16+

Быелның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арта

Быелның 1 гыйнварыннан халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру каралмаган, тик 1 июльдән арту көтелә.

Быелның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арта

Быелның 1 гыйнварыннан халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру каралмаган, тик 1 июльдән арту көтелә.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов бу турыда узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында әйтте. Комитет газ, электр, җылылык, су һәм су бүлеп бирү, көнкүреш калдыкларын утильләштерү, транспорт хезмәтләре, социаль һәм сәнәгатькә карамаган хезмәт күрсәтүләр, шулай ук инженерлык челтәрләренә технологик тоташу бәяләрен һәм тарифларын көйли. Узган ел тарифларга кагылышлы 8000 карар чыгарылган.

– Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләү узган ел 16,9 миллиард сум икътисади нәтиҗәлелек китерде, – диде Марат Зарипов.
Үз белдегеңдә югары бәя куеп яки дәүләт тарафыннан билгеләнелгән тарифларны санламыйча хуҗалык эшчәнлеге алып бару тыела. Комитет узган ел шундый очракларга кагылышлы 93 административ эш кузгаткан, гаеплеләргә 2,8 миллион сум штраф салынган.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан көйләнелә торган хезмәт күрсәтүләр төрләренә тариф үзгәрешләре гамәлдәге закон нигезендә 1 июльдән кертелә. Ләкин тариф халыктан коммуналь хезмәтләр өчен алына торган түләүләр күләменең иң югаргы чик индексыннан артмаска тиеш. Россия Федерациясе хөкүмәте 2018 елның 1 июленнән халыктан коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен алына торган түләүләр күләменең үзгәртелергә мөмкин индексын Татарстанга 4,2 процент чикләрендә раслаган.

Шәһәрләрдә стационар электр плитәләре һәм электр җылыткычлары урнаштырылган йортларда яшәүчеләргә, шулай ук авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә тарифлар мөмкин булган иң түбәнге 0,7 коэффициенты белән билгеләнгән.

Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Королев үзенең чыгышында: “Россия төбәкләре арасында Татарстан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы күрсәткече буенча беренче урында тора”, – дип мактады.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тарифлар буенча дәүләт комитетының узган елдагы эшчәнлегенә “яхшы” билгесе куйды.

– Татарстанның икътисады үсештә, социаль өлкәгә дә нык игътибар бирелә, –диде Алексей Песошин. – Соңгы елларда гына да 203 балалар бакчасы, 42 мәктәп төзелде, 750 мәктәп капиталь төзекләндерелде. Фельдшер-акушер пунктларын, авыл клубларын төзекләндерү бара. Авылларда машина-трактор парклары, ындыр табаклары төзеләчәк. Тарифларны алга таба да ныклы контрольдә тотарга кирәк. Электр һәм җылылык тарифлары белән инвесторлар да кызыксына, шунлыктан, тарифларның үтәлеше инвестиция эшчәнлеге ягыннан караганда да әһәмиятле.

Татарстанда халык өчен 2018 елның 1 июленнән керәчәк түләү бәяләре

Елның беренче яртысында табигый газның бер кубометрына 5,48 сум түлибез.

1 июльдән газ өчен түләү 3,4 процентка кадәр артачак.

Электр 3,6 процентка күтәрелә. Өстәмә бәягә салымны (НДС) исәпкә алып, кВт сәгатькә 3,69 сумны тәшкил итәчәк.

Җылылык энергиясе 4,2 процентка арта. Катнаш һәм катнаш булмаган энергия чыганагының Гкал бәясе 1699,86 сумга төшәчәк.

Су белән тәэмин итү  3,5 процентка күтәрелә. Суның бер кубометры өчен халыктан 24,45 сум түләү алыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading