16+

Тарих яңа китаплар булып кайта

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа китаплар нәшер иткән. Институтның директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, бүлек мөдире Илдус Заһидуллин, өлкән фәнни хезмәткәр Илшат Фәйзрахманов шул китапларны тәкъдир итте.

Тарих яңа китаплар булып кайта

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа китаплар нәшер иткән. Институтның директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, бүлек мөдире Илдус Заһидуллин, өлкән фәнни хезмәткәр Илшат Фәйзрахманов шул китапларны тәкъдир итте.

«Бу китапларның һәркайсы безнең институтның бик әһәмиятле эшләрен чагылдыра. Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиеваның «Страницы истории татарского предпринимательства: купеческая династия Сайдашевых (вторая половина XIX – начало XX веков)» («Татар эшкуарлыгы тарихы сәхифәләре: Сәйдәшевләр династиясе (XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы)») монографиясендә рухи мирасыбыз гына түгел, ә сәүдәгәрлек эше дә, тарихы да,татар сәүдәгәре Әхмәтҗан Сайдәшевның мәгариф системасына, мәдәният дөньясына да керткән өлешен чагылдыра. Сәйдәшевлар нәселе, кызганычка каршы, бераз онытылып бара торган нәсел. Ләкин алар үз вакытында бик абруйлы нәсел була», – дип китапка күзәтү ясады Марат Гыйбатдинов. Шушы юнәлеш буенча эшнең дәвамлы булачагын да әйтте. 

Китаплары гарәп һәм инглиз телләрендә дә басылучы Ярославль дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Валентина Чернованың «Очерки по истории татар в Центральной России в XV – XVII вв.» китабы белән Илдус Заһидуллин таныштырды. В. Чернова – көнчыгышны өйрәнә торган галимә. 90 нчы елларда, Ярославль мәчете яңадан ачылгач, ул шундагы гарәп имласындагы китаплар белән таныша башлый. Төбәк татарлары тарихы белән дә кызыксынып китә, бу тема буенча инде берничә китабы чыккан. Русиянең үзәк өлешендә йомышлы татарлар турында язар өчен, галимә XV гасырга кадәр булган авыр укыла торган документларны да өйрәнә.

Илшат Фәйзрахманов Казан тарихчы-архивчысы Евгений Чернышевның «Народы Среднего Поволжья в XVI – начале XX века» китабы белән таныштырды. Ул – бу басманың мөхәррире дә. Биредә Урта Идел буенда Явыз Иванның Казанны алганнан соңгы чорларда нинди халыклар яшәве, аларның төбәк тарихында калдырган эзе турында язылган. Е.Чернышев мондый хезмәтләре белән тарих фәне үсешенә зур йогынты ясый.

Динара Әхмәтова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading