Гимназиядән соң Казан дәүләт университетында укый. Аннан соң Польшага китеп, 11 ел эшли. 1902 елда Казанга кайтып өйләнә һәм хатынын да Польшага алып китә.
Арбузовның өч баласы була. Өчесе дә әтисе юлын сайлый, гәрчә Александр әфәнде моңа каршы булса да. Чөнки химик балаларын музыка өлкәсендә күрә. Әмма гомеренең азагында ул барыбер балаларының химик һөнәрен сайлаулары белән горурлануын яшерми.
Бала чакта Александр Арбузов барлык халык музыка уен коралларында уйный. Казанга укырга киткәч, скрипкада уйнарга өйрәнә.
Александр Арбузовның иң беренче һәм мөһим ачышларының берсе – ул аспиринны синтезлау. Моңа кадәр аспиринны чит илдән, бик зур акчага гына алып кайта торган булганнар. Ватандашыбыз бу кирәкле даруны Казандагы заводта уйлап тапкан. Ул чорда аспиринны тәүлегенә 16 килограмм эшләп чыгара торган булганнар. Әлеге ачышны Александр Арбузов Беренче бөтендөнья сугышының беренче елында ясаган, чөнки яралыларны дәвалау таләп ителгән.
Александр Арбузов – канифоль, скипидар, камфор мае уйлап тапкан галим. Боларның барысын да без хәзер дә кулланабыз.
Танылган химик фотога төшерергә бик яраткан, шуңа музейда да аның фотосурәтләре бик күп.
Комментарийлар