Шәһри Казан

Тамашачыны тәрбияләү театрдан башлана

Республикада театр сезоны рәсми рәвештә ачылды. Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта республиканың әйдәп баручы театрлары булачак яңалыклар белән таныштырды. Сүз яңа сезондагы үзенчәлекләр, театр залларына тамашачылар җыю хакында да булды.

«Сүнгән йолдызлар»га таба
Театр дөньясы кайнап тора. Тамашачы өчен төрле ракурстагы темалар күтәрелә, яңа спектакльләр чыга. Һәрбер театрның үзенең алып барган проектлары бар. Күбесенә ияләшеп тә беттек. Аңлый, таный, көтеп ала башладык. Яңа сезонда яңалыклар да бар, моңарчы әйдәп алып барылган проектларның дәвам ителүе дә көтелә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов үзләренең репертуарлары, гастрольләре турында сөйләп кенә калмыйча, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә дә тукталып үтте. Быел алар аны Америкага да барып үткәрмәкче булалар. Ул гыйн­вар аенда дөньядагы иң дәрәҗәле концерт залы булган – Нью-Йоркның Карнеги-холлында узачак. «Без, бернәрсәгә дә карамастан, бу идеяне чынга ашырырга тырышабыз. Билетлар бу айда сатуга чыгачак, бәясе – 18 доллардан башлап  100 долларга кадәр», – дип сөйли театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Казанда әлеге фестиваль 28-29 ноябрьдә куелачак. «Без өч ел дәвамында башкарган эшләребезне тәкъдим итәчәкбез. Шул өч фестивальнең иң яхшы репертуарлары быелгы программага керәчәк», – диде Р. Мөхәммәтҗанов.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләвенчә, быел театр «Сүнгән йолдызлар» спектаклен кабат сәхнәләштерәчәк. «Мин Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен укып үстем. Марсель абый Сәлимҗанов куйган постановкадан соң шактый вакыт узды, бу пьесаны хәзер үземә куярга теләк туды. Аның премьерасы февраль аенда булыр дип уйлыйм», – диде ул. Шулай ук Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь», Мансур Гыйләҗевнең «Таңбатыр» әсәрләре сәхнәләштереләчәген дә сөйләде. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, балалар әкиятен кую зурлар өчен спектакль әзерләүдән дә авыррак, җа­вап­лылык сорый, диде. Шулай ук ул күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә, ул туган көнне яңа спектакль куелуы һәм аның исемендәге премия дә тапшырылуын хәбәр итте. Марсель агага быел 7 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. «Традицион рәвештә без бу көнне яңа спектакль уйныйбыз һәм аны режиссерыбызга багышлыйбыз. Бу юлы Александр Володинның «Санаулы кичләр» («Пять вечеров») әсәрен куячакбыз», – диде ул. Театр шулай ук Халыкара театраль олимпиадасында катнашачак. Алар Санкт-Петербург шәһәрендә Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен ике көн рәттән куярга җыена.

Реклама

Тәҗрибәләр үткәрү дәвам итә
Тамашачыны ничек спектакльләр карарга чакырырга, бүген яшь тамашачыларны ничек театр дөньясына якынайтырга кебек сорауларга да җавап эзләнде. Чынлык­та һәр театр алдында торган четерекле мәсьәләләрнең берсе инде бу. Әлбәттә, спикерлар белдерүенчә, бүген телеэкраннардан барган бәхәс-шоуларга, төрле күңел ачу тапшыруларына каршы торуы да кыен. Әмма мәдәниятсез халыкның киләчәген саклап калу авыр булачак. Театрда уйналган тамашаларның уйландыра алу көче барлыгына да инанырга һәм алга таба да инандырырга кирәк. Һәрбер театр труппасы шуны максат итеп куеп эшли дә. Мәдәният министры Ирада Әюпованың, халык театрга ял итәргә килә, алар күп очракта драма карарга әзер түгел, диюе дә урынлы. Шул ук вакытта тамашачы күп кенә спектакльләрдән соң уйга кала. Теләсә кайсы театрны алыйк, анда төрле жанрдагы әсәрләрне сайларга мөмкинлек бар. Телисең икән –көләсең, телисең икән – елыйсың. Әмма үзгәрәсең.

Театрларның төрле проект, төрле лабораторияләр ачып, үзләренә яшь тамашачыларны якынайтырга тырышуы түгелме икән? Безнең тулы бер буын театрга йөрми бит. Бу татар театрларына гына түгел, рус театрларына да хас. Ә яшьләрне тартуның үз юллары бар. Мәсәлән, камаллылар быел сишәмбе көнне генә үткәрелә торган проектын уйлап тапкан. Яшь тамашачылар кичке сәгать 8дән башлап  төн уртасына кадәр өч спектакльне берьюлы карый алачак. Анда яшь драматургларның әсәрләре сәхнәләштерелә. Сөмбел Гаффарованың «Парковка», Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» әсәрләре куелачак. Спектакльләрне студентлар уйный. Антракт вакытында шулай ук яшьләр арасында популяр булган төркемнәрнең чыгышлары, шагыйрь, рәссамнар белән очрашулар да күрсәтеләчәк. «Яшьләр сишәмбесе» проекты Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 22 октябрьдән башлана. «Сишәмбе шундый форматта эшләр алып ба­рыр­га телибез. Бу репетицияләр көне иде. Быел бу кичтә тамашачыларыбызга өч пьеса бүләк итәргә булдык», – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры шулай ук моңарчы күп бәхәсләр тудырган «Тамга» лаборатория­се эшчәнлеген дәвам итәчәк. Театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова куелачак репертуар белән генә таныштырып калмады, һәркемне кемнәндер фикер ишеткәнче, лабораторияләрдә катнашырга, килеп карарга чакырды.

«Әкият» курчак театры, гомумән, шаккатырмакчы була. Режиссер Илгиз Зәйниев быел өч елга бер үтә торган «Шомбай фест» үткәрелүе, балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә спектакльләр чыгарулары һәм тагын әллә нинди яңалыклары белән уртаклашты.

Гомумән, театр дөньясында шактый күп эзләнүләр күзәтелә. Режиссерлар да бер урында гына утырмый, замана тамашачысына илтүче юлларны эзли. Министр Ирада Әюпова әйткәнчә, ничек кенә карасак та, спектакльгә йөрүче юк икән, билетлар алынмаса, кайбер спектакльләрнең репертуардан бик тиз төшеп  калуы да мөмкин. Шунысы да бар: безнең театр-спектакльләргә яратып йөрүче, мәдәни тормышта кайнаучылар бер кавем тамашачыларыбыз бар. Алар һәрбер театр­ның артистларын, репертуарын белеп йөри. Болардан тыш, сәнгатьтән бик ерак торучы кешеләр барлыгын да беләбез. Артык экспериментлар ясау тамашачыны йолыккалауга китермәсме? Тамашачының үзен чуртан, кысла һәм аккош хәленә калдырмасак, традицияләргә дә туг­ры калсак иде. Театр – элгечтән, ә татар тамашачысын тәрбияләү театрның үзеннән башлана.

 

фото - kamalteatr.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: