16+

Тарих тузаннары аша яктыртучы йолдызлар

Ислам дине татар хатын-кызларының үсешенә комачаулаган, аларның хокуларын чикләгән дисәләр, ышанмагыз.

Тарих тузаннары аша яктыртучы йолдызлар

Ислам дине татар хатын-кызларының үсешенә комачаулаган, аларның хокуларын чикләгән дисәләр, ышанмагыз.

Киресенчә, Ислам динле, денле-иманлы хатын-кызларыбыз  милләтебезгә, телебезгә дә зур файда китергән. Чөнки алар үз балаларын да шундый иманлы итеп үстергәннәр, ахирәтләрен дә үз  артларыннан ияртә алганнар.

Күптән түгел башкалабыз Казанның Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Чистай өязенең  мәгърифәт йолдызлары" дип атлаган фәнни-гамәли  конференция булып узды. Ул Татарстан Республикасының  хатын-кызларга һәм  балаларга ярдәм күрсәтү "Сириус" төбәкара-иҗтимагый оешмасы ( җитәкчесе Сүрия Усманова) тарафыннан оештырылды. Конференциядә тарих институты галимнәре, иҗтимагый оешма вәкилләре, язучылар, журналистлар  катнашты.

Рәйсә Ишморатова, Сания Гыйффәт, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрузова, Хәдичә Ямашева-Таначева, Сәгадәт Исхакый-Чагатай Абруй Сәйфи, Ләбибә Хөсәения, Вера Минкина, Өммегөлсем Камалова-Акчуриналар исеме чорлар узып безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Милләт-динебезгә кылган хезмәтләре зур булганга шулай ул. Ә бит без Чистай туташы дигәндә, Тукаебызның мәхәббәте, илһамчысы булган Зәйтүнә Мәүлүдованы гына белә идек. Ә бит алар әнә күпме: асылташлар төсле берсеннән-берсе ныграк җемелди.  

Язучы, тарих фәннәре кандидаты  Фәүзия Бәйрәмова динебезне саклауда "Чистай төбәге хатын-кызларының тоткан урыны" дигән чыгышын үзенең "Гөләйза" романы мисалында аңлатты. Романдагы вакыйгалар да шушы Чистай өязендә Чирүле Шонталасы һәм Кыр Шонталасы авылларында бара. Романның төп герое Гөләйза: "Мин Аллаһ каршында ничек җавап бирермен?!"-дип, ахыргача үз динендә кала. Галимә Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйлар нәселендәге хатын-кызларны барлады.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә апа Биктимерова үз чыгышын татар хатын-кызларының белем өчен көрәшенә багышлады. Татар хатын-кызларының төрле чорлардагы эшчәнлеген искә алганда билгеле инде ансыз гына булмый. Ул  аяклы энциклопедия. Аның конференияне алып баруы да бик дөрес, урынлы  булды. һәр чыгыш ясаучының Чистайның бу мәгърифәтче туташ- ханымнарын яратып өйрәнгәннәре һәм башкаларны да яраттырырга тырышулары сизелеп торды. Тагын шунысы да бар. Гадәттә, мондый чараларда олы яшьтәге танылган галимнәр генә катнаша.

Ә бу конференциядә, бик күп булмаса да, яшьләр сүзен дә ишеттек. Чистай районы Йолдыз урта мәктәбенең тарих укытучысы Альмира Шәрифуллина төбәк тарихын өйрәнү эшенә укучылары белән бергәләп тотынган. ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов та бу теманы яхшы белүен күрсәтте. Журналист җәмәгать эшлеклесе Фәния Хуҗахмәт әлеге ханым-туташларның мәгърифәт эшен дәвам итеп әдәбиятыбызны үзенең әсәрләре белән баеткан язучы Кояш Тимбикова турында истәлекләре белән уртаклашты.

Конференциядә катнашучылар бу шәхесләрнең исемнәрен мәктәпләр, мәдәният йорларына  бирергә, каберләрен карап-чистартып торырга дигән уртак карарга да килделәр. Аларга багышлап төрле конкурслар уздырырга, фәнни хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итәргә, хәтта аларга музей да ачарга  кирәклеге турында да сөйләштеләр.

Зур сынау, халык санисәбен алыр алдыннан, кеше үзенең милләтен билгеләгәндә, татарның бөеклеген күрсәтүче мондый чаралар,  билгеле, бик кирәк. Шуңа күрә конференциядә сөйләнгән чыгышлар  китап-җыентык булып та дөнья күрер дигән өмет бар.

Әйе,бик озакка сузмый гына булсын иде ул. Бүген башларына калфак кадап,  "Мин-татар кызы"- дип горурланып дип йөрүче яшьләргә өстәл  китабы булыр иде.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading