16+

«Тантана-2019» премиясе кемнәргә тәтеде?

27 март – Бөтендөнья театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган «Тантана-2019» премияләрен тапшыру чарасы узды. Премия театр эшендә үзен күрсәткән шәхесләргә ел саен бирелә.

«Тантана-2019» премиясе кемнәргә тәтеде?

27 март – Бөтендөнья театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган «Тантана-2019» премияләрен тапшыру чарасы узды. Премия театр эшендә үзен күрсәткән шәхесләргә ел саен бирелә.

«Тантана»да актерлар, бераз шаяртып, хулиганлык кылып алырга ярата. Быелгы премия дә искәрмә булмады. Тамаша «сәхнәдә барган вакыйгаларны фото, видеога төшерергә, селфи ясарга, люстраларда атынырга һичшиксез рөхсәт ителә» дигән сүзләр белән башланып китте. Ә премиянең алыштыргысыз алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев кичәне, тамашачыларга арты белән басып: «мин инде бу чараны тугыз ел алып барам... сәләтле кеше булу ничек авыр икән?!» – дип сукранып башлады. Ул кичәне ТЮЗ театрының яшь һәм чибәр актрисасы Эльвина Булатова белән алып барды. Ә театр һәм шәраб алласы Дионис ролен башкарган икенче бер алып баручы – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, бөтенләй сүзләрен өйрәнмичә, сәхнәгә чыккан иде. «Сүзләр авыр, бу бит сиңа Шекспир түгел, бу – Илгиз Зәйниев (режиссер, драматург. – авт.)!» – дип көлдерде ул тамашачыларны. Бер сүз белән әйткәндә, бу кичә бернинди театр калыпларына да буйсынмаган иде.

Иң беренче булып театрга әле яңа килгән яшьләрне бәяләп киттеләр. «Дебют» номинациясендә җиңүче дип Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы Ләйсән Закирова һәм Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры актрисасы Язилә Ильясова танылды. Ләйсән Казан тамашачысына «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый) спектаклендәге Әхмәдулла образы аша таныш. Егет ролен уйнарга алыну Ләйсәннән генә түгел, аңа бу рольне ышанып тапшырган режиссер Ренат Әюповтан да зур батырлык сорагандыр. Ничек булса да, ул беренче зур роле – Әхмәдулла образы белән театр дөньясын шаулата алды. Язилә Ильясова «Салкын көн» (М.Башкиров) спектаклендә Куаныч ролен башкарган иде.


Актерлар үз образларын эпозодик һәм төп рольләргә бүлергә яратмый. «Сәхнәгә бер минутка чыгып та, спектакльнең төп мәгънәсен ачып биреп була», – ди алар. Шуңа күрә «Тантана» премиясендә «Иң яхшы эпизод роле»н башкаручыларны да билгелиләр. Быел бу дәрәҗәле исемне «Тормышмы бу?..» (Г.Исхакый) спектаклендә Галиәкбәр роле өчен Камал театры актеры Фәннүр Мөхәммәтҗанов алды.

Сүз уңаеннан, Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?..» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясендә алты номинация буенча җиңүгә дәгъва кыла. Ул «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Рәхимова, «Иң яхшы ир-ат роле» – Искәндәр Хәйруллин, «Рәссам эше» – Булат Ибраһимов, «Ут буенча рәссам эше» – Ольга Окулова кебек юнәлешләрдә җиңү яуларга мөмкин. Зур сәхнәдә куелган татар спектакльләренең моңа кадәр «Алтын битлек»кә дәгъва кылганы юк иде әле.

Әлеге спектакль татар дөньясында чыннан да зур казаныш булган бугай, чөнки «Тантана» барышында ул берничә тапкыр кабатланды. Шул ук Искәндәр Хәйруллин «Тормышмы бу?..» спектаклендә Хәлим роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. Бу актерның өченче премиясе инде. Узган ел ул шул ук номинациядә «Ак калфагым төшердем кулдан» (И.Юзеев) спектаклендәге Тайфур Кормаш роле өчен бүләкләгәннәр иде.
Кайсы жанрда иҗат итүче актерлар үз эшен аеруча да ярата дип уйлыйсыз? Алып баручылар сүзләренчә, бу – курчак театры һәм балалар театрында эшләүчеләр.

– Курчак театрында актерлар һәрвакыт икенчел планда кала. Ә балалар спектаклен ерып чыгу – иң зур сынауга тиң. Шуңа да үз эшен иң нык яратучылар алар, – диде Искәндәр Хәйруллин сәхнәдән.


Шулай итеп, «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә Яр Чаллы курчак театры актеры Егор Митрофанов җиңү яулады. Быел актер «Горебогатырь Косометович» (Екатерина II) спектаклендә – Горебогатырь, «Царевна-лягушка» (Н.Гернет) спектаклендә Кощей рольләре белән алдынгылыкка чыккан.

Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры «Бәхет кошы» (М.Метерлинк) спектакле белән «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яулады. Әле сигез ел элек генә дәүләт статусына ия булган Әтнә театры өчен әлеге спектакль бик зур казаныш. Анда төп рольләрне балалар башкаруын да онытмаска кирәк, профессиональ актерлар – икенчел планда. Моңа кадәр дәүләт драма театрларында балалар коллективлары катнашында спектакльләр чыгарылганы юк иде әле. Сүз уңаеннан, «Бәхет кошы»н театр һәр ай саен Казанга алып киләчәк.


«Тантана»да тормышын театрга багышлаган, театр дип янган олы буын актерларын да ел саен билгеләп китәләр. «Намус һәм тугрылык өчен» дигән номинация җиңүчесе дип Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева танылды. Аңа бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

– Бу – тере легенда! Бу безнең вөҗданыбыз! – диде Наилә ханым турында Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул залда җыелган бар театр әһелләрен бәйрәм белән котлады.


– Актерлар кеше җанына һәм йөрәгенә үз куллары белән кагыла ала. Мин һәрвакыт аларның эшенә сокландым. Бер көнне актер шундый начар кешене уйный, аның белән хәтта кул биреп күрешәсе дә килми. Икенче көнне ул бөтенләй башка образда, җанны тетрәндереп уйный. Аны кочаклап аласы килә башлый. Ә бу бит шул ук кеше, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль»не башкаручы дип Гулнора Гатина табылды. Аңа бу бүләкне М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрының «Сөембикә» (Р.Ахиярова) спектаклендә Сөембикә партиясе өчен тапшырдылар. Гулнора үзе, гастрольләре булу сәбәпле, тантанага килә алмаган. Әлеге номинациягә Шаһгали партиясен башкарган Филүс Каһиров һәм Кошчак партиясен башкарган Артур Исламов та дәгъва кылган иде.


Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының «Сотворившая чудо» (У.Гибсон) спектаклендә Элен роле өчен Ләйсән Хәбибуллина («Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле») бүләкләнде. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Буа дәүләт драма театрының «Абага» (Р.Зәйдулла) спектаклендә Шофёр, Альбир, Мулла рольләре өчен Илфир Солтановка премия тапшырдылар. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Lady Газраил» (С.Мур) спектаклендә Энни Уилкес роле өчен Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина («Иң яхшы хатын-кыз роле») бүләкләнде. Әлеге номинациягә Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова да дәгъва кылган иде.

«Әкият» курчак театры да бүләксез калмады. «Ночь перед Рождеством» (Н.Гоголь) спектакле өчен актерлар «Иң яхшы артистлар ансамбле» номинациясендә җиңде.
Быел «Ел вакыйгасы» номинациясендә бер җиңүчене сайлап ала алмаганнар. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, бу бик авыр эш булган.


– Сезнең өчен бу сәхнә эш кенә түгел, ул сезнең тормышыгыз. Мин бүген сезнең кәефегезне кырачакмын. Без жюри әгъзалары белән дүрт спектакль арасыннан иң яхшысын аерып ала алмадык. Татарстанда 15 дәүләт, өч муниципаль театр бар. Соңгы елларда әле бик күп дәүләтнеке булмаган театрлар ачылды. Республикабызда театр дөньясы киңкырлы һәм бу сөендерә дә. Быел премиягә яңалык кертергә булдык. Киләсе елдан «Ел вакыйгасы» премиясе бөтенләй бирелмәячәк. «Тантана» башлангыч чорында театрны үстерүче аерым бер шәхесләргә юнәлтелгән иде, менә шулай булып калсын да. Театрларны бер-берсе белән чагыштыру авыр була башлады, алар һәммәсе дә үзгә – кабатланмас. Киләсе елдан сценографлар, гримерлар, костюмерларны да бәяли башлаячакбыз. Алар бүген – югалып баручы һөнәр ияләре. Быел Россиядә Театр елы булу уңаеннан, финалга чыккан дүрт спектакльне дә «Ел вакыйгасы» дип бәяләргә булдык, – диде Ирада Әюпова.

Шулай итеп М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрының «Сөембикә» операсы (композитор Резеда Ахиярова, режиссёр Юрий Александров), Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Бал. Бесы» (Ф.Достоевский, режиссёр Туфан Имаметдинов), Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының «Тормышмы бу?» (режиссёр – Айдар Җаббаров, рәссам – Булат Ибраһимов), «Живой город» заман сәнгатен үстерү фондының «Анна Каренина» (Л.Толстой, режиссёр Диана Сафарова) театр дөньясының ел вакыйгасы дип танылды.
«Тантана», театр премиясе кысаларында, артистларга һәм коллективларга махсус бүләкләр дә тапшырылды.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading