Авылда исә фелдьшерны чакыртырга була. Кешене талпан тешләгән икән, канны тикшертергә, талпанга каршы иммуноглобулин кадатырга туры киләчәк.


Талпан турында 3 миф

1. Талпан агачтан төшә. Юк, гадәттә, талпаннар җирдән 1,5 метрга кадәр генә күтәрелә һәм алар сикерә белми. Күп вакыт җирдән, үлән арасыннан менәләр.

2. Тәнгә кадалган талпаннарны май сылап чыгарып була. Бу – ялгыш фикер, элек әби-бабайларыбыз бу алымны еш кулланганнар, әмма талпанның өзелеп калуы бар, аннары май белән талпан тыгыла һәм тәнгә селәгәен тагын да күбрәк бүлеп чыгара.

3. Талпан тешләсә, кеше үлә. Талпанның йогышлымы-түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Энцефалитлы талпан тешләсә дә кеше үлә дигән сүз түгел. Барысы да кешенең каны ни дәрәҗәдә агулануына бәйле. Себер, Ерак Көнчыгышта талпан тешләсә – куркыныч, ә бездә быел энцефалитлы талпан әлегә теркәлмәгән.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading