16+

Тамга

Мин аны башта кылыч дип уйлаган идем... Яхшы рәссам тарафыннан бик оста итеп эшләнгән кылыч рәсеме.

Тамга

Мин аны башта кылыч дип уйлаган идем... Яхшы рәссам тарафыннан бик оста итеп эшләнгән кылыч рәсеме.

Ә бу чын кылыч түгел. Бу нибары тик рәсем генә. Һәм бу беркемнең дә кулында түгел. Ә аягында. Күз алдына китерә аласыз инде: җәйге матур көн, кыска шортик кигән матур кыз һәм шул кызның озын ботларының эчке ягында, ну, ирләр карашы куна торган урынында – кылыч рәсеме... Татуировка...

Ни өчен шулай тәфсилләп язам, чөнки мине бүгенге чынбарлыкка шушы кызның аяклары алып чыкты. Бактың исә, хәзер һәр яшь кешедә диярлек әнә шундый татуировка икән. Барысының да ботында түгел, әлбәттә.
Мин бу хакта төрле чыганаклар актарып карадым, ләкин берсендә дә рәтле җавап тапмадым. Татуировка тарихы, аның ни өчен шундый таралган булуы турында бик беләсем килгән кебек иде. Тарихчылар сүзен аз гына чагыштырып тасвирласаң, менә мондыйрак нәрсә килеп чыга.

Татуировканы адәм баласы бик борынгы заманнарда ук, кыргый җәнлек-җанварларны кулга ияләштергәч үк ясый башлаган. Тик үзенә түгел. Ияләштергән хайваннарына. Эткә ул кирәкмәгән, атка да артык булган, чөнки болар – акыллы хайван, үзләре үк танып тора. Шуңа күрә иң беренче татуировканы сарыкларга ясаганнар. Беренчедән, алар күп, бер-берсеннән аерып алгысыз, танып бетерерлек кенә түгел, үзләре дә сине бар дип белми, шуңа маңгайларына, сыртларына, колак очына һәр кеше үз тамгасын ясый торган булган. Соңрак европалылар алга киткән, башка халыкларны басып алып, колга әйләндергән. Һиндстанны, Кытайны, Африканы... Бу төбәк кешеләрен бер-берсеннән аера алмагач, алар тагын шул тамга салу эшенә тотынган. «Монысы минем кол, монысы синең кол», – дип, аларның маңгаена мөһер сугып чыкканнар. Шул рәвешле, колларга тату ясау гадәте модага кергән.

Ул колларның кайберсе бик акыллы һәм булдыклы булган инде. Качып киткәннәр дә үз илләренә кайтканнар, анда бик данлыклы кешегә әйләнгәннәр. Ә якташлары, шулар кебек батыр һәм куркусыз булырга теләп, үз маңгайларына үзләре сурәт төшерә башлаган. Маңгае тар булганнары бүтән урынына эшләгән. Маңгаеңа тату төшерсәң, акыллы буласың, кулыңа ясасаң – эшчән, дигән ышану барлыкка килгән.

Колбиләүчелек чоры узгач, колларны аерып алу хасияте беткән. Татуировка ясаучы рәссамнар эшсез калган. Һәм алар шундый тәкъдим белән чыкканнар: «Әйдәгез, каракларга, үтерүчеләргә, фахишәләргә тату ясыйк. Алар да кол бит инде, үз нәфселәренең коллары». Хакимнәр хуплаган. Шул рәвешле, каракларга – бер төрле, үтерүчеләргә – икенче, фахишәләргә өченче төрле тамга сала башлаганнар. Ә сәяси җинаятьчеләргә тату ясап тормаганнар, аларның маңгаена кызган тимер басканнар. Россиядә ул «Вор» дип язылган тамга булган.

Заманнар үзгәрү белән, бу гадәтләр дә юкка чыккан һәм татуировка ясату сәяси, мистик һәм хаҗәти төсмерләрен җуеп, аерым кешеләрнең йә төркемнәрнең башкалардан аерылып тору өчен үз теләге белән ясата торган нәрсәсенә әйләнгән.

Ә безнең чорда... Безнең чорда ни өчен ясатуын кеше үзе дә белми... Җинаятьче түгел инде ул, кол да түгел, сарык та түгел... Башкалардан аерылып тору, дисәң... Бәлки шунысы дөресрәктер. Чөнки хәзерге яшь кеше башкалардан бернәрсәсе белән дә аерыла алмый. Барысында да бер үк телефон. Бер төрле белем, аң, караш. Эш эзләү... Тапмау... Тапсаң да... Хезмәт хакы белән килешмәү... Хәзер ул бөтен халыкка бер төрле – ачтан үлмисең, шәрә йөрмисең, рәхәт күрмисең. Башкалардан нәрсә белән булса да аерылырга телисең икән – татуировка ясат. Үзенчәлекле итеп. Ул креатив дип атала. «О, синеке шундыймыни, минеке менә мондый», – дип сөйләшеп китәргә дә бер тема була...

Башкалардан аерылу да бик җиңел түгел шул. Төркемнән аерылып китәргә теләсәң, төркемнән аерылып китәргә теләүчеләр төркеменә килеп кушыласың...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading